16+

Өч бала ятим калды, кечесенә нибары 8 ай...

Язын балык тотарга мөкиббән киткәннәрнең елга-буаларга ашыгуы табигый. Җитмәсә, балык тоту - кеше өчен файдалы да, ял итеп, үз җаеңа утырасың, саф һава сулыйсың. Әмма сулыкларда хәвеф сагалавын, фаҗигагә юлыкмас өчен саклык чараларын төгәл үтәргә кирәклеген онытмаска шул.

Өч бала ятим калды, кечесенә нибары 8 ай...

Язын балык тотарга мөкиббән киткәннәрнең елга-буаларга ашыгуы табигый. Җитмәсә, балык тоту - кеше өчен файдалы да, ял итеп, үз җаеңа утырасың, саф һава сулыйсың. Әмма сулыкларда хәвеф сагалавын, фаҗигагә юлыкмас өчен саклык чараларын төгәл үтәргә кирәклеген онытмаска шул.

Бар табигать уянган чакта әгерҗелеләрне тетрәндереп кара кайгы килде. Красный Бор авылында яшәүче ирле-хатынлы Диана белән Денис Ишбулдиннарның суга батып үлүе турында билгеле булды. Якыннары, өч балалары (кечесенә әле 8 ай гына булып калган) өчен бу гомерлек яра, үкенеч һәм сагыш.

Ир белән хатын икесе дә шул авылдан. Диана балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ә Денис балыкчылык белән "җенләнгән", кышын балык тоту өчен үзлегеннән мотоцикл (квадроцикл) җыеп куйган.

Көннәр җылыну белән бөтен кирәк-яракларны алып, 7 апрель көнне иртәнге биштә Чулман елгасына балык тотарга чыгып китәләр. "Нива" машиналарын яр буенда калдырып, көймәләренә утырып сәяхәткә кузгала ир белән хатын. Озак кайтмый торгач, хафаланган авыл халкы аларны эзләргә чыга. Яр кырыеннан 700 метр ераклыкта Ишбулдиннарның әйләнеп капланган көймәләре табыла. Шул вакытта аларны эзләүгә коткаручылар һәм волонтерлар кузгала. Берничә тәүлек дәвамында елга төбе, якын-тирәдәге утраулар тикшерелә. 

— Алар, мөгаен, калдырган ятьмәләрендәге балыкны алырга килгән булгандыр, чөнки ятьмәләре алдан ук елгага төшерелеп куелган иде, - ди Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллы бүлегендәге кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин. — Беренчел уйлануларга караганда, күрәсең, балыкчылар авыр, дымлы һәм озын балык тоту ятьмәләрен күтәргәндә көймәләре әйләнеп капланган. Үзләре суга егылып төшкән. 

"Темп" дип аталган пластик көймә авырлыкны күтәрә алмаган. Белгеч сүзләренчә, елгадагы су салкын, анда ун минут кына торырга мөмкин, ә дымлы кием белән бу вакыт тагын да азрак.

9 апрель көнне водолазлар төркеме ярдан 250 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә гаилә башлыгы Денисның үле гәүдәсен таба. Икенче көнне, төшке аштан соң, Диананы өскә күтәрәләр. Хатын-кызның үле гәүдәсен вакыйга урыныннан 600 метр ераклыкка агым алып киткән.

— Тикшерү барышында кагыйдәләрне тупас бозулары ачыкланды,- ди Зиннур Мостафин. -  Беренчедән, ир белән хатын, тыюны бозып, моторлы кечкенә суднолар өчен навигация ачылганчы ук, көймәдә чыгып киткәннәр. Икенчедән, балык тоту өчен һава шартлары да начар булган, каты җил чыгып, су өстендә зур дулкыннар күтәрелгән.  Өченчедән, балыкчылар коткару жилетларын кимәгән. 

Ни генә булмасын, фаҗига инде килеп чыккан. Бу очракта, Алла сакласын, һәлак булганнарның якыннарына сабырлык диясе генә кала. 

Әгерҗе районы Красный Бор авыл җирлеге башлыгы Елена Яковлева әйткәнчә, ир белән хатынны 10 апрель көнне авыл зиратында җирләгәннәр. 

— Имин гаилә, бик дус-тату яшиләр иде. Диана иренә ярдәм итәргә диптер инде, Дениска ияргән. Аларны соңгы юлга озату өчен бөтен авыл килде. Ятим калган балаларга карап бөтенесе елады, - ди Елена Анатольевна.- Өч малай үсеп килә аларның. Олысына 17 яшь, сәламәтлеге чикле булганга, инвалидлыгы бар. Җирле мәктәптә белем ала. Уртанчысы 8 сыйныфта укый, бик сабыр, төпле бала. Әти-әнисе югалганнан бирле мәктәптәге укуын ташламады. Дуслары белән әвәрә килеп, кайгысын бераз онытып торырга тырышкандыр инде. Аның белән сөйләшкәндә дә, олыларча фикер йөртүенә шаккаттым. "Булганы булган, алга таба яшәргә, көчле булырга кирәк", ди ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керүен дә билгеләп куйган. Сөбханалла. Ә менә кечесе, 8 айлыгы әле генә тәпи йөреп киткән. берни аңламый. Аленаның ике сеңлесе бар, балалар өстеннән опеканы кече сеңлесе рәсмиләштерергә җыена. 

Фото: https://vk.com/menzelinsk__life

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading