16+

Улын югалткан Сәвия апа: «Улым, кайттым», дип аның фотосы белән исәнләшәм»

Балтачтан Эдуард Петров мина кыйпылчыгы белән яраланып, тән җәрәхәтеннән тернәкләнә алмый һәлак була.

Улын югалткан Сәвия апа: «Улым, кайттым», дип аның фотосы белән исәнләшәм»

Балтачтан Эдуард Петров мина кыйпылчыгы белән яраланып, тән җәрәхәтеннән тернәкләнә алмый һәлак була.

Әнисе Сәвия апаның, якыннарының халәтен күз алдына да китерү кыен. Балтач районының Балтач авылында яшәгән 27 яшьлек Эдуард Петров Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. 

31 октябрь көнне аны Балтач зиратының Дан Аллеясында хөрмәтләп җирләгәннәр. Тумышы белән хәрби үзе Балтач авылыннан. 

«Үзеңне кара. Исән-сау гына бул. Саклан», – дия идем
– Тумышым белән Балтачның Борнак авылыннан, ә ирем Николай -Балтачныкы, – дип уртаклашты хәрбинең әнисе Сәвия апа. – Яшь вакытында ашханәдә эшләдем. Шуннан ирем белән танышып киттек, тормыш кордык. Гомерем буе пешекче булып эшлим. Николай белән йорт салып чыктык, 1993 елда - Руслан, 1996 елның 23 мартында – икенчесе -  Эдуард дөньяга килде. Холкыбыз охшаш безнең, шуңа бер-беребезне бер сүздән аңлаганбыздыр. Һәр балаң йөрәк түреңдә бит. 

Эдуард Балтач район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Тик уку йортын тәмамларга өлгерми, армия сафларына чакырыла. 

– Казанда эшлим мин, 3 көн шәһәрдә, 4 көн ял итәм. Ә мин юк вакытта улым йортны, сеңелләрен карап торды. Кече сеңлесе Альбинага 13 яшь. Аннан соң безнең тагын опекунлыкка алган ике кызыбыз бар. Эдуард алар өчен дә үлеп торды. Олысы еш чирли, шуңа хастаханә юлларын күп таптарга туры килде. Кая кирәк булса, улым шунда йөртте безне. Абыем дип өзелеп тора иде кызлар аның өчен. Улым кече яшьтән техникага хирыс булды, тракторда эшләде. Соңгы елларда "Энергетик" ширкәтендә хезмәт куйды, – дип сөйләде Сәвия апа. 

Мобилизация игълан ителүе турында Эдуард яңалыклардан ишетеп белә, бу хакта якыннарына әйтә. Эш-мәшәкать белән бу онытыла да. Ләкин көтелмәгән хәбәр озак көттерми. Эдуардка повестканы авыл җирлеге башлыгы үзе тапшыра. 

– Беренчел мәлне күңелдә аптырау хисе барлыкка килде, – ди хәрбинең әнисе. – Ник минем улым, нигә алар китәргә тиеш. Ләкин Эдуард шулчаклы тыныч булды. Аннан соң улымның халәте миңа да күчте булса кирәк, кешеләрдән сорашып әйберләр хәстәрли башладык. Егетләребезне ЭКСПОга алып киттеләр. Үзем дә Казанда эшләгәч, бер көн калмый аның янына йөрдем. Үкенечкә калмасын, һәр буш вакытымны улым белән белән үткәрим дип уйланылгандыр инде. Газизем белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз да, кайтып китәм. Аннан соң аларны махсус хәрби операция зонасына алып киттеләр. 
Бик озак вакыт Эдуардтан хәбәр булмый. Әмма Сәвия апа кешеләр аша эзләттерә аны. Таба бит. Баксаң, улы “Шайтан” кушаматын алган икән. Моның сәбәбен әле дә белми әни кеше. 

– Ватсаптан сөйләшеп тордык, бер борчымады, зарланмады, «тәмле ашаталар, өс киемнәре әйбәт» диде. Ә мин посылка салган саен аңа төрле тәм-том, кирәк-ярак җибәрергә тырыштым. Балам ач йөрмәсен, өсте бөтен булсын дип тырыштым. Төрле волонтерлар аша җибәрә идем аларны. Аларны алгач, и-и, куана иде балакайлар. Улыма гел: «Үзеңне кара. Исән-сау гына бул. Саклан», – дия идем. 
“Сәвия апа, хәзер әйтсәм бик авыр була бит”
Эдуард 2023 елның ямьле май аенда ялга кайта. Бөтен туганнары, дус-ишләре белән күрешеп чыга. Ашыга, ашкына кебек ... Әбисенә дә “Өйләнәм” дип сүз биргән. Хезмәт хакының бер тиенен дә сарыф итмичә, кассага салып барган егет. Соңгы тапкыр 13 октябрьдә элемтәгә чыга егет. Һәрвакыттагыча әнисен тынычландыра. 

– Ватсапта улымның ротасындагы егетләрнең туганнары аралаша торган чатка керсәм, югалтулар хакында язганнар… Мин, "Шайтан" нигә элемтәгә чыкмый дип сорадым. Шунда бер кыз: “Сәвия апа, хәзер әйтсәм бик авыр була бит”, дип язды, “Ничек кенә авыр булса да, дөресен әйтегез”, дидем. Шунда гына улым һәм "Дошман" позывнойлы иптәше, "Мөнир" кушаматлы командирлары һәлак булган диделәр. Бөтен Белгородны, моргларны аякка бастырдык. Улымның гәүдәсен эзли башладык, Арча егете “Алтай” кушаматлы хәрби улымны эзләүдә бик нык булышты. Үзе дә Әфганда булган Илнур исемле волонтерга чыктык. Алар барысы да бик рәхмәтле без, кайгы берләштерә икән, – дип искә ала Сәвия апа. 

Эдуардның соңгы көннәре турында да билгеле була. 15 октябрь көнне аларның ротасын штурмга кертәләр. Ике яктан да ут ачалар. Егетләребез ничек тә каршы тора. Тик менә каяндыр танк килеп чыга да хәрбиләребезгә каршы ут ача, Эдуардның аягына снаряд кыйпылчыгы эләгә. 

– Яраланган улымны иптәшләре носилкага салып яшел зонага алып чыга башлый, ләкин ара ерак була, – ди Сәвия апа. – Юлда аларны янә утка тотканнар, әмма бәхетләренә егетләр чыгып җитә. Әле алып чыккач та носилкадан торып утырган улым. Иптәшләре белән сөйләшкән, ул шундый сабыр иде. Хәрбиләр әйтүенчә, бер тыны да чыкмаган Эдуардның, бер зарланмаган ул. Эвакуация машинасында кан күп югалтудан үлгән улым. Аны авылга алып кайту өчен олы улым, туганым белән Ростовка, моргка махсус бардым. Юкса, аның гәүдәсен алып кайту тагын да озаккарак сузылыр иде. Болай да аны эзли башлаганнан бирле, ике атна дәвамында билгесезлектә яшәдек. Ике атна авызымнан ризык үтмәде. Аллаһка шөкер, гәүдәсен алып кайттык, саубуллаштык, каберенә барырга була. Аллаһы Тәгалә шунысына булышты.

Кемнәр генә килмәгән Эдуардның җеназасына, кемнәр генә булышмаган.  Аның элекке җитәкчесе “Энергетик” ширкәте директоры Радик Закировка рәхмәтләрен укый Сәвия апа. Хәрбинең кабере өстенә үз хисабына чардуган куйдырган.  

– Авылга кайтам да, "Улым, кайттым", дип аның фотосы белән исәнләшәм, бүлмәсенә кереп аның киемнәрен кочаклап елыйм, кроссовкаларына чаклы үбәм, бик авыр, сеңлем. Аңлатып булмый. Улым менә кайтып керер сыман, өйдә дә берничә тапкыр сизендем – янымда кемдер торган кебек. Әтисе Николай бик бетереште, ул миңа күрсәтми генә елый. Үзе дә Әфганда хезмәт иткән, исән-имин кайтты, улыбыз да үз аягында кайтып керер дип хыялланган иде, – дип уртаклышты хәрбинең әнисе. 

Эдуард Петров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Әнисе Сәвия апа сөйләгән барлык җылы сүзләр, истәлекләр улының рухына дога булып барып ирешсен! Тар каберләре киң, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Сәвия апа улы Эдуардка багышлап язган шигырен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Төшләремә, улым, керче әле,
Төшләремдә сине күрим бер.
Синсез ничек авыр икәнлеген,
Бер ходаем бары беләдер.

Йөрәк сыкрый, әрни, өзгәләнә,
Җаннарымны кая куярга?
Мөлдерәп ага минем күз яшьләрем,
Сагынуымны ничек юарга?

Менә килдем синең янга, улым,
Кабереңә чәчәк салырга.
Әрни – әрни, үксеп елый җаным,
Сабырлыклар каян алырга?

Вакыт үткәч, онытылыр, диләр,
Онытылмый, бары яңара.
Көннәр үткән саен, улым, ныграк,
Тирәнәя генә бу яра.

И ходаем нигә шулай язган,
Ник дөньяда бик аз тордыгыз?
Яшьләремә буылып дога кылам
Җәннәт булсын актык йортыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

34

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик авыр.. ходай сабырлыклар ьирсен гаилэсенэ.. Авыр туфрагы динел булсын

    Мөһим

    loading