16+

Туарга өлгермәгән сабый рәнҗеше дә төшмәде

Хәзер авылга еш кайтылмый инде. Элек кенә атна саен йөгерелде.

Туарга өлгермәгән сабый рәнҗеше дә төшмәде

Хәзер авылга еш кайтылмый инде. Элек кенә атна саен йөгерелде.

Авыл мәктәбен тәмамлап, башкалага килгәч, атна ахыры җиттеме, дәресләрдән соң вокзалга ашыга идек. Әти-әни дә сагындыргандыр, әле бит авылда егет тә бар иде. Аны күрергә дип ашкынып кайтулар! Ул чакта дөньяны ихлас күреп, барысы да без уйлаганча булачагына ышанып, мәхәббәткә табынган яшь чагыбыз! Буй үскән, йөзгә чибәрлек йөгергән, ә менә акыл гына ныгытып кереп җитмәгән... 

Егетемнән алдандым мин. Шулай килеп чыкты инде. Бөтен төгәллекләрен язып торасым килми. Бер-ике шаяру җитте, балага узганмын. Аны да соңлап белдем. Элек бит бигрәк аңгыра идек, беренче айдан ук та йөклелек билгесе күренә, ә мин аны көннәрне саташкандыр, эчем төшеп буталадыр дидем. Буталмаган, барысы да үз урынында булып чыкты. Авылга кайткач, төшке ашны ашап утырганда күңелем болганып китте. Корт чаккандай сикереп тордым да, тиз генә тышка чыгып йөгердем. Бүгенгедәй хәтеремдә, и, бала, дип әйтеп калган иде әни артымнан. 

Мин ул баламны тапмадым. Егетемнең күзенә туры карап сорадым, нишлим, кияүгә аласыңмы, дидем. Юк, диде бит мөртәт. Үлеп яратышкан идек! Әни табибларда үзе ияртеп йөрде. Тиз хөлләделәр, хәтта шул көнне үк өйгә кайтарып җибәрделәр. Сүзе чыкты чыгуын, авыл халкы сөйләде дә онытты. Ә мин гомерем буе әрнедем. Яшьлек белән хаталанган егетемне дә урын өстендә дип ишеттем. Минем әрнүләрем генә түгел, туарга өлгермәгән сабый рәнҗеше дә бер тотарга тиеш иде аны, ләкин соңлабрак ябышкан, рәхәт чигеп яшәргә өлгерде... Әмма бер теләгем калды, барысын да йөзенә бәреп әйтәсем килә. Бүгенге акылы белән нәрсә дип җавап бирер иде икән?

Әминә Шакирова.
Кама Тамагы.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading