16+

Улын сугышта үтерделәр, ире дә вафат. Шуңа эчә инде...

Гарәпләрдә шундый мәкаль бар: “Кемне дә булса хөкем итәр алдыннан аның аяк киемен киеп, озын-озак юл үт”. Бу хакыйкатьне белми идем әле. Шулай да бу хакта уйландырып, миңа һәм бер миңа гына да түгел дип беләм, тормыш сабагын бөтенләй чит кеше бирде.

Улын сугышта үтерделәр, ире дә вафат. Шуңа эчә инде...

Гарәпләрдә шундый мәкаль бар: “Кемне дә булса хөкем итәр алдыннан аның аяк киемен киеп, озын-озак юл үт”. Бу хакыйкатьне белми идем әле. Шулай да бу хакта уйландырып, миңа һәм бер миңа гына да түгел дип беләм, тормыш сабагын бөтенләй чит кеше бирде.

Ә бу хәл болай булды. Гадәти җәйге эссе көн иде. Мине бер гамьсез унбер яшьлек малайны әни чакырып алды да, ипигә барырга кушып, кулыма акча, җәтмә сумка тоттырды. Кибеткә таба киттем. Юл буенча барам шулай. Урам буш, өлкәннәр эштә, ә картлар челлә узганын өйдә көтеп тора. Бала-чага һәм үсмерләр күл буенда. Уйларыма чумып бара идем, ике малайны күреп алдым. Алар минем дуслар түгел: берсе миннән өлкәнрәк, икенчесе кечкерәк иде. Болар каты итеп кычкырып көлеп койма буенда күләгәдә яткан кемгәдер вак ташлар бәрәләр.

Якынрак барып карасам, койма буенда яткан олы яшьтәге карчыкны күрдем. Исерек иде бугай, йоклап ята иде. Малайлар аның җыерчыклы карт йөзенә корым белән кинолардагы индеецларныкы шикелле билге ясаганнар. Ә хәзер корбаннарының ярдәмчесезлегеннән, көчсезлегеннән файдаланып аңардан көлеп таш аталар. Мин оятыма каршы дәшми генә үтеп киткән булыр идем, шулчак әллә кайдан гына кинәт кенә майлы махсус кием кигән бик яшь тә булмаган бер абзый килеп чыкты һәм башта берсен аннары икенчесен теге юньсезләрне җилкәләреннән күтәреп: “Сез нәрсә карчык кешене мәсхәрәлисез, адәм актыклары!” – дип икесенең дә колакларын бора башлады. Тегеләре: “Абый, җибәр, без бүтән алай эшләмибез, ул бит үзе гаепле. Нигә ул безнең өй янында исерек ята...” – дип акланып мышкылдадылар. 

– Сезгә мени чучка танаулар аны хөкем итәргә?! Аның эчүендә сезнең ни эшегез бар. Аның улын сугышта үтерделәр, ире дә вафат. Гомере буе ялгыз. Сугыш чорында эшләп сәламәтлеге дә беткән. Менә эчә инде, кайгысын онытырга. 
Абзый шулай дип башта берсенә аннары икенчсенең арт якларына акрын гына типте дә. “Мин әле сезнең әтиегезгә дә әйтәм, каеш белән ярсын үзегезне”, – дип өстәде.

 Ә үзе яткан карчык янына килеп, кесәсеннән кулъяулыгы алып, мескен әбинең йөзендәге корымны сөртте, аны уятты. Ә инде әби күзләрен ачкач, аңа торырга ярдәм итеп, акрын гына өенә озатып куйды. 

Мин бу абзыйны таныдым. Ул безнең колхоз механизаторы Саша Наумов иде. Ә инде аның сугышта катнашуын очраклы гына белдем. Җиңү бәйрәме алдыннан буласы линейкага мәктәбебезгә ветераннар килде. Алар арасында ул да бар иде. Бәлки ул теге карчыкның улының яшьтәше булгандыр, бәлки алар дуслашканнардыр да. Мин анысын әйтә алмыйм. Ә менә күз алдымда теге хулиганнарга биргән сабагы гомеремә җитәрлек булып исмемдә калды.

 Шамил Кидрасов.
Фото: https://www.freepik.com/


 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading