16+

"Тәрбиягә алган балаларым бөтенесе дә “әнием!” дип кочагыма ташланып үстеләр..."

Бу исемне әйткән-кабатлаган саен күңелемә нур бөркелгәндәй була, дөньям яктырып китә. Исем хуҗасының ягымлы карашы күзалдыма килеп, елмаям.  “Исемендә – җисеме” шул! Борынгыларыбыз зирәк акыллы булган – баланы тәрбияләүнең исем куштырудан башлануын яхшы белгәннәр. Мәәлики йәүмиддинн...

"Тәрбиягә алган балаларым бөтенесе дә “әнием!” дип кочагыма ташланып үстеләр..."

Бу исемне әйткән-кабатлаган саен күңелемә нур бөркелгәндәй була, дөньям яктырып китә. Исем хуҗасының ягымлы карашы күзалдыма килеп, елмаям.  “Исемендә – җисеме” шул! Борынгыларыбыз зирәк акыллы булган – баланы тәрбияләүнең исем куштырудан башлануын яхшы белгәннәр. Мәәлики йәүмиддинн...

Коръән сүрәләрендә, догаларда, көндәлек намазларыбызда даими кабатланган бу асыл сүзнең мәгънәсе безнең Мәликәнең язмышын билгеләгән дә инде, күрәсең. Чөнки ул – чын мәгънәсендә хуҗабикә. 

Изгелек-игелеклелек гамәле белән, ил күләмендә танылган “Ярдәм” мәчете, “Ярдәм” хәйрия фонды белән җитәкчелек итә Мәликә Гыйльметдинова. Эш бүлмәсенә керсәң стеналары дога, өстәлләрендәге истәлекле бүләкләр, рамлы мактау, рәхмәт такталарының күплегеннән башларың әйләнеп китә. Кемнәрдән генә түгел алар! Нинди генә телләрдә язылмаган! Барысы да – Мәликә ханымга. Инвалидларны тернәкләндерү үзәген – “Ярдәм”не оештыручы һәм менә 20 ел армый-талмый эшләүче, шәһәр Советы депутатына, “Ладошка” ордены кавалерына, күп китаплар авторы – журналистка.

Ул 2002 еллар булган икән. Әлмира Әдиятуллина (мөселман татар хатын-кызлар җәмгыяте рәисе) көннәрдән бер көнне, “Сөләйман” мәчетендә җыелыйк, диде. Көчкә эзләп таптык Левченко бистәсендәге үтә гади авыл өен.

Эчтә болай үзе җыештырылган, тәртип. Аның каравы балалар төркеме! Яулыклы-түбәтәйле кызлар-малайлар. Күршедәге интернатта укучылар икән. Коръән сүрәләрен белү осталыкларын күрсәтергә килгәннәр. Чын бәйрәм булды шул бу! Киләчәгебез бар, ләбаса. Күңелләребез нур белән тулды, йөзләребездә кояш балкый! Әле җитмәсә яшь кенә матур мөлаем хатын бөтенебезгә дә затлы дисбе өләшеп чыкты. Мәликә абыстай, әле генә Төркиядән укып кайткан. Илдар Баязитов Урта Азиядән әби-бабайлары, әти-әниләре җиренә Татарстанга кайткач Алабуга педагогия университетын, 1997 елда Казанга килеп Кабанарты мәдрәсәсен тәмамлап чын ислам диненә хезмәт итүгә керешә. Казанның “Болгар” мәчетендә, Биектауның Озерный бистәсе мәчетендә имам була. Җитдилеген, ихласлыгын күреп җитәкчелек сафка бастырыр өчен “Сөләйман”га җибәрә. Килә хәзрәт Левченко бистәсенә. Мәчет ишегендә бозау башыдай йозак. Беркем юк. Намаз вакытына бер абзый килеп йозакны ача. “Йөрми ... халык намазга!” – ди ул. “Китим микән әллә?” - дигән уеннан әтисе коткара. Мөхтәрәм укытучы Исхан Лотфуллин да чигенмәскә куша. Тырышлыгы, тәвәкәллеге белән танылган бертуган апасы Мәликәгә мөрәҗәгать итә Илдар хәзрәт. Мәктәптә укытучы, директор булса да, ислам юлы тарта апасын. Бергәләшеп, җиң сызганып эшкә керешәләр. Өй саен белдерүләр элеп, халыкны җомга намазына, ислам дәресләренә чакырып йөриләр. Азан яңгырауга киләләр бистәдә яшәүчеләр. 2003 елда беренче мәртәбә балаларның җәйге лагерен оештыралар.

Тора-бара: “Намазга бастырыгыз!” – дип инвалидлар килә башлый. Тырышкан ташка кадак кагар ди халкыбыз. Инде ерактан килүчеләргә тору урыннары хәстәрләп Коръәнне өйрәтү дәресләре укыта башлыйлар. Уртак тырышлык белгән мәчетнең икенче катын төзеп, укырга теләүчеләрнең бистәдә артуларын күреп, бүлмәләрне киңәйтәләр.

2005 елда балалар лагерена ике онык малаен ияртеп олы яшьтәге апа килеп: “Минекеләрне дә алыгыз!” – ди. Инде 60 бала җыелды, урын юк ди Илдар хәзрәт, Бик ялынгач, ризалаша. “Гариза языгыз!” – ди.“Мин бит яза алмыйм – сукыр! – ди апа– Үземнең дә Коръәнне укыйсы килә, белмим бит”, – дип әрни. 
Менә шул сүзләр Илдар хәзрәт белән Мәликә абыстайны уйга калдыра. Күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтергә иде, ничек итеп?! Эзләнәләр, интернетта казыналар. Һәм Брайл системасын өйрәнергә Мәликә абыстай Төркиягә юл ала.

Һәм 2007 ел. Сентябрьдә Россия тарихында булмаган бер айлык курслар оештырып җибәрәләр. Бу хакта ишетеп кайлардан гына килми күрмәүче халык. Мәликә абыстай дәресләрне үтемлерәк итү юлларын табарга тырыша, тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашыр өчен китаплар яза башлый. 2012 елда беренче китабы басылып чыга – “Зрячим о незрячих”, ягъни “Күрүчеләргә күрмәүчеләр турында”. Методик кулланма инде бу. Укытудан тыш, транспортта, урамнарда, даруханә, кибетләрдә үзләрен ничек тотарга, хуҗалыкта ничек эшләргә өйрәтү кулланмасы да була ул. Хәзер төрле өлкәләрдә шушы китап буенча укыталар күзләре күрмәүчеләрне.

Мәликә ханымның китаплары - һәркемне тирән уйландырырлык тормыш кануннары. Инвалид – ул синең кебек үк, минем кебек үк кеше. Хыялларын чынга ашырып тулы канлы тормыш белән яшәргә хокуклы адәм баласы. Аларны җәлләргә, яки аларны кыерсытырга, яки алардан читкә тайпылырга кирәкми. Менә Мәликә Рәфкать кызының китапларының төп темасы – эчтәлеге шушы. Үз җаны сафлыгын-изгелеген бөтенебезгә дә сеңдерергә тели ул. Әле генә чыккан “Уроки добра”ны (“Игелеклелек дәресләре”) укып туярлык түгел, өстәл китабы итәрлек.
– Мәликә абыстай, сез бит медик түгел, медицинаны, кеше психологиясен, инвалидларны дәвалау ысулларын каян шушы хәтле беләсез соң? – дип сорадым китапларын укыгач.
– Гаиләдән ул. Әби-бабайларым бик әдәпле дини иделәр, гомерләре буе намазда, әниебез Сания укытучы, мәгариф отличнигы. Әтиебез ике институт тәмамлаган кызыл дипломга, авыл хуҗалыгында, җитәкчелектә эшләде. Иртә таңнан кара төнгәчә басу-кырларда булса да, һәрдаим безнең ни белән шөгыльләнүне, кушканнарны ничек үтәүне белешеп торыр иде. “Кешегә яхшылык эшләргә кирәк!” – диде ул һәрчак. Бәләкәйдән үк өйрәттеләр: авыруны, мохтаҗны, соранучыны җәлләргә, булышырга, барың белән бүлешергә. Чисталыкка, пөхтәлеккә, яраган-ярамаганны аерырга өйрәттеләр. Укырга, белем алырга, эшләргә, тырышырга. Биш бала үстек. Ике энем үлде. Бу кайгы безне тагын да нык берләштерде, яшәүнең, гомер кадеренең нинди кыйммәтле нигъмәт икәнлеген тагын да ныграк төшендерде.

Казан педагогия институтын тәмамлап мәктәптә укыттым. Сеңлем Зәмфирә дә педагог, шушы институтта укыды, гомере буе балалар бакчасында. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ачылгач та, энем Илдар белән шунда читтән торып укырга кердек. Ирем үлде. Ике балам – Дания кызымны, улым Нурисламны җитәкләп, Казанга килдем. Һәм монда инде менә чын мәгънәсендә дин ислам юлына бастырды Аллаһы тәгалә.

– 13 инвалид баланы тәрбиягә алуыгыз белән сез бит бөтенебезне шаккатырдыгыз, каян килде ул уйлар, бу әлбәттә чын батырлык бит!?
– Әйттем бит – гаиләдән. Ике әбием дә шундый юмарт, изге күңелле иделәр. Әти дә, әни дә бер генә кешенең дә кайгы-хәсрәтенә битараф булмадылар. Бер генә кешене дә ярдәмнәреннән калдырмадылар. Мин инде бик кечкенәдән үк бәләкәчләрне яраттым, гел кочакладым, гел җитәкләдем, күтәрергә, үз мәмәйләремне бирергә тырыштым. Күптәннән килә ул, тумыштандыр диюем. Бөтен дөньяга яхшылык кына теләвем, яхшылык кына кылырга тырышуым. Әйе, 13 бала. Төрле диагнозлары, 8 милләттән - Артем, Вика, Настя, Йосиф, Муса, Роберт... Бөтенесе дә “әнием!” дип кочагыма ташланып үстеләр. Теләче районының Иске Җөри авылында өй салдык, бөтен уңайлыклары булган “Гаилә учагы” оештырдык. Инде ике кызымны кияүгә бирдек. Барысы да укыйлар, үз шөгыльләре бар, шөкер, сөендереп кенә торалар. Үземнең Дания кызымның да, улым Нурисламның да өчәр баласы бар. Мин бик бәхетле, шөкер!

Быелгы уразаның соңгы атнасын мин шушы бәхет, рәхмәт атавында уздырдым, арбада йөрүче инвалидлар айлыгында. Бу минем өчен шаккаткыч батырлык мәктәбен күрүем булды. Нинди генә авыру булсалар да, гаҗәеп игелекле, якты уйлы, якты рухлы, актив тормыш юлында яшәүче талантлы кешеләр белән аралашуым үземнең чирләрне дә, яшемне дә оныттырды. Аллах биргәнгомернең һәр көне, сәгатен кадерләп, шөкерана кылырга тиешлегем турында уйлатты. Бөтен тирә-юнемә, туганнарга, дусларга, күршеләргә – һәркемгә елмаеп карарга, һәркемгә фәкать якты уйлар белән яхшылык кына эшләргә тиешлегемне искәртте.

Елмаеп карау кирәк шул! Менә Миләүшә атлы кыз бер генә дә исемнән чыкмый. Ул - арбада. Аны иптәш кызы, волонтер карый, тартып йөри. Теләче районы Иске Җөри авылыннан, Мәликә абыстайның балалар йорты күршесе икән. “Без ул балалар белән бергә үстек, алар безгә гел керделәр, уйнадык, төрле ярышлар, уздырдык. Бөтен авылның мәхәббәте алар. Мәликә апабыз авылның якты йолдызы!” – ди Миләүшә. Аның елмаюлы йөзен күрүгә үзең дә елмаясың, аркасыннан сөеп, яратып: “Һаман шулай елмаеп яшә, балакаем!” – дисең. Укый, яза, бәйләм бәйли, һәрчак шөгыльдә. Кичке аштан соң шәфкать туташы Гүзәлия Кәрам кызының Коръән уку дәресләренә йөри. “Монда, “Ярдәм”дә күпме дуслар таптым. Чын мәктәп бу. Матур хыяллар гына, матур өметләр генә уята. Коръән нигезләре күңел күзләремне яктырта. Театрларга, музей, зоопаркларга алып бардылар. Бездәйләргә күпме хөрмәт! Уйга да кермәгән могҗизалар күрдем. Рәхмәтләрем чиксез безнең Мәликә апабызга!” – ди кыз ихластан...

Мөслимә ШӘФЫЙКЪ, матбугат ветераны.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллакаем ярдаменнан ташламасын сезга коч куатлар бирсен тазалыклар хаерле гомер насип итсен 🙏🙏🙏🙏🙏🤲🤲🤲✊🧕

    Мөһим

    loading
    2
    X