16+

«Улымның хәбәрсез югалуына 6 ай булды»

2023 елның 29 ноябре. Актаныш районы Актанышбаш авылының “Гайшәбикә” мәчетендә мөгаллимә Илина Арсланова бирегә җыелган хатын-кызларга дини гыйлем бирә.

«Улымның хәбәрсез югалуына 6 ай булды»

2023 елның 29 ноябре. Актаныш районы Актанышбаш авылының “Гайшәбикә” мәчетендә мөгаллимә Илина Арсланова бирегә җыелган хатын-кызларга дини гыйлем бирә.

Аның матур тавышын тыңлап, хозурланып утыралар.  Телефоны шалтырагач ук, Илина апаның күңеле әллә нишләп куя... Якыннары аның дәрестә икәнлеген беләләр, җүнле хәбәр белән шалтыратмыйлар... Кем икән? Трубкада яңгыраган тавыш тагын шом өсти. Улының дусты, “Немец” позывнойлы хәрби була бу. Кыскача гына, “Мансур 200й”, дип әйтә.  Аллаһ йортында булу Илина апага сабырлыклар биргәндер инде. Тәненнән тоташ ток үтә. 

– Гүя, үз акылымда, гүя томанда сыман хис итәм үземне, – дип искә ала Илина апа әлеге авыр көннәрне. – Ике кулымнан кызлар тоткан. Үз-үземне кулга алырга кирәк дип, сәҗдәгә киттем. Ике ай бик авыр булды. Яшен тизлеге белән бу хәбәр Актаныш буйлап таралды. Таныш-белеш килде, бөтенесе янымда булды. Әмма улымның гәүдәсе табылмады. Октябрьдә ДНК үрнәге тапшырдым. Ә 26 гыйнварда Ростовка килеп төштем. Бер авыз сүз дәшмичә бардым... Бары тик тизрәк ашкынган күңел генә әллә кайларга алып китте, уем белән хәтта улым һәлак булган җирлеккә дә барып кайттым. Әлеге авылның картасын кат-кат карадым. Интернеттан төрле мәгълүмат эзләдем.  3 гыйнварда Мансурны эвакуацияләгәннәр дигән хәбәр килеп ирешкән иде. Әмма ДНК үрнәге буенча моргта аның гәүдәсе табылмады. Жетон буенча да эзләдек. Эзләү әле дә дәвам итә... 

”Мине әти тормышка өйрәтте“
Илина апа тумышы белән Актаныштан. Белем алсын, зур кеше булсын диптер инде таныш-белешләр аша белешеп 9 класс тәмамлаган Илинаны әти-әнисе Казанның 2нче гимназиясенә урнаштыра. 

–  Әле ул чорда гимназияләрнең ачылган еллары гына. Безнең уку йорты элекке 10нче интернат базасында урнашкан иде.  Дини эшчәнлек белән шөгыльләнүче, Казан мәктәпләрендә диннәр тарихы, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә Сәйдә абыстай Аппакова укытты безне. Хокук белеме дә, кытай теле дә, фәлсәфә, риторика кебек фәннәр укытылды. Дөньяви карашны үзгәртү, киңәйтү өчен бик кирәк бит инде алар. Рәхәтләнеп, яратып укыган идем мин анда. Актаныштан туры самолет 75 сум иде, ә ул вакытта торгынлык еллары. Әти-әнигә юньле-башлы хезмәт хакы түләнми. Шул рәвешле калага юлым киселде. Казанда укый алмадым. Укуымны дәвам итә алмасам да, Актанышта бухгалтерлык курсларын тәмамладым. Кияүгә чыктым. Беренче ирем начар кеше дә түгел иде юкса, әмма нидер булган, күрәсең, улым Мансур белән бала тудыру йортыннан чыкканда, 1995 ел иде бу, безне килеп алмады ул. Мин туп-туры әти-әниләрем йортына кайттым. 2000 елда дин юлына бастым, Актанышның беренче имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мансуров мине икенче тормыш иптәшем Илдар белән таныштырды. Соңлап килгән бәхетем, әлхәмдүлилләһ. Аллаһы Тәгаләдән: “Миннән дә ныграк балалар яратучы ир кешене насыйп ит, әти-әнием кырында гына калдыр”, дип догалар кылдым. Ишеткән, күрәсең, теләкләрем кабул булды. Илдар улым Мансурны үз исеменә яздыртты. Соңрак улым, үсә төшкәч тә: ”Мине әти тормышка өйрәтте, аңа бик нык рәхмәтлемен“ дип әйтә иде.  

Мансур Актанышта 2нче мәктәпне тәмамлый. Билбау көрәше белән шөгыльләнә. Әти-әнисе эштә чакта үзеннән кече 3 сеңлесенә күз-колак була.  Аннан соң Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге уку йортларының берсенә автомеханика факультетына укырга керә.  

«Биш вакыт намазын укыды»

Мансур 13 яшендә намазга баса.  

– Улым бераз хыялыйрак иде. «Әнием, син Аллаһы Тәгаләдән күп итеп акча сора әле, миңа бирсен әле ул», – дип әйтә иде. «Улым, Аллаһы Тәгалә акчаны тота белгән кешегә генә бирә. Син ул акчаны тота белмисең. Нәрсәгә сиңа акча?» – дип сорый идем. «Әни, мохтаҗларга ярдәм итәр идем», – дия иде. Ул акча колы булмады. Мин аны: «Кеше балалары синең яшьтә машинада йөри. Сиңа ул кирәк түгелмени?» – дип ачулана идем. Һәркем дөнья артыннан куа, әмма ул башка фикердә иде. 2014 елда армиягә китәргә чакыру килгәч, ике дә уйламыйча китте, – ди Илина апа. – Балаларымда кече яшьтән үк туган илне, туган туфракны ярату хисе тәрбияләдем. Ростовта хәрби частьләрнең берсендә укчы булып хезмәт итте. Аннан кайткач, төрле эшләрдә эшләп алды. 2022 елда Чаллыда Хайер компаниясенә эшкә кергән иде. Без аны мобилизациядән алып калырга тырыштык. Май аенда: «Әни, мин бары контракт төзим, китәм. Безнекеләр Кырымда гына, бәрелешләргә кертмиләр», – диде. Бәлки, күбрәк хезмәт хакы да эшлисе килгәндер. 2023 елның маенда Актанышка кайтты. 2023 елның 2 июнендә Казанга барып хәрби комиссариат белән контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китте. Бик каты бәрелешләрдә катнашкан булып чыкты. Моны соңрак белдем. Үзенә “Куба” дигән позывной алган. Ә аның тарихы болайрак. 1962 нче елларда салкын сугыш вакытында иптәшемнең әтисе Кубада хезмәт иткән. Шуннан кайткач биатайга авылда Куба дигән кушамат такканнар. Иремә дә шул күчте, Мансур ике дә уйламыйча үзенә “Куба” дигән позывной алган. Киемнәренә дә Куба дип язылган иде. Улым хәтәр бәрелешләр вакытында да биш вакыт намазын укыды, догада булды, аның янында мөселман иптәшләре бик күп иде. Моннан гуманитар ярдәм җибәрәбез, хәләл тушенкалар, хәләл азык. Шуңа бик сөенәләр. Улым бик юмарт булды. Ни килсә дә, бөтен кеше белән дә бүлешә иде. Коптер кирәк дигәч, бөтен якыннар, авыл халкы белән җыелып, Актанышның волонтерлары улыма 120 мең акча күчерде. Ә аның бәясе ай-һай, 350 мең тирәсе тора. Җитмәгән акчаны үзләре бүлешеп җыеп алдылар шул җайланманы. Шулай ук бинокль-ночник алып җибәрдек. Төзелеш материаллары, газ баллоннары, окоп шәмнәре, азык-төлек, кием-салымнары, чәк-чәкләр дисеңме. Татар халкының милли ризыгын белмәүче башка милләт вәкилләре: “Бу ни?” дип сорый торган булганнар. Күп итеп медикаментлар салдык. Көннәрнең берсендә алгы сызыкка кереп китте улым. Шул арада Актаныштан гуманитарка төягән машина кузгалып китте. Улым берникадәр вакыттан соң элемтәгә чыкты да, “Әни, минем пулеметым ватылды, мине автоматка куйдылар”, диде. “Улым, сиңа гуманитарка китте, сиңа кирәкле бөтен әйбер шунда, чыгып алырсың”,  дидем. Командирыннан сораган, шөкер, 18 ноябрьдә Мансур Актаныштан киткән гуманитар ярдәмне алырга өлгерә. 

«Улымның гәүдәсе шунда калган»
Мансур Арсланов махсус хәрби операция зонасында Севастопольгә караган хәрби частьтә автоматчы-пулеметчы булып хезмәт итә, аларның ротасы бер ай чамасы Энергодар шәһәрендә дислокацияләнә.  

– Биредә бер айдан булганнан соң Мансурны штурм бригадасына билгеләделәр дә, егетләрне Запорожье ягындагы Работино дигән бистәгә керткәннәр. Июль ахырында, августта шунда булды улым. Командирлары берсен дә анда калдырмыйча, исән-имин килеш ут эченнән алып чыккан, Херсон ягындагы Ивановка дигән авылда да булдылар. Ә ул вакытта иң кайнар нокталар – шулар. Мансур миңа видеолар җибәреп торды, ә хәзер алар минем өчен хатирә-истәлек. Видеоларны карыйм да улымны искә алам, – ди күз яшьләрен көчкә тыеп, хәрбинең әнисе.  

Кайбер егетләрнең якыннары аның кайдалыгын да белми, ә Мансур кайсы җирдә булуын әнисенә белгертеп торган. Алай-болай була калса, эзләргә җиңелрәк булсын диптер инде...  

– Соңгы сөйләшүләрнең берсендә “Крынки дигән авылга бик күп диверсантлар кергән, шул авылны штурмларга барырга кирәк”, диде улым.  Бу җирлек Херсон өлкәсендәге кечкенә яр буе авылы. Узган елның октябрендә аны каршы як десанты үз контроленә ала. Крынкины Днепрның сул ярындагы «плацдарм» дип тә атыйлар. Иң авыр участокларның берсе, утраулар ягыннан каршы якның артиллериясе эшләп кенә тора. Биш егет кереп киттеләр. Алар барысы да 27 ноябрьгә кадәр хәрби бурычларын үтәгәннәр. Тик авыл уртасында автоматчыга эләккәннәр… Улымның гәүдәсе шунда калган. Чөнки алган яралары авыр булган, ул аягына баса алмаган. Аның гәүдәсе янына дошманнар килгән. Бәлки, аны якындагы өйгә сөйрәп алып кергәннәрдер. Анда «птичка»лар (дроннар) килгән булса, ул өй дә, улым да исән түгелдер инде. Әсирлеккә эләгеп, теге якка алып чыгып киткәннәрдер, диючеләр дә бар. Моның булу ихтималы бик кечкенә. Бик авыр, көтәбез. Бернинди чара да юк, – дип өзгәләнеп сөйләде Илина апа. – Ай ярым вакыт үткәч, хәрби комиссариаттан хат килеп төште. “Мансур хәбәрсез югалган, ДНК экспертизасы үткәрерү таләп ителә”, диелгән анда. Аның кайда югалуы да билгеле. Ике иптәше әле шул авылдан эвакуацияләү белән мәшгуль. Утрауның күп өлеше каршы як кулында диделәр. Алгы сызыкка кереп китәр алдыннан Мансур фотога төшкән иде, шул билгеләр буенча да эзлиләр. Улымның хәбәрсез югалуына 29 майда 6 ай булды.  

Илина апаның 7 яшьлек оныгы, Мансурның улы аның өчен юаныч хәзер. Улының дәвамы бит. Киленнәрен дә бик яраталар. Ростовка барганда да, рухи яктан читен сәфәргә аны кодагые озата барган. Якын кешеләрен югалткан кода-кодагыйлар хәзер бер-беренә терәк, таяныч.  

– Кайгыбызны күпләр уртаклашты. Тик бу олы кайгыны берни белән дә киметеп булмый. Шулай да бер яңалык күңелемне бераз юатты. Татарстан Диния Нәзарәте иптәшем белән икебезгә хаҗ юлламасы бирде. Без хәзерге вакытта олы хаҗда, бик зур гыйбадәткә килдек. Бу хаҗны улыбыз исеменнән  карап, тәрбияләп үстергән әтисе үтәчәк. Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, мөфтиятебезгә Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын. Ил-көнебезгә тынычлык бирсен, җитәкчеләребезгә иман, тәүфыйк, һидаять бирсен Раббыбыз Аллаһ!- дип җиткерде Илина апа. 

Илина апа тормыш иптәше белән хәзер Мәккәдә хаҗ кыла

Әңгәмәбез ахырында әлеге мөлаем, әмма үтә дә сабыр ханым Актанышның Җиңү паркында волонтерлар тәкъдиме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең исемен мәңгеләштерү өчен стенд булдырырга теләүләрен дә әйтте. Бирсен Аллаһ. Биредә дә аның улы Мансур Арслановның исеме урын алыр.

Язмага реакция белдерегез

3

0

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading