Беренче вакытны дөньяны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ни өчен башкалар исән, ә минем ирем үлгән? Төшенкелектән кечкенә кызым тартып чыгарды. Шул сабый миңа яшәргә көч өстәде. Әтисен хәтерләмәсә дә: “Минем әтием – Герой”, – дип йөри ул. Ә олылары кисәк кенә олыгаеп китте. Алар минем өчен терәк тә, яшәү көче бирүчеләр дә.
2016 елның 3 июнендә, Сүрия территориясендә сугышчан бурычын үтәгәндә, гаубица артиллерия дивизионы штабының разведка башлыгы Марат Әхмәтшин алган яралардан мәңгегә күзләрен йома.
“Гражданка” чит тоелган
Батыр якташыбыз берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы тора. Сугыш кырыннан алып чыкканда, Марат бик күп кан югалткан була. Яраланган капитан госпитальдә мәңгегә күзләрен йома.
Марат Әхмәтшин 1980 елның 27 июнендә Камчаткада хәрбиләр гаиләсендә дөньяга килә, соңрак гаиләсе белән Казанга күченеп кайталар. Туганнары әйтүенчә, ул балачактан ук әтисе Радик кебек хәрби очучы булырга хыялланган. Марат мәктәпне тәмамлаган вакытта, 1997 елда, авиациядә вазгыять авырлаша, әнә шуңа Марат артиллерист белгечлеген сайлый.
Училищены тәмамлаганнан соң Кавказда хезмәт итә, тынычлык урнаштыручылар составында Көньяк Осетиягә юл тота, Гюмри базасында була. 2015 елда Марат армия хезмәтеннән китә һәм Казанга әйләнеп кайта. Ләкин “гражданка”дагы тормыш аңа чит-ят тоела. Кире хәрби хезмәткә әйләнеп кайтырга карар итә. Вазифасына керешү буенча тиешле процедуралар тәмамлаганнан соң аны Сүриягә җибәрәләр.
...Пальмира янында Россия хәрби базасын юк итәргә омтылган боевиклар төркеме белән бәрелештә батырларча һәлак булган хәрбине 2016 елның 6 июнендә әти-әнисенең туган авылы – Лаеш районы Атабайда җирлиләр. Россия Президенты тарафыннан 2016 елның 23 июнендә кабул ителгән Указ нигезендә махсус бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен капитан Әхмәтшинга үзе үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.
Казанда Марат белем алган 113нче татар-рус мәктәбе тирәлегендә Россия Герое сыны куелган сквер булдырылды. 2017 елдан бирле әлеге мәктәп Марат Әхмәтшин исемен йөртә, Лаеш районы Атабай авылында да батырга һәйкәл урнаштырылган. Артиллерия разведкасы бүлекчәләре бәйгесе дә аның хөрмәтенә аталган.
“Балалар хакына яшим”
“Хәрбинең һәлак булуына инде алты ел узса да, бу вакыйгалар да кичә генә булган кебек. Аны алып кайтулары, җирләүләре – барысы да күз алдында”, дип сөйләде безгә хәрбинең тол калган хатыны Гүзәл Әхмәтшина.
– Гүзәл, Марат һәлак булганга алты ел үтте. Яшьли өч бала белән тол калдыгыз, моның ни кадәр читенлеген үзегез генә беләсездер.
– Өлкәнебез Зәринәгә 19 яшь тулды. Ул хәзер Казан федераль университетында юридик факультетта белем ала. Улыбыз Әмиргә июльдә 15 яшь булды. Ул Суворов училищесында укый. Ә кече кызыбыз Ралина 3нче сыйныфка күчте. Мин әлегә хуҗабикә. Кечкенәбез белән шөгыльләнәм: аны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртергә кирәк бит. Улымны ял көннәренә Суворов училищесыннан барып алам. Үземнең тормышымны тулаем балаларга багышладым – алар хакына яшим.
– Маратны искә алу көнен ничек билгеләп үтәсез?
– Ел саен Коръән ашы үткәрәбез, әбиләр чакырабыз. Маратның хезмәттәшләре килә. Осиновода без яшәгән йортта истәлек тактасы бар. Паркта аның фамилиясе белән мемориаль композиция урнаштырылган. Анда чәчәкләр салабыз.
– Үзегез Сүриядә Марат соңгы сулышын алган урында булдыгызмы?
– Балалар белән барып кайттык. Ирем яраланган урында буласым килгән иде. Ләкин ул вакытта анда бик куркыныч иде, сугышлар барды. Ләкин без Хмеймим базасына бардык. Биредә һәлак булган хәрбиләргә бюст куелган.
Елларга сузылган мәхәббәт
– Марат белән ничек таныштыгыз? – дип сорау биреп дәвам итәм сөйләшүне.
– Үсмер вакытта Атабай авылына кайтып йөрдек. Җәйге каникулларны бергә уздырдык. Авылда башланган дуслык Казанга күчте. Икебез дә бер тирәдәрәк яшибез икән. 2002 елда Марат артиллерия училищесын тәмамлады, шул ук елны кияүгә чыгарга тәкьдим ясады. Гөрләтеп туй иттек тә юлга, “туй сәяхәтенә” җыена башладык. Маратны юллама буенча Төньяк Кавказга билгеләгәннәр иде. Кабарда-Балкар республикасының Прохлодный шәһәрендә яши башладык, иремне взвод командиры итеп куйдылар. Ул көне -төне эштә, мин берүзем фатирда утырам. Яшь, җилкәнчәк чак. Акча да тота белмим, әти-әни янында яшәгәч, бернинди проблема белмәгәнмен. Биредә башта кызыбыз, аннан соң улыбыз дөньяга килде. Биредә 8 ел яшәдек. Марат шулай ук Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрендә тынычлык урнаштыручы көчләр сафында хезмәт итте. 2009 елда аның полкы бетерелде, ә Марат үзенең хезмәтен Гюмри шәһәрендә дәвам итте. Безгә Казан янында, Осиново бистәсендә фатир бирделәр – балалар белән туган ягыбызга кайтып киттем. Ярты елдан соң Марат та армиядән китте һәм безнең яныбызга кайтты, 2нче автотранспорт предприятиесенә инженер булып эшкә урнашты. Ә 2013 елда кече кызыбыз Ралинә туды. Тормышыбыз җайланды, әмма Маратка нидер җитми иде сыман, хәрби хезмәт турында уйлана башлады. “Армия – ул минем тормышым. Үземне башка һөнәрдә күрмим”, – дип әйтә иде ул миңа. Мин аны аңлыйм: хәрбиләр һәм гади тормыш алып баручы кешеләр арасында аерма зур, аларның фикер йөртүләре дә башка. Хәрби шәһәрчектән, андагы мохиттән соң яңа тормышка ияләшү безгә бик авыр булды. Шуңадыр да ул яңадан армия турында уйлана башлады. Аның эше бик озак каралды. «Марат, бәлки язмагандыр? Бәлки, чыннан да, кирәк түгелдер, эшең бик озак карала бит», – дип тә әйтеп карадым. Ә ул: «Барлык рапортларны да җибәрдем. Кире уйласам, дезертир булып саналачакмын. Кире юл юк», – диде. Шулай итеп 2016 декабрендә Марат яңа хезмәт урынына – Түбән Новгородка юл тотты. Аны разведка идарәсе башлыгы итеп билгеләгәннәр. Бер тапкырында комиссия каршында теоретик һәм гамәли әзерлекнең торышы буенча имтихан тоткан ул. Шунда аны җитәкчеләр күреп алган. Марат үзен бик яхшы һәм оста артиллерияче итеп күрсәткән, мактаганнар. Якында гына булгач, ялларга кайтырга тырышты. Ә берсендә озакка җибәрәчәкләре турында әйтеп куйды.
– Маратның командировкага киткән көнен хәтерлисезме?
– Санкт-Петербург янында ниндидер яшерен корал сынаячакларын әйтте. Шалтыратып булмаячак, дип кисәтте. Имтихан тапшырып йөргән вакытым. Ул вакытта институтта югары белем ала идем. Марат киткән көнне имтихан булырга тиеш. Ул миңа: «Бәлки, син бүген барып тормассың, мине озатырсың?» – дип сорады. Ләкин мин: “Син нәрсә, имтиханны калдыра алмыйм!” – дип җавап бирдем. Имтиханны бик яхшы билгегә тапшырдым, әле телефон аша да ул миннән сораштырып торды. Гел мине мактый иде. “Син минем акыллым, син көчле. Син бар нәрсәне дә булдырасың”, – дип гел үсендереп торды. Гүя, ул миңа үгет-нәсихәт бирде. Маратның Сүриядә икәнен беребез дә белмәде. Бермәлне ирем шалтыраткач, телефонында “Сүрия” дигән язу чыкты. Дөрес күрмәдем ахры, дип олы кызымны чакырдым. Ә ул шул язуны күрде дә елап җибәрде. Сүриядә сугышның нәкь кызган вакыты иде бит. Шуннан соң гына төшенә башладым. Телефоннан сөйләшкәндә, ул миңа татарча гына аралашырга куша иде. Аның сугышта икәнлеге турында башыма да килмәде.
“Минем әтием – Герой”
– Маратның һәлак булуы турында ничек белдегез?
– Сүриядә инструктор сыйфатында булган ул, андагы хәрбиләрне өйрәткән. Аның хезмәттәше ул көнне мунчага барулары турында сөйләде. Монда аларга террорчыларның һөҗүмгә әзерләнүе турында сигнал килгән. Ул Сүрия хәрбиләре белән яу кырына киткән. Ә алар барысы да пикапларның, БТРның аларга таба килүен күргәч качып беткәннәр... Марат бер ялгызы калган. Бөтен ату көче ирем ягына юнәлгән. Аңа якын килү юллары киселгәнлектән, башка хәрбиләр дә ярдәм итә алмаган. Бик нык яралануга карамастан, ул көрәшүен дәвам иткән. Соңгы сулышын алган минутларда, әсирлеккә төшә калса, безгә зыян салмасыннар өчен, куен кесәсендә йөрткән гаилә белән төшкән фотоларны һәм үзенең документларын ерткан. Шуннан соң кулына граната алган да, рация аша үзебезнекеләргә: “Хатыныма, балаларыма әйтегез: мин аларны бик нык яратам!” – дип әйткән, үзен һәм дошманнарын шартлатыр өчен, аларның якынрак килүен көтә башлаган. Әмма шул вакытта ярдәм килеп җиткән һәм Маратны госпитальгә алып киткәннәр. Бик нык яраланган булуына карамастан, ахырга кадәр көрәшкән ул.
3 июнь көнне мине сәркатип балалар бакчасы мөдире янына чакыртты. Ул вакытта тәрбияче булып эшли идем. Ниндидер документны дөрес тутырмагансың, ди. Мөдир бүлмәсендә өч ят кеше дә бар. Берсе хәрби киемнән. Безнең шәфкать туташы да шунда. Марат белән соңгы тапкыр кайчан сөйләшкәнемне сорадылар. Шунда уйлап куйдым әле: әллә безнең татарча сөйләшкәнне аңладылар микән? Сөйләшергә ярамый бит. Аның үлеме турындагы хәбәрне тыңлап бетерә алмадым, шәфкать туташы авызыма ниндидер дару салды, мин каттым да калдым, шок хәлендә. Бик авыр көннәр, искә алуы читен... Маратны Лаеш районының Атабай авылы зиратына җирләдек. Цинк табутта булса да, йөзен күрдем, иреннәреннән үбеп алдым.
Беренче вакытны дөньяны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ни өчен башкалар исән, ә минем ирем үлгән? Төшенкелектән кечкенә кызым тартып чыгарды. Шул сабый миңа яшәргә көч өстәде. Әтисен хәтерләмәсә дә: “Минем әтием – Герой”, – дип йөри ул. Ә олылары кисәк кенә олыгаеп китте. Алар минем өчен терәк тә, яшәү көче бирүчеләр дә.
Комментарийлар