Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Илсөяр апа Таһирова да яшьлек дәрте кайнап торган ире Рафаэльне ил сакларга озата. Аны көтеп яшәве берничә елга сузыла. Үзе дә Гиппократ анты биргән яшь хатын ирләрчә ныклык, кыюлык күрсәтә. Авырлыклар алдында югалып калмый.
Иң авыр вакытта туган якны, әти-әнине, туганнарны искә ала идем. Кеше бит өмет белән яши: әйләнеп кайтыр, барысы да яхшы булыр...Ләкин Аллаһы Тәгалә һәркемгә төрле язмыш юраган шул.
— Мәктәптә язган иншаларымны хәтерлим, «Минем булачак һөнәрем» дигән темага балалар табибы булырга теләвемне язган идем, - ди Илсөяр Юныс кызы, - Менә Ашыгыч ярдәм машинасына утырып киләм дә, авыру сабыйның гомерен саклап калам. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укып чыккач, әлеге хыялымны чынга ашыру турында ныграк уйлана башладым. Үземне әсәрнең герое Гөлшәһидә итеп хис итә идем.
Яшь кыз ике дә уйлап тормыйча үзенең тормышын медицина өлкәсенә багышларга була. Алтынчы курста укыганда, мәктәптә бер парта артында утырган авылдаш егете Рафаэль кияүгә чыгу тәкъдимен ясый. Сызраньдәге хәрби училище тәмамлаган, авылның күркәм егете. Кыз әти-әнисенең нәсыйхәтен ала, яшьләр "туй уздыра. Рафаэль хезмәт иткән Белоруссиядәге частькә кузгалалар, биредә 1982 елның апрелендә уллары Нәсим дөньяга аваз сала. Балага 6 ай булгач, Рафаэль абыйны Германиягә юллыйлар.
Бераздан сабые белән Илсөяр дә килеп төшә. Биредә кызлары Әдилә дөньяга килә. Әмма монда да озакка тоткарланмый хәрби гаилә. Аннан соң Әфганның ачы җилләре исә башлый. Язучы Лев Толстой әйткәнчә: «Россия солдаты өчен сугыш ул – эш». Һәркем үз бурычын үтәргә тиеш. Рафаэль абый өчен Әфганга җибәрелү гадәти нәрсә буларак кабул ителгән. Алдан әзерлек узганнар. Хәрби очучы булганга, аның хезмәте үтә дә хәтәр.
Аларны бәреп төшерү өчен долларлар түләгәннәр. Ә әсирлеккә төшү үлем белән бер булган. Әмма куркуның әсәре дә булмый аңарда. Илсөяр апа башка хәрби хатыннары белән туган ягына юл тота, кечеләре Әдиләгә бу вакытта ике яшь була. Яшь хатынның ирен сагынып елап ятарга вакыты юк. алга карап яшәргә кирәк, туган авылы Норлат хастаханәсендә педиатр булып эшли башлый.
—Ул вакытта безнең участокта 3000меңгә якын бала исәпләнә, эш күп. – дип искә ала Илсөяр апа ул елларны, - Бәлки, шуңа миңа уңайлы да булгандыр. Эшкә күмелеп, онытылып торасың. Сугыш, ирем турында азрак уйланыла.
Телефон аша аралашу төшкә дә кермәгән еллар. Ике араны якынайтып сагынычлы хатлар йөри башлый. Рафаэль һәр хатында ешрак хат язарга үгетли. Ничә ел ут йотып яши Илсөяр апа. Белемле, искиткеч игътибарлы белгечне авыл халкы да бик ярата. Аның тормыш девизы «Ут кебек янып торган, үткен, кешеләргә ышаныч бүләк итәргә!». 1989 елның 25 декабрендә, көндезге сәгать өчтә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Рафаэль абый исән-имин гаиләсе янына кайта, хәрбине бу юлы Украинада хезмәт итәргә җибәрәләр. Биредә берничә ел яши Таһировлар гаиләсе.
Ә Рафаэль абый демобилизацияләнгәч, алар туган якларына юл тота. Гаилә башлыгы СПТУда укыта, Илсөяр апа янә яраткан эшенә-хастаханәдә эшли башлый.Һәр авылдашы киңәш сорап, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Язмышның иң катлаулы сынаулары Илсөяр Юныс кызының рухын чыныктыра, көчле шәхес итә. Чемоданнар тотып, ике кечкенә баласын кочып шәһәрдән-шәһәргә йөргән хатынга сокланмый мөмкин түгел. Гомерләренең соңгы минутына кадәр әти-әнисен, каенанасын карап, тәрбияләп тора ул.
35 елдан артык Илсөяр Юныс кызы кешеләрне дәвалый. Ул-врач-универсал, хәзерге вакытта Норлат хастаханәсенең баш табибы. Бу изге урында бик матур биеклекләргә ирешкән, бөтенроссия һәм республика авыл табиблары һөнәри конкурсларында җиңүче булган.
Уллары Нәсим дә әтисе кебек хәрби һәнәрен сайлый. Аны әлеге уеннан кире үгетләргә тырышмыйлар да.Егет баштан Суворов, аннан соң Казан Танк училищесын бары 5ле билгеләренә генә тәмамлый. Аны Түбән Новгородтагы частьләрнең берсенә билгелиләр. Нәсим гаилә дуслары кызы Алия белән гаилә кора. Хәзер Мәскәүдә яшиләр, өч ул үстерәләр.
Бүгенге көндә Нәсим Украинада алгы сызыкта.Подполковник булып хезмәт итә.
- Ут эчендә яшибез, Ул хәзер Кызыл Лиманда. - ди Илсөяр апа, -Эчке элемтә аша гына сөйләшеп торабыз. Догаларны фотога төшереп җибәрдем. Авыр вакытта укыла торганнарын. Нәсим кайчак өчәр тапкыр да укыйм, ди. Алгы сызыкта булгач, мораль яктан дә авыр аңа. Иңгә-иңне куеп хезмәт иткән күпме иптәшләрен югалтты ул. Исән-имин кайтырга язсын. Ничә ел ирем өчен ут йотып яшәдем. Хәзер улыбыз өчен борчылабыз. Тормышта төрле сынаулар аша үтәргә туры килде. Тик тагын да авыррагын күрергә язмасын дип дога кылам. Барча егетләребезнең дә исән-имин кайтуларын телик. Изге бурычларын үтәгәндә, батыр улларыбызга юлларында уңыш юлдаш булсын!
Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 7 октябрь санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.
Комментарийлар
0
0
???????????????
0
0