16+

«Улымның табутын күрдем, тик үлеменә күңел ышанмый…»

15 декабрьдә Балтач районы Яңгул авылы халкын тетрәндергән хәл була. 29 яшьлек Раил Фазылҗановны алып кайтып җирлиләр.

«Улымның табутын күрдем, тик үлеменә күңел ышанмый…»

15 декабрьдә Балтач районы Яңгул авылы халкын тетрәндергән хәл була. 29 яшьлек Раил Фазылҗановны алып кайтып җирлиләр.

Раил Сүрия апа һәм Рамил абый Фазылҗановлар гаиләсендә беренче бала булып туа. Энесе Ралиф белән аралары сигез яшь. Әти-әнисенең авыр кайгысын күтәрешергә әле ярый ул бар.

“Кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнгән”
Раилгә 8 июльдә 29 яшь тулган. Гаиләсе юк. Хәер, очрашып йөргән кызы булган анысы. Әмма никахы күкләрдә язылмаган, күрәсең… Егет озак еллар Казанда бер оешмада шофер булып эшләгән. Ерак юлларга йөргән.

— Тумышым белән Борнак авылыннан мин. Сүрия апагыз Салавычныкы, — дип сүзен башлады гаилә башлыгы Рамил абый. — Гап-гади авыл кешеләре. Туган нигезебездән, җиребездән аерылмадык. Сүрия Янгул фермасында сыер савучы булып эшли иде. Аның белән гаилә коргач, Яңгулда өй сатып алдык та, монда күчтек. Мин тракторчы булып эшләдем. Хәзер менә соңгы өч елда савым операторы.

Раил кечкенәдән үк әти-әнисенең кул арасына кереп үсә. Ә авылда эшнең иге-чиге юк бит.
— Улыбыз кечкенәдән үк спорт белән җенләнде. Көрәш түгәрәгенә йөрде. Сабантуйларда төрле урыннар ала иде. Әнисе, берәр җирен имгәтә күрмәсен, дип гел каршы төште. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң физкультура укытучысына укыйм диде. Арча педагогика көллиятен белешкән. Документларын алып шунда китте. Артыннан йөрмәдек. Үзе барды, үзе белеште. Кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнгән егет бит ул.

“Әти, китәм. Үгетләмәгез дә”
Баксаң, укытучы булам дип ниятләгән егет бөтенләй башка юнәлешне, музыканы сайлаган. Баян бүлегенә укырга кереп кайткан.
— Ике ел көллияттә укыды да, улым армиягә китте, - ди Рамил абый.— Юкса, табиблар комиссиясе аны хәрби хезмәткә яраклы дип тапмады. Чөнки яссы табанлылык (плоскостопие) диагнозы куелган иде. Ә ул комиссариаттагылар белән сөйләшкән, күрәсең. Аны армиягә алдылар. Амур якларына җибәрделәр. Ул вакытта бик каты ташулар булды. Солдатлар машиналарны паром белән күчереп йөрткәннәр. Бер ел шунда хезмәт итте. 2013 елда армиядән кайтты. Аннан соң шәхси оешмага машина йөртүче-экспедитор булып урнашты. Кибетләргә товар ташыды, көллияттәге укуын дәвам итә алмады. Кайткач укырмын, дигән иде дә. Әнисенә инфаркт булды. Уку кайгысы онытылды. Раил әле Мәскәүгә, әле күрше төбәкләргә, төрле шәһәрләргә йөрде. Гел юлда булды ул. Өч көн командировкада, ике көн ялда. Мобилизация игьлан иткән вакытта, ул чит шәһәргә киткән иде. Шуңа повестканы аңа соңрак бирделәр. Өйдәгеләрнең сөмсерләрен коелганын сизеп, ике сөйләп тормады. “Әти, китәм. Үгетләмәгез дә”, - диде. 28 сентябрь иртән хәрби комиссариатка чыгып китте. ЭКСПОда ике ай чамасы өйрәнүләрдә булды. Шуннан соң гына алып киттеләр аларны. Җае чыккан саен хәбәрләшеп торды. Комендант ротасына билгеләнгән иде. Сораган бер әйберен волонтерлар аша җибәрә идек. Май аенда ялга кайтты, бөтен туган-тумача белән күрешеп чыкты.

“Обедта штурмга кертеп җибәрәләр”
«Бар да яхшы, бөтен әйберебез дә бар», – дип әйтә Раил. Әмма тоташ атышлар астында яшәгән егетләрнең сиземләве көчле була, күрәсең. Соңгы тапкыр ялга кайтуында ул: “Алай болай була калса, мине әтиемнең туган авылы Борнакта җирләгез”, дип әйтеп калдырган.

— 3 ноябрьдә шалтыратты, “Обедта штурмга кертеп җибәрәләр”, диде. Ротасындагы егетләр әйтүенчә, Раил бер тапкыр штурмга кереп исән-сау чыккан булган инде. Үләре алдыннан ялга рапорт язган булган. Яңа елда өйдә булырга тиеш иде дә бит. Нәкь Яңа ел алдыннан кайтты, хыялланганча. Тик... үз аягында түгел. Беренче декабрь көнне аның үлеме турында белдек. Андый хәбәр тиз беленә бит хәзер. “Тереләр исемлегендә юк, үлгәннәр исемлегендә, Ростовта груз 200 ул”, дип белдерделәр. Улыбыз кесәсенә телефон номерларыбызны язып салган булган. Моргтан шалтыраттылар. Улыгыз үлгән, диделәр. Фотосын сорадылар, без җибәрдек. Менә шулай танып белү булды. Үзе белән сәгате, кнопкалы телефоны, бөтие бар иде. Моргтан бирелгән белешмәгә караганда, снаряд кыйпылчыгы муен артериясына эләккән. Үлгән көне 26 ноябрь дип язылган. Кайтуы 19 көнгә сузылды. Үлеме алдыннан улым төш күргән. Яу кырында, имештер, әйберләрне чыгарып куйган да, нәрсәсендер онытып, яңадан кире кереп киткән. Автоматы калган икән. “Минем коралым бит, аның өчен җавап бирәм”, дигән дә яу кырына кереп киткән. Тагын бер төшен сеңлем Сөмбелгә дә сөйләгән. Имештер, алар икәү ялан кырда. Раил аны куа, кит, кит, монда керергә ярамый, хәзер шартлаталар, дип әйтә икән.

“Кызлар кебек иде бит ул”
Донецк өлкәсендә Ягодное бистәсендә җан биргән егет.
— Улыбызны 15 декабрьдә җирләдек, тиздән иптәшем Сүриянең әтисе дә гүр иясе булды. 20 декабрьдә аны соңгы юлга озаттык. 25 декабрьдә бабайның өчесен, алдагы көнне 24есе җомга көнне Раилнең җидесен үткәрдек. Әле әбием дә (Сүрия апаның әнисе) инфаркт кичергән иде, ул хастаханәдә вафат булды. Аны 3нче гыйнварда җир куенына иңдердек, — ди Рамил абый ирләргә хас сабырлык белән.

Шушы берничә атна эчендә Фазылҗановлар гаиләсе өстенә кайгылар, авырулар өскә өерелеп төшә. Түз генә… Иң авыры, иң ачысы – бала хәсрәте, беркемгә дә күрсәтмәсен! Сүрия апа безнең белән бик авырлык белән сөйләште.

—Кулыннан килмәгән эш юк иде, - диде әни кеше. — Кызлар кебек иде бит ул, шундый җитез, уңган иде улым. Идәннәрне, савыт-сабаларны юу дисеңме. Хуҗалыкта хатын-кыз эшеннән дә тайчанмый, ир-ат эшен дә белеп башкара. Энесе өчен төп терәк булды. Уллары яу кырында булган әниләр бик яхшы аңлар минем хәлемне, көн дә дару эчеп кенә тордым. Болай да йөрәк белән интегәм. Озак вакыт элемтәгә чыкмагач, бик курыктым, үземне кая куярга белмәдем. 3 ноябрьдән 1 декабрьгә чаклы билгесезлектә яшәдек. Бер ай бернинди хәбәре булмады улымның, көн дә өметтә яшәдем. Догалар сине саклап йөртер, дип, бөти ясап, муенына тагып җибәргән идем. Саклап кала алмаган. Үлгән артыннан үлеп булмавын да беләм, уйламаска тырышам. Тик еламыйча калган көн юк. Улымның табутын күрдем, тик үлеменә күңел ышанмый… Аның үлеменә ышанасым килми.

Раилгә багышлап авылдашлары бәет чыгарган.

Җанда калган елмаюлар күпмегә барыр икән
Җанны телеп үлем килде, кавыша алмабыз бүтән
Белсәң иде бу дөньяда ниләр күрәсең барын. 

Үзәкне өзә ятим калганы гөнаһсыз газиз балаңның
Җан сөйгәнең өзгәләнә, әти-әни кала елап
Авыл халкы искә ала бары яхшылыгын уйлап
Бу дөньядан шәһит киткән татарымның горур улы син.

Батырлыгың ил алдында
Гомерең генә кыска булган шул
Батыр улы син халкымның 
Горурлыгы нәсел-нәсәпнең 
Туган туфрак куенына алды
Шушы синең соңгы бәхетең.



 

Язмага реакция белдерегез

3

0

24

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Аның хатыны да 3 яшьлек баласы да калды...

    Мөһим

    loading