Ике аягы да йөрмәсә дә, кемдер җилкәсендә, ярдәм көтеп яшәми Сиринә. Чүпрәледә туып-үскән ул, тормышыннан канәгать. Иң мөһиме – яраткан кешеләре янында, ә алда – ирешәсе максат һәм хыяллар...
Язмыш сынаулары һич көтмәгәндә-уйламаганда аяк чала, уттан алып суга сала шул кайчак. Кинәт кенә җайга салынган тормышның асты өскә килергә дә мөмкин… Ләкин авырлыкларга бирешмәгәннәр генә бу сынауларны җиңеп чыга ала.
Язмыш дәфтәренә шулай язылган булса кирәк, Иске Чүпрәле авылы кызы Сиринәгә тугач ук ДЦП диагнозы куялар.
– Әнием минем белән йөклелекнең җиденче аенда дусты янына тәм-томнар төяп кунакка китә, – дип башлады сүзен Сиринә. – Кире өйгә кайтканда, төнге караңгылык белән алданып сазлыкка кереп батканын абайламый да кала. Аннан озак кына чыга алмыйча азапланган. Шуннан узып китүчеләр генә коткарган аны.
Шул хәлдән соң Миләүшә апа карынындагы сабыеның тибенүен тоймый башлый, шуңа төшенкелеккә бирешкән. Тормыш иптәше генә тынычландырып торган аны. Табибларга мөрәҗәгать иткәч тә, сәбәбен таба алмыйлар.
– Әниемә: “Әллә соң йөклелекне өзәсеңме?” – дип тә карыйлар. Әнием: “Юк, беренче баламны табачакмын”, – дип кырт кисә. Тулгак газаплары бик озакка сузыла аның. Тугач та, әниемә мине күрсәтмиләр. Аякларым хәрәкәтләнмәгән, бик хәлсез туганмын, башкалар сыман елап та җибәрмәгәнмен. “Бу бала озак яшәмәс”, – дигән табиблар. Әниемә авырлык килмәс өчендер инде, тиз арада башка палатага күчергәннәр. Ике-өч көн үткәннән соң гына, мин тернәкләнә башлагач, әнием беренче тапкыр сабыен кулына ала алган. Гомерем булган, димәк. Елап шешенеп беткән әниемә табиблар: “Көчле булыгыз”, – дигән шул чакта, – дип сөйли Сиринә.
«Көчле булыгыз!» Әйтүе генә ансат. Тугыз ай буе карыныңда йөрт, көннәрен, төннәрен йокламыйча балаңның бәхетле булуын күрү өчен тырыш та... Ничек түзәргә? Каян көч табарга? Шул вакыт эчендә күпме борчылуын, күз яше түгүен әни кеше үзе генә беләдер.
Хастаханәдән чыгаргач та бик борчыла Миләүшә апа, бу бала ничек яшәр, алга таба ни булыр, дип сыкрана. Бары гаилә башлыгы – ире Гали генә юандыра, тынычландыра хатынын.
Яшь ана җирле табиблар киңәшен тыңлап кызын аякка бастыру хыялы белән бер хастаханәдән икенчесенә йөри башлый, күпме табиб бусагасын таптый. Ахыр чиктә, моның нәтиҗәсен күрмәгән Гали абый: “Булды, баланы да, үзеңне дә азаплама. Аллаһы Тәгалә биргән баланы ничек бар шулай кабул итәргә кирәк”, – ди дә, баласын һәм хатынын алып, авылга кайтып китә.
Сиринә башка яшьтәшләреннән аерылып тора. Үзенең мөлаемлыгы, тормышны сөюе, таланты белән теләсә кемне үзенә чын мәгънәсендә гашыйк итәргә сәләтле бала була ул. Беренче сыйныфта үзенә белем биргән укытучысы Резедә Ринатовнаны әле дә хәтерли, сагынып искә ала Сиринә.
– Якын туганым сыман, сердәшчем, юатучым булды ул миңа. Укытучыларның бөтенесе дә өйгә килеп укытты, – ди кыз аларга рәхмәтләрен укып. – Аерым укытылгач, барлык белемне сеңдереп барганмын, күрәсең. Кызыксынучан бала идем. Яхшы укыдым. Миннән бер яшькә кече энем Булат та бик булыша иде. Аның янына иптәшләре килеп, алар уйнаганны күреп, аларга кушыласы килә иде... Әмма борчылудан күз яшьләремне күрсәткәнем булмады. Энем мәктәптә үткән темаларын миңа да кайтып сөйли. Ул минем күзем дә, колагым да, аягым да булды. Әти-әнием мине шундый итеп тәрбияләде ки, беркайчан да үземне кимчелекле итеп тоймадым. Урта мәктәпне тәмамлагач, читтән торып хисапчы булырга укыдым. Аннан соң психология факультетына укырга кердем.
Күкләрдә язылган язмышы Сиринәне могҗизага ышанырга өйрәткән. Кыз аралашучан, ачык күңелле. Интернет киңлекләре аша аны сөйгән яры да эзләп тапкан. Шул рәвешле ике арада ялкынлы хатлар йөри башлый. Виртуаль дөнья егет белән кызны берләштереп тә куя. Ульяновск егете Марат ерактан торып кына да Сиринә-гөлкәйгә гашыйк булып куя.
– Йөз чакрым араны үтеп, минем белән күрешергә ашыга иде, – ди Сиринә. – Үзенең кайгыртучанлыгы белән җәлеп итте. Баштан бит әле кешене сыныйбыз, төрле хәлләрдә бу нишләр икән дип күзаллыйбыз. Беренче күрешүебез 2020 елның 9 февралендә булды, бик салкын көн иде, бияләй кимичә генә чыкканмын. Марат үзенең бияләен салып миңа бирде, өшимисеңме, дип бик борчылганы хәтеремдә. Менә шул вак кына детальләр дә аерым игътибарга лаек һәм күп нәрсәне күрсәтә.
Марат Ульяновск өлкәсе Кременки авылында туып үскән. Ерак араларны якын итеп, Сиринәне күрергә дип егет Чүпрәлегә кунакка кайта. Егет татар гаиләсеннән. 2020 елның 17 июлендә никах укыталар. 2021 елның февраль аенда яшьләр үзләре генә барып язылыша.
– Аларның гаиләсендә дустанә мөгамәлә хөкем сөрә, әнисе бик миһербанлы, игелекле кеше. Без аның белән бик якын. Маратның әнисенең исеме Галина, әтисе Мирзат исемле. Алар гаиләдә өч бала. Марат – олысы. Иремнең әти-әнисе яши торган җирлек бик матур урында урнашкан. Бакча буйлатып Идел елгасына барып чыгасың. Кунакка кайткан саен шул матурлыкка хозурланам, – дип сөйли Сиринә.
2021 елның 5 апрелендә яшьләрнең Альяс исемле уллары дөньяга килә.
– Йөклелек чоры шундый җиңел узды, сизмәдем дә. Бер тапкыр да саклануда ятмадым. Бик нык курыккан идем, шик-шөбһәләр туа бит инде. Сабыемны республика клиник хастаханәсендә таптым. Шөкер, сау-сәламәт. Баштан үзең дә табасың диделәр, әмма мине күзәткән гинеколог һәм невролог та киңәшләшкәч, Кесарев кисеме ярдәмендә таптыруны өстен күрделәр. Альяс исеме саклаучы, яклаучы дигәнне аңлата. Бала үстерүгә җайлы булыр дип Казанда фатир арендалап яши башладык. Марат безнең икебезне дә карый. Хәзерге тормышыма шөкерана кылам. Ирем дә, үзем дә биш вакыт намазыбызны калдырмыйбыз. Хыялый мин, һәр мизгелне фотога төшерергә яратам. Планнарга килгәндә, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иремә тагын кыз бала бүләк итәсем килә. Кояшлы Төркиягә бару, фатирлы булу турында хыялланам. Булыр, барысы да үзебездән тора. Иң мөһиме – ничек кенә авыр булмасын, өметне беркайчан да өзмәскә, якты, бәхетле киләчәккә ышанырга, аңа омтылырга, аны төзүдә булдырганча үзеңә дә тырышырга кирәк, – дип хушлашты безнең белән Сиринә.
Комментарийлар
2
0
Әй, маладислар!!!!! Бәхетле булыгыз!!!!
0
0