16+

Ун ел көтәргәме, әллә аерылышыргамы?

Мин бик зур ярату белән кияүгә чыктым. Ирем белән 15 яшьтән бер-беребезне беләбез. Әти-әниләребез дә үзара дуслар, һәрвакыт кунакка йөрештек. Кияүгә чыгарга да алар ашыктырды, ә болай гаилә кору уйда да юк иде. Өлкәннәр кушкач, тыңламыйча булмый...

Ун ел көтәргәме, әллә аерылышыргамы?

Мин бик зур ярату белән кияүгә чыктым. Ирем белән 15 яшьтән бер-беребезне беләбез. Әти-әниләребез дә үзара дуслар, һәрвакыт кунакка йөрештек. Кияүгә чыгарга да алар ашыктырды, ә болай гаилә кору уйда да юк иде. Өлкәннәр кушкач, тыңламыйча булмый...

Өйләнешеп 2 ел узды, ә безнең уртак эшләнгән бер генә нәтиҗәле эшебез дә юк. Фатирыбыз үзебезнеке түгел, бала да юк. Ни өченме? Чөнки карашларыбыз, фикерләребез туры килми, гомумән, без төрлечә уйлыйбыз. Миңа фатир, балалар кирәк. Ә ул күңел ачу ягын карый. Миңа әйтми-нитми генә кредитка машина алган. Башка сыймаслык кыйбат бәягә! Янәсе Казан урамнары буйлап текә машинада җилдерергә тели! 

“Кайчан бәби алып кайтабыз?” - дигән соравыма: “Ун елдан соң”, - дип җавап бирде. Нинди ун ел? Бер яктан, мин аны үлеп яратам, аннан башка яши алмыйм. Ләкин икенче яктан, аның белән гомерем әрәмгә уза кебек. Минем дә бит әни буласым килә. Нишләргә? Ун ел көтәргәме, әллә аерылышыргамы?

Динә, Казан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Качарга кирәк иреңнән

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йөргән чакта бертөрле, өйләнешкәч икенчегә әвереләләр. Үз-үзегезне уйлагыз. Карашларыгыз төрле икән, димәк ул сезнең кеше түгел. Вакыт кына әрәм итәчәксез.икенче кешене бик тиз генә тапмасагыз да,аны табу шансын ясагыз. Юкка ялгыз парлы кеше булып йөрмәгез

      Мөһим

      loading