16+

“Ятимнәрне сыендыру өчен Җиргә җибәрелгәнмен!"

“Мин оныткан да идем инде, сыйныфташларым исемә төшерде. Балачактан ук зур гаилә турында хылланган икәнмен”, – дип, тормыш тарихын сөйли башлады Алсу Вәлиева. Тик еш кына хыяллар белән чынбарлык туры килеп бетми шул. 

“Ятимнәрне сыендыру өчен Җиргә җибәрелгәнмен!"

“Мин оныткан да идем инде, сыйныфташларым исемә төшерде. Балачактан ук зур гаилә турында хылланган икәнмен”, – дип, тормыш тарихын сөйли башлады Алсу Вәлиева. Тик еш кына хыяллар белән чынбарлык туры килеп бетми шул. 

“Үзеңнекеләр дә күп булыр”
Бер күрүдә гашыйк булып, армия хезмәтеннән сагынып, көтеп алып, гөрләтеп туйлар итеп, бер-берсен күз карашыннан аңлап-санлап яшәгән Равиле белән итәк тутырып балалар үстерергә хыяллансалар да, язмыш аларга бер кыз гына бирә.

Гомерләренең яшьлекләрен Коми республикасының Инта шәһәрендә уздыралар – Равил шахтада эшли. Унбиш ел Себердә торганнан соң, гаилә Алсуның туган ягына – Казанга кайтырга карар кылына. Лаеш районында җир алып, нигез корып, йорт салырга ниятлиләр. Равилнең кулы да, акылы да алтын була. Йорт салынып беткәч, почмаклардагы бушлыкны сабыйлар чыр-чуы белән тутырырга теләп, ире Алсуга җайлап кына сүз куша: “Берәр ятим бала алсак, әйбәт булыр иде, әнисе”, – ди. Алсу риза булмый димени инде?! Хатын-кызның җанында гел әни, кемгәдер кирәк булу теләге яши бит. Кызын тапканда Алсу белән бер палатада яткан яшь хатын баласын ташлап калдыра. Шул чагында ук сабый язмышы өчен йөрәге әрнегән Алсу баш табибка бу баланы үзенә бирүләрен сорап керә. Баш табиб олы яшьтәге, немец милләтеннән булган гинеколог абзый: “Кызым, син яшь әле. Үзеңнекеләр дә бик күп булыр”, – ди.
Татарстанда игелек-шәфкать, гаилә еллары дип аталган чорда ятим балаларны, аларның моңсу күзләрен телевизор экраннарыннан да, газета-журнал битләреннән дә еш күререргә мөмкин була. Шул чакта дөньяга зур итеп ачылып, нигә мин ятим, дип сорау биргән ул күзләргә Вәлиевлар тыныч кына карый алмый. Шулай итеп, студент кызлары Венера энекәшле Федор-Фаилле була.

 Мәхәббәт дәвасы
 Шулай матур гына түгәрәк бәхетле гаилә булып яшәп ятканда Вәлиевларның ишеген кайгы шакый. Равил Екатеринбург шәһәренә төзелешкә эшкә киткән була. Шунда дусларын яклап, көч кулланырга – сугышырга туры килгән аңа. Ләкин үзенә дә шактый нык эләккән: башын да ярганнар, аягын да сындырганнар. Типсә тимер өзәрлек пәһлеван кебек ирен ак бинтка төреп машинага салып үзе алып кайта Алсу. Кайда үҗәтлеген алга куеп, кайда ак халатлыларның сузылган кулларына яшел кәгазьләр салып дәвалый ул ирен. Мәхәббәте дә ярдәм иткәндер.

 Ләкин чир дә тиз генә бирешергә теләми. Инде терелә дигәндә, яралары үлекләп ага башлый. Тагын хастаханә, тагын йокысыз төннәр башлана. “Аягын кисәргә туры киләчәк!” – ди табиблар беравыздан. “Юк! Аннары балаларының туенда ничек биер ул?!” Иренең ике аягын да саклап калу өчен ниләр кичергәнен Алсу үзе генә белә. Әллә кайлардан ераклардан кыйммәтле дарулар кайтартып, Равиленең аягын да, гомерен дә саклап кала хатын. Равиле култык таяклары белән булса да йөри, хәтта машина руле артына утырып, яраткан хатынын –тормышының Алсу чәчәген эштән дә каршылый башлый.
Көннәрнең берсендә Равиле кыз бала алу турында сүз ката. Бу юлы саулыкка туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән бер кыз алырга булалар, гаилә башлыгы авырып ятканда нәзер итеп әйтә моны Вәлиевлар. 

Янаны Норлат балалар йортыннан барып алалар. Иске киемле бу кыз беренче күргәндә Алсуның күңелендә кызганудан башка хис уятмый. Җитмәсә, кызның җитди авыруы да бар икән. Яңа ел бәйрәме алдыннан алып кайтканга дүрт яшьлек Янаны Кыш бабай бүләге дип йөртәләр.

Туган көн бүләкләре 
Вәлиевлар гаиләсенең ятимнәрне үз канаты астына сыендыруы кайчандыр үзләре яшәгән Инта шәһәрендәге дусларын да сокландыра. Шәһәрләрендә берсеннән-берсе кечкенә ике бала ятим калгач та, башларында: “Алсу белән Равилгә әйтергә кирәк!” – дигән уй туа. “Кызы бигрәк матур, курчак кебек”, – дигәнне ишеткәч, Алсу ханым берүзе озын юлга кузгала. Документларын алдан җибәргән булалар. Кызга – 1 , абыйсына 3 яшь. Ярый, сабыйларны бирмибез дип озак җәфаламыйлар, тоттырып озаталар. Берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп Алсу вокзалга килә. Әле бит сумка-төенчек тә бар. Аларда памперслар, киемнәр, ризык. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, малайның температурасы да күтәрелә.
 Мең бәлаләр белән Казан вокзалына кайтып төшәләр. Ире Равил каршы ала.
– Бу синең кызың белән улың, сиңа туган көн бүләкләре! – ди Алсу, балаларны иренә сузып, уенын-чынын бергә кушып. Бу иренең туган көне – 30 август була.

Аллаһ биргән Искәндәр
Табигатьнең аңлап бетермәслек бер кануны бар: балалары булмаганга, тәрбиягә берәр ятим алып, аңа ана назын бирә алган хатыннарны табигать үзләренә дә бала биреп, чын ана булу бәхетен татытып бүләкли. Монысы да үзенә күрә бер сынау инде аның. Балаларны үз һәм читкә бүлмисеңме дип күкләр карап тора. 
Алсу ханыма да шундый бәхет һәм сынау килә. Инде ничә еллардан соң, болай да тулы бәхетләрен тагын да түгәрәкләп, Искәндәрләре туа. 
 
 “Балалаларны кире бирмә!” 
 Шатланып эшләп-яшәп йөрсә дә, иренең янган шәм шикелле көннән-көн сыза барганын күреп йөрәге әрни Алсуның. Диагнозлары да җитди шул. Диабет та бар, инсульт та кичерә ире. Ә көннәрнең берсендә, васыятем шул: “Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!” – ди. Равиле үзе дә 17 яшьтә әнисез ятим калган аның. Балага әнинең ничек кирәк икәнлеген яхшы аңлый.
Шушы сөйләшүдән соң ир озак яшәми – 48 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома. Үлемен кадерле кешеләре күрмәсен, балалар куркышып елашмасын өчен, әҗәле җиткәндә хатынын балалары белән әниләренә кунакка җибәрә.
 – Мин аның үлгәнен сиздем, – ди Алсу ханым, күз яшләренә чыланып. – Күңелемдә нәрсәдер зыңлап, авыртып өзелгәндәй булды. 
Күрәсең, бу ике җанны бәйләп торган мәхәббәт, тормыш җебе булгандыр.

 “Ярый әле, алар бар!” 
 Күтәрмәслек авыр кайгыларны таратышырга шушы сабыйлары ярдәм итә. “Әле дә алар бар!” – ди Алсу әле берсен, әле икенчесен кочагына алып, назлап. Олылары кечкенәләрен карый. Кызы Венера да – төп ярдәмче-киңәшчесе. Әтисе белән әнисе дә ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер тора.
Ире исән чакта күп кенә сабыйларны бәхетле итү турында хылланалар Вәлиевлар. Хәзер дә еш кына Алсуының төшенә кереп Равиле бу хакта искәртә. Шуны үтәргә теләп, Алсу ике бәләкәч алырга була. Шулай итеп, гаиләгә Фирдүс белән Артем Ивановичлар килә. Бесенә – 2, икенчесенә 3 тә тулмаган бу туганнар да шактый мәшәкатьле була. Бик озак сөйләшмиләр, кашык тотып ашаудан башлап бар нәрсәгә өйрәтергә туры килә Алсуга. Сабыйлар алганда бик ябык, кечкенә, тире дә сөяк кенә булалар, еш авырыйлар. Йөрү, сөйләүләренә дә өмет уятмый табиблар. Аннары аларның энесен дә олы йөрәгенә сыйдыра Алсу. Берүзе генә туганнарсыз калмасын дип, игелекле карарга килә дә күз ачкысыз буранда руль артына утырып Чаллыдан алып та кайта.
 
Тәвәкәллек 
 Берәүгә дә зарланмый Алсу ханым. Үзе сайлаган язмыш! Ләкин җылы канат астында наз-мәхәббәттә үсү сабыйларга әллә нинди кыйммәтле дарулардан да файдалырак була. Ходай ярдәменә һәм үз көченә генә ышанып яши.
Әйе, Алсу булдыра торган хатын. Зур хәрефтән языла торган Ана. Елап утыручылардан түгел. Хәер еламый калалмый торган чаклары да аз булмады инде аның. Балаларын файдалы сөт белән туендырып торган кәҗәсен кыргый этләр талагач, ул күз яшьләрен яшереп кала алмады. Гаиләләре белән еладылар. 
Күптән түгел Алсу тагын бер тәвәкәллеге белән шаккатырды. Бөтен балаларын үз һәм читләргә бүлмичә, ике оныгын да алып Анапа шәһәренә күчеп китте. Башта бүтәннәр шикелле үк диңгезгә ял итәргә генә барган булганнар. Кайткач, шифасы булган, балалар кыш буе авырмаган. Моны белгәч, Алсу күчеп китәргә дә тәвәкәлләгән. Хәзер Алсуның балалары диңгез буена кунакка гына бармыйлар, ә шунда үз кешеләр булып яшәп ята. Мәктәптә укыйлар, түгәрәкләргә йөреп, талантларын, осталыкларын арттыралар. Татарстанда алынгын диплом-грамоталар янына Анапаныкылар да өстәлә. Бу игелекле ханымга Аллаһ үзе ярдәм итә. Ул анда үзе күтәрә алырлык бәягә йорт та сатып алган. Туган көненә менә дигән бүләк ясаган. Һәркемнең үз почмагы бар.

Хәер, сабыйларга өйдә урын табылыр ул. Ә менә йөрәгендә ятимнәрне сыйдыру гына җиңел түгел. Ярый әле, Алсу ханым Вәлиева алай уйламый. “Ятимнәрне сыендыру минем дөньядагы миссиям, бурычым, мин Җиргә шуңа җибәрелгәнмен!” – ди.
Алсуыбыз кайда да данлана, мактала, күпләргә үрнәк күрсәтеп яши. Алсу бит ул, безнең татар кызы!


 
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading