16+

Яулыгы белән идән юдым. Мәрхүмә апасы бүләк иткән булган икән...

Бу хатны яза башлаганда күп нәрсәне аңламаган, тормыш ачысын-тәмен татымаган яшь килен идем. Хәзер инде янәшәмдә яраткан тормыш иптәшеп, газиз балам, йортым бар. Әмма тулы бәхеттә яшәргә бер генә нәрсә җитми – күңел тынычлыгы. Яшьлек юләрлегемнең кайтавазыдырмы – белмим...

Яулыгы белән идән юдым. Мәрхүмә апасы бүләк иткән булган икән...

Бу хатны яза башлаганда күп нәрсәне аңламаган, тормыш ачысын-тәмен татымаган яшь килен идем. Хәзер инде янәшәмдә яраткан тормыш иптәшеп, газиз балам, йортым бар. Әмма тулы бәхеттә яшәргә бер генә нәрсә җитми – күңел тынычлыгы. Яшьлек юләрлегемнең кайтавазыдырмы – белмим...

Абыем Мирхәт белән гаиләдә эт-мәче кебек сугышып-талашып үстек. Кайбер көннәрдә аңа сабый күк үпкәләп, өйгә кайтмыйча, дус кызымда кунган чаклар да булды. Тормышка карашыбыз туры килмәдеме, юктан гына ызгышуыбыз ярамыдымы – әти белән әни һич тынычландыра алмый иде икебезне. Мунчага утын ташу, печән алып кайту, мунча ягу, мал-туар артыннан җыештыру нигәдер минем җилкәгә төшә иде. Иптәш кызларым бармак төртеп «Авыл кызы» дип көлгәч кенә, бу эшләрне ир-егет эшләргә тиешлеген аңлый идем. Өйдәгеләр дә «Әйдә, эшләсен!» – дип кул гына селтәгәндер инде. Ләкин үсә төшкәч, абыйның эш рәтен белмәве авыр чакларга да калдырды. «Бүген утынны үзем ярам!» – дип, өй тирәсендә эш күрсәтеп йөргән чаклары ешайды. Өйдәге бердәнбер «балакаебыз»ны армиягә дә борчылып, елый-елый озаттык. Мин еламадым. 

Мирхәт абый соң өйләнде. Армиядән кайткач, бер-бер артлы кызлар озатып йөреп, яшьлек юләрлеге ташып торган мизгелендә бер сылуны өйгә алып кайтты. Ник сылу дим, исеме Айсылу иде аның, шуңа мыскыл катыш “туган апама” шулай эндәштем. 

Сөйгәнен әти-әни белән таныштырырга кайткач, мин бүлмәмнән чыкмыйча, башымны ишектән чыгарып кына исәнләштем. Аш бүлмәсенә үттеләр, әни мине чәй ясарга чакырып алды. Чыктым – каршымда мөлаем генә елмаеп, абыйның кочагына кереп беткән кыз басып тора. «Шушы мени синең сылуың?» – дип сәламләштем дә, чәй ясарга керештем. Булачак киленебез телгә бай түгел икән, артык сүз сөйләшми торган булып чыкты. Ике йотым чәй эчкәч, «Алла хәппәр» итте дә, абый белән намаз укырга кереп китте. Мин ул көнне абыйның намазга басканын белдем. «Дини кеше булгач, күп сөйләшмиме әллә ул?» – дип соравымны әтием бүлеп, киленебезне мактый башлады. Янәсе, безнең гаиләгә нәкъ шундый кеше кирәк икән: үзе ипле, акыллы, аз сүзле. Аларның төрттерүләрен үземә кабул итеп, өч көн борын күтәреп тә йөрдем әле. Айсылу миннән кайсы ягы белән артык инде, дип көзге каршында да әйләнгәләдем. Юк, абыйның хатыны миннән яхшырак күренергә тиеш түгел иде. Һичьюгы мин абый белән бу турыда җитди сөйләшеп, бу кыз белән йөрмәскә күндерәчәкмен. Хәер, абый минем акыл сатуымны тыңларлык яшьтә түгел иде. Айсылу белән кимендә ике ай йөргәч, никахын да уздырдылар. Кыз ягы туйлап тору яклы түгел иде, шуңа никахтан соң икенче көнне Айсылу безнең өйгә килен дә булып кайтты. 

Гаилә тормышыбызның берен көнне җитди сөйләшүдән башланды. Әти минем зур бүлмәмә керде дә, башта шкаф, аннары караватны күзәтеп чыккач, сүз катты:
– Абыйларың гаилә хәле яхшырганчы безнең белән яшиячәк. Өебез зур түгел, гаиләле кешегә зуррак бүлмә бирербез инде.

Аның минем бүлмәгә ишарәләп әйтүен сизсәм дә, кирле-мырлы сөйләштем:
– Гаилә хәле яхшыргач өйләнәсе иде, нигә ашыгырга?
– Кызым, син кияүгә чыгасы кеше, ирең белән барыбер монда яшәп калмаячаксыз. Ә абыең бу нигезнең төпчек малае. Әзрәк аңа карата хөрмәт хисе булсын, – диде дә ишектән чыгышлый:
– Әйберләреңне җыя тор, абыең бүлмәсенә күченәсең.

Әтинең мондый кырыс тавышыннан соң сүз әйтәм димә, юкса, урамда калуың да ихтимал. Мин ул көнне абыйны тиргәп төннәремне елап уздырдым. Аның кечкенә бүлмәсенә күченгәч, җаным-тәнем белән сыймыйча озак изаландым. Залдагы диванда йоклаган чакларым да булды. Дөрес, болар барысы да үземә игътибарны арттыру йөзеннән эшләнгәндер, ул вакытта сылуның бәхетле йөзеннән көнләшеп әллә-ниләр майтарасы килде.

Иртәгесе көнне мин абый хатыны (мин аны шулай атый идем) белән кирәк-ярак алырга кибеткә төштек. Кибеттә, бәхетсезлегемә, гайбәт утында оста тота торган әбиләр чират алган иде. Без-ахирәтләрне күргәч, алар да минем «тиз бирешүемә» аптырапмы, үзара пышылдашып куйдылар. Берсе авыз эченнән генә нидер әйтеп тә өлгерде. 
– Яшь килен төшкәнмени? – диде нечкә тавышлы кибетче апа, ясалма елмаеп.
– Әлфия апа, сөйләшеп торырга вакыт юк, зинһар, теге кара ипиеңне бир әле, - дип мин дә сүзне дәвам иттем.
– Киленнең авызын да ачтыртмыйлар, - дип арттагы берәү көлеп куйды.
– Ача, ничек кенә ача әле! Монда гына песи булып йөри ул! – дип ипине Айсылуга тоттырдым. 
- Туган апаңнан уңгансың да инде! – дип төрттерде оста гайбәтчесе.
- Кем кемнән уңгандыр әле! – дип күз кырыем белән Айсылуга карадым. Шулвакыт мин аның битендә агып төшкән ике күз яше күрдем. Кызганмадым. Күрмәмешкә салышып, кибеттән чыгып киттем.

Минем абыйның хатынын алай елаганын берничә тапкыр күргәнем бар иде. Берсендә өй юганда яулыгын югалтты ул. Эзләп тә тапмагач, мин «ярдәмгә килдем». Кичә генә мунча идәнен шундый чүпрәк белән юганым исемә төште дә, аңа алып кереп бирдем:
– Идәнне моның белән юарсың, Айсылу, - дигән сүземне ишеткәч, шул яулыгын күкрәгенә кысып озак кына елап яткан иде. Ул чагында чәчәкле яулыкның мәрхүмә апасы бүләк иткәнен мин-юләр кайдан белим соң?! 

Иң гаҗәпләндергәне – Айсылу минем кыланмышларны абыема беркайчан да сиздермәде. Аның янында миңа карата аеруча итагатьле тота иде үзен. Берсендә гаиләбез ишәячәген дә миңа беренчеләрдән булып әйтте. Үзенә күрә сөенгән дә булдым – абыем әти булачак бит! Тиздән үземнең дә гаилә корырга вакытым җитеп килә иде инде. Эштә танышкан берәү озак озатып йөрмәде, тәкъдим ясап, бергә яшәргә чакырды. Билгеле, абый сүзеннән чыкмадык – туганнарны җыеп тормыйча гына никах уздырдык. Мин, әти әйткәнчә, ирем белән райондагы үзебезнең йортка күчендем. Ул вакытта бүлмә өчен елауларыма үкенеп, әти-әни, абый һәм аның хатыны белән саубуллашып, олы тормышка аяк бастым. Без матур гына яши башлаган көннәрдә абыйның хатынының бала табу вакытлары да якынлаша иде. Ул мизгелләрне абый сәгатьтән күз алмый көтте. Тулгагы башланып, Айсылуны төнге икеләрдә хастаханәгә алып киттеләр. Ул төндә минем күңелем тынгылык тапмады, беренче тапкыр шул көнне абыйның хатыны өчен борчылдым. Бала табу җиңел эш түгел, үземне дә шундый көн көтә бит дип, аны хатын-кыз буларак аңларга тырыштым. Икенче көнне Айсылуыбыз дөньяга түп-түгәрәк малай китерде. Без шатлыгын уртаклашкан арада, табиб мине үз янына чакырып алды.
– Айсылуның каенсеңлесе сез буласызмы? – диде ул.

Мин «әйе» дигәнне аңлатып башымны селкедем. – Ул сезне көтә, үзегез генә янына керегез әле, – дип җилкәмә кагылды. 
Палатага үткәч, мин ап-ак йөзле сылуны танымадым. Ул тәмам күз яшенә батып, теге чәчәкле яулыгын кочаклап ята иде.
– Килдеңме, сеңлем? – дип, үзе янында миңа урын әзерләде. 
- Килдем, апай. Берәр ни булмагандыр бит?
- Сезнең өйгә килен булып төшкән көнемнән алып, сине үз сеңлемдәй яратып, якын иттем. Туры, дорфа сүзле булып тоелсаң да, бик нечкә күңелле кыз инде үзең!

Айсылу яшен тыя алмый, сулкылдап ук елый башлады. Аңа кушылып, мин дә балавыз сыктым:
- Син ни сөйлисең соң, туган апай? Синең бүген бәхетледән бәхетле көнең бит! Син дөньяга ул китердең! – дип аның күкрәгенә яттым. Ә ул:
- Иремә баламны карарга булыш инде яме? Аның өчен әни дә, апа да бул. Ул бәхетле булырга лаек, - дигән сүзеннән соң мин бүтән берни дә хәтерләмим.

Аңыма килгәндә без инде өйдә – залда бер-беребезгә берни эндәшми утыра идек. Бүген генә бала тудырган сылуның үзе үк безне ташлап китүенә ышанмыйча, барыбыз да тораташтай катып, бер ноктага карап утырдык. Табиб биргән кәгазьдәге диагноз сүзләре дә, саннары – бернәрсә дә ул вакытта туган апамның үлүен дәлилли алмады. Ансыз яшәгән елларда мин бик күп нәрсәгә төшендем. Без Ислам энебезне гаиләбез белән бергәләп карап үстердек. Мирхәт абыйның, Айсылу ташлап киткән көннән алып, эчүдән башы чыкмады. Без сабыйны үзебезнең гаиләгә алып, газиз улыбыздай тәрбияләдек. Әмма минем бәхетсезлегемә, ә бәлки кылган гөнаһларым өчен – дөньяга үз сабыемны китерә алмадым. Хәер, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Исәнлектән аермасын Ходай. Җирдә бер генә яши адәм баласы.

Рәфидә Галимҗанова.

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    За всё в жизни надо платить !

    Мөһим

    loading