16+

Ямьсез хатын кемгә кирәк?

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Һәркем сезгә үз язмышын, борчу-хәсрәтен яза. Мин дә үзем белән булган хәлләрне бәян итәргә булдым. 

Ямьсез хатын кемгә кирәк?

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Һәркем сезгә үз язмышын, борчу-хәсрәтен яза. Мин дә үзем белән булган хәлләрне бәян итәргә булдым. 

Илдар белән институтта очраклы рәвештә таныштык. Ул миннән 7 яшькә кечерәк. Озак очрашмадык, бер-беребездән башка яши алмавыбызны аңлагач өйләнештек. Фатир алдык, ике улыбыз туды. 

Икенче улыбыз туганнан соң, 27 килога тазардым. Әйе, тормыш мәшәкатьләренә чумып, үземә бөтенләй игътибар бирми башладым. Ямьсез хатын кемгә кирәк? Илдар читкә йөри башлады. Кул астында эшләүче бер кыз белән типтерде. Мөнәсәбәтләре шулкадәр тирәнгә керде ки, хәтта кеше янына бергә чыга башладылар. Илдар ул кызны дуслары, туганнары янына кунакка йөртте. Ә мин ике бала белән өйдә елап утырдым. Бу хәлне туктат дип иремнән үтенепләр сорадым, ялвардым. Тик ул туктамады.

Мондый мыскыллауларга түз алмагач, Илдарга аерылышырга тәкъдим иттем. Ә ул “мин сине генә яратам, аерылышмыйбыз”, диде. Биш айдан соң аерылышуга гариза бирдем. Балаларны балалар бакчасына урнаштырдым да, эшкә чыктым. Илдарның гаиләсе минем белән бөтенләй аралашмас булды. Мин кичергәннәрне хәтта иремнең сөяркәсенә дә күрергә теләмәс идем. 

Илдар безгә фатир белән машинаны калдырып китте. Балаларга алимент түли, күрешеп торалар. Ул минем белән сөйләшергә ымсынып карады, тик мин теләмәдем. Күпмедер вакыт узгач, теге сөяркәсенә өйләнде.
Тормышым, ниһаять, җайланды. Җитәкче булып эшлим, ирләр игътибарын тоям, башка фирма директорлары белән шаярып сөйләшәм. Эштә һәрвакыт биек үкчәле туфлидән йөрим, үз бәямне үзем беләм. Иң кызыгы: Илдар белән берни булмагандай сөйләшә башладым. 

Илдар балалар янына килгәч, аның күз карашында үкенү хисе күрдем. Кызганып куйдым үзен. Шул килүеннән соң смслар яза башлады. Матур, җылы сүзләр яза. Ул сүзләрне уку миңа рәхәт, әлбәттә. Мин бит аны әле дә яратам. Бугай. Ләкин гафу итә дә алмыйм. Бәлки киләчәктә кабат кушылырбыз, кем белә. Әмма бер киселгән икмәк кире ябышырмы?

Фото: pixabay.com

Мәдинә, Казан

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ваемсыз булсан кичерэсен..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кичерасен да куясын инде

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер йоргэн кеше гомер буе йориячэк. 6 дагы 60 ка дигэн эйтем бар.

        Мөһим

        loading