16+

Алга таба ничек яшәргә, көч табарга? (Югары Осландагы фаҗига эзеннән)

Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворье коттедж бистәсендәге янгын вакытында Казанның Мәскәү районы полиция башлыгының урынбасары, подполковник Илдар Камалов, аның ике улы Марат белән Камил, каенатасы Фәргать Ярулла улы һәлак булды.

Алга таба ничек яшәргә, көч табарга? (Югары Осландагы фаҗига эзеннән)

Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворье коттедж бистәсендәге янгын вакытында Казанның Мәскәү районы полиция башлыгының урынбасары, подполковник Илдар Камалов, аның ике улы Марат белән Камил, каенатасы Фәргать Ярулла улы һәлак булды.

Җир астыннан юллар юк!
Илдар, ике улы Марат белән Камилнең, әтисенең үлеме турында ишеткәч, сыгылып төшә Альбина. Уйлары чуалып, анык кына бер фикерне туплый алмыйча интегә. Хәзерге минутта нәрсә эшләргә тиеш соң ул? Еларгамы? Хәер, күзеннән яшьләр болай да ага ләбаса. Сыгылып төшкән дә, йөзе ап-ак булган, бер ноктага төбәлеп утыра, елый да алмый. Шундый матур тормышка нинди усал җилләр кагылды соң? Бер көн эчендә иң кадерле, иң газиз кешеләрен җир астына тыкты да куйды язмыш дигәннәре! Ә сораулар, күңел газаплый торган рәнҗүләр бихисап! Әмма җавап бирүче генә юк. Ничек җырлыйлар әле:
«Җир астыннан, җир астыннан
Җир астыннан юллар юк...»
—Дүрт терәгем бар иде, аларны бер көндә югалтуыма җан әрни. Кайгыларым эчемә сыймый. Ничек кичерергә боларны? Хәзер  кече кызым Зәлинә - бар юанычым, терәгем, аны аякка бастырырга, кеше итәргә. Абыйлары өстән карап соклансыннар иде. Ул күзләре белән аларны эзли, абыйларым мәктәптә, әтием эштә дип йөри, - диде Альбина.

2000 чакрым юл үтеп - сөйгәне янына
Һәр ел саен яшь кыз Сургуттан Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында яшәүче дәү әнисе белән дәү әтисенә кунакка кайта. Күрше авыл Салтыган егете Илдар дусты белән бирегә клубка кызлар янына килгәли.

Альбинаның кара дулкынланып торган чәчләренә, озын керфекләре эченә яшеренгән чем кара матур, серле күзләренә, сылу гәүдәсенә гашыйк булгандыр Илдар. Кызга сүз кушучы егетләр аз булмагандыр анысы. Әмма Альбинаның күңелен чая, йөзеннән елмаю китмәгән егет яулый да куя. Алар арасында кабынган сөю хисләре ничәмә-ничә чакрымнарга карамастан, ныгый, үсә. Хатлар алышу, җәй җитү белән сагынышып күрешүләр, берсе дә онытырлык түгел.

2006 елда Кайбыч районы эчке эшләр бүлегендә эшләүче яшь милиционер Илдарны Чечняга тынычлык сакларга җибәрәләр. Әлеге хәтәр сәфәргә барыр алдыннан, Илдар сөйгәненә сүз бирә: "Әгәр исән-сау кайтсам, өйләнешәбез". Кыз да сер бирми, "Баштан кире әйләнеп кайт әле, аннан соң карарбыз", - ди, егеткә матур елмаю бүләк итеп. Ярты ел хезмәт иткәч, егет апрель аенда кире туган якларына әйләнеп кайта. Ике дә уйлап тормыйча, якын дусты Илшат белән унбишенче модель машинасына утырып, 2000 чакрым ераклыкта урнашкан Сургут шәһәренә Альбинаның кулын сорарга чыгып китә.
Тәүге очрашудан соң бергә узган айлар, еллар аларны мәхәббәтнең иң биек ноктасына - никах көненә китереп җиткерә.
Илдар Сургут кызы Альбинаны Салтыганга килен итеп төшерә.

“Борчуларын өйгә алып кайтмый иде”
2007 елда Илдар Казанга 13 номерлы полиция бүлегенең дежур частенә күчә, шул ук елның 25 апрелендә аларның беренче уллары Марат дөньяга тәүге тапкыр аваз сала.
- Балага ике ай булганда, әти-әниләребез ярдәме белән, без Казанда черновая отделка белән бер бүлмәле фатир сатып алдык. Илдарның кулыннан килмәгән эш юк, ул барлык ремонт эшләрен үзе башкарып чыкты, - дип, хатирәләрен барлый Альбина.

Ул арада Марат та үсә, балалар бакчасына урнаштырырга дип баргач, Альбина мөдиргә үзенең югары белемле педагог икәнен әйтеп куя һәм күп тә үтми, аны бирегә тәрбияче итеп эшкә чакыралар. Ике еллап биредә эшләгәннән соң, Альбина икенчегә декрет ялына китә. Яшь парның икенче уллары Камил дөньяга килә.
- Эше нинди генә авыр, җаваплы булмасын, Илдар беркайчан да борчуларын өйгә алып кайтмады. Эштәгесен эштә калдыра, өйдәген эшкә ташымас иде. Көнкүрештә нинди генә мәсьәлә килеп тумасын, һәрчак аларны иңне-иңгә куеп, киңәшләшеп чишә бирдек. Аның үтә дә җаваплы кеше икәнлеген, хезмәтенә бирелгәнлеген күреп, 11нче номерлы "Восход” полиция бүлегенә җитәкче итеп билгеләделәр. Биредә инде тагын да ныграк җаваплылык өстәлде. Мин аңа, көне-төне кайтмыйсың, ярдәм итмисең, дип ябырылмый идем. Пар канатлар сыман бер-беребезгә терәк, таяныч булып яшәдек. Эш урыныннан Җиңү Проспекты, 57 б адресы буенча (әлеге йортта эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре яши. -Ред.) ике бүлмәле фатир бирделәр, шуңа бик шатланган идек. Бирегә күченеп килгәч, Илдар миңа: "Әллә соң кыз алып кайтыйкмы", - дип сүз катты. Ул бик тә кыз бала теләде, аның барлык дусларының кызчыклары бар иде, менә шул нарасыйларга сокланып та, яратып та карый иде ул. Аның әлеге теләге Аллаһы Тәгаләнең «Амин!» дигән җиренә туры килгән, күрәсең. 2018 елның ноябрендә без кызыбыз Зәлинәне алып кайттык. Илдар күкнең җиденче катында иде. Сөеп туймады ул аны. Балаларны Мәскәү районыннан Азинодагы 181 нче мәктәпкә күчердек. Марат 4нче сыйныфка күчте, Камил беренче сыйныфка укырга керде, - ди Альбина.
2020 елның апрелендә исә эш урыныннан күрше 57 в номерлы йорттан гаиләгә өч бүлмәле фатир бирелә.

...2011 елның җәендә Альбинаның Сургутта яшәүче әти-әнисе Югары Ослан районы, Пятидворье бистәсендә җир сатып ала. Илдар ялларында бирегә килеп каенатасы белән мунча төзи, бераздан мәһабәт йорт та калкып чыга. Җәй, ялларын Илдар белән Альбина балалары белән бергә үткәрә.
- Табигать кочагында, тынычлыкта рәхәтләнеп ял итә иде ул, эштәге бөтен авырлыкларны оныту, җан рәхәте алу өчен менә дигән урын булды ул. Бакчада кайнашып, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстереп мәш килдек. Балаларыбыз җәй дәвамында, йә Пятидворье яисә Салтыганга кайтып ял итеп киләләр иде. - дип искә ала куанычлы вакыйгаларны Альбина. - Әти-әнием бирегә апрель аенда кайтып, октябрьдә бөтен эшләрне бетереп, киредән Сургутка китә иде. Кышларын исә без бирегә килеп, җылылык, суларны карап, карны чистартып, китә идек. Зәлинәгә хәзер ике яшь, шундый сүзчән инде. Безнең өйдә шундый гадәт кертелгән иде, гадәттә бит, Илдар эштән бик соң кайта. Балалар йокламаган вакыт булса, Илдар ишекне шакуга, бөтен балаларыбыз килеп, эштән кайткан әтиебезне җыелышып каршы ала идек. Иң беренче итеп Зәлинә килеп баса да: "Кто там, әти?"- дип басып тора. Әтисе моны ишетеп, елмаеп керә иде. Хәзер шушы матур көннәрне сагынып сөйләргә генә калды инде, -  ди Альбина.

-—Фаҗига булыр алдыннан гадәттә төрле төшләр керә, күңел сизенә диләр. Миндә ул булмады. Ә әнием төннәр буе йоклый алмый чыгам, төшләремә мәрхүм булган туганнар керә дип әйтә иде.
Каза алдыннан ирем белән сөйләшеп, көлешеп алдык. Биредә котел белән проблемалар килеп чыккан иде. Монда радиаторларны гына алыштырасы калды, дип куанып сөйләде. Без соңгы тапкыр кичке сәгать уннарда сөйләштек. Кәефе бик күтәренке иде. Алар бирегә киткән көнне, без Залинә белән өйдә калдык. Илдар барып йөрмәгез, анда суык дип безне биредә калдырды. Ә без икенче көнгә аларга ашарга илтергә, җыештырып чыгарга килергә тиеш идем. Ник шулай килеп чыккан, ник төтен исен сизмәгәннәр. Шулай нык йокыга талган булдылар микәнни? Илдар бер адым атлаганчы, йөз кат уйлый иде. Башыма сыймый, бу хәлнең ничек килеп чыкканын аңлап та булмый, - ди Альбина авыр сулап. - Илдар белән унөч ел яшәдек, җәйгә ундүрт ел булырга тиеш иде. Мине ул җил-яңгырдан саклап, иркәләп яшәде, аның артында бернинди кайгы күрмичә гомер иттем.

Язмыш кайберәүләргә нигә бу кадәр аяусыз була соң? Альбинаның сөекле, өрлектәй ире, берсеннән-берсе акыллы, әле яңа яши генә башлаган сабыйлары яшәргә дә яшәргә тиеш иде бит әле... Япь-яшь килеш, дөньяның рәхәтен дә күрмичә җир астына кереп ятмасалар булмый идемени?
— Төннәр буе уйланып ятам. Нишләргә, алга таба ничек яшәргә, көч табарга? Йортыбызның яме, йөзек кашы булган, һәр бәйрәмнең күрке-нуры булган, тыйнак та, сабыр да Илдар, өф-өф итеп үстергән ике улым, җил-яңгырлардан саклап үстергән әтием безне сагышка салып китеп бардылар. Аларның үлеменә һаман да күңел ышанмый. Менә-менә ишектән килеп керерләр сыман. - ди Альбина күз яшьләрен сөртеп.

Илдар һәм ике баланы Кайбыч районының Салтыган авылында җирлиләр, ә Альбинаның әтисен Апас районы, Шогай авылында.
Әтиле-уллы Камаловларны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелган иде. Йөзләрдә кайгы-сагыш чагыла. Күбесе бу фаҗигагә әле дә ышанып бетә алмаган кебек. Бер-бер артлы машиналар килеп туктап, өч мәетне чыгарып тезделәр. Илдар, Марат һәм Камилнең йөзләре тыныч, матур...Гүя, йокыга гына талганнар. 

Казан шәһәренең 5 нче номерлы “Мәскәү” полиция бүлеге начальнигы Александр Михеев та Илдарны үз эшенең остасы, олы йөрәкле, бик җаваплы кеше дип искә ала.
- Илдар җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча урынбасар булып эшләде, ә бу эш - иң җаваплы, иң четерекле вазифаларның берсе, участок уполномоченныйлары эшен контрольдә тоту дисеңме, халыктан кергән зарны тыңлап хәл итүме - санап та бетерерлек түгел. Бәйрәм дә, ял вакыты да бик аз бирелә. Бар халык ял иткән, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкан чакта, без җәмәгатьчелек тәртибен, тынычлыкны саклыйбыз. Һәм әлеге участок өчен Илдар Радик улы җаваплы булды. Эш вакытында нинди генә авырлыклар килеп. тумасын, ул куелган бурычны намус белән үтәп килде. Кайчан гына шалтыратсам да, телефоны һәрчак элемтәдә булды, - ди Александр Васильевич. - Әле 14 гыйнвар көнне сөйләшеп утырган идек, сүз иярә сүз китеп мин аңардан , сиңа пенсиягә кайчан әле, дип сорадым. Ул: «Дүрт ай калып бара», дип җавап бирде. Ә соңгы тапкыр мин аның белән шимбә көнне көндезге өчләрдә сөйләштем. Ул, дачага барасы бар, диде. Һәлакәт турында миңа икенче көнне иртәнге тугызда хәбәр иттеләр, шунда ук Югары Осланга чыгып киттек.

18 гыйнвар көнне Совет районының 181нче номерлы күп профильле мәктәбендә матәм игьлан ителде, 6”Г” һәм 3”Д”сыйныфында укучы абыйлы-энеле бертуган Марат белән Камилне сыйныфташлары, гомумән, бар мәктәп соңгы юлга озатты, хушлашты.
—  Бик авыр хәсрәт бу, күздән яшь китми, - дип сөйли Камилнең сыйныф җитәкчесе Роза Волкова, - Камил тәрбияле, акыллы, дөньяда иң яхшы сыйфатлар аңарда тупланган иде.
-— Шимбә көнне дәресләрдән соң Халыклар дуслыгы фестиваленә әзерләндек, Марат биеде, биючеләр шигырь сөйләп тормас дигән идем, юк, миңа да бирегез, дип үзе сорап алды. Соңгы сөйләшүебез булган, - дип сөйләде Маратның сыйныф җитәкчесе Фәридә Бегишева.
Камаловлар яшәгән МВД йортында (Мега каршында, Җиңү проспекты 57в. Ред.) әлеге гаиләне белмәүчеләр сирәк. Гомумән, биредә бер структурада эшләгәнгә күрә, һәркем бер-берсен белә, ярдәм итеп яши.
Илдар Радик улы шундый итагатьле, кешелекле, гади, ярдәмчел, сабыр холыклы җитәкче иде, - дип сөйли участок уполномоченные Азат Камалиев, Нинди генә сорау булса да, шуны чишә. Андый җитәкчеләр бик сирәк.
— Ничә ел иңгә-иң куеп, күрше булып яшәдек, - дип сөйли Азатның тормыш иптәше Эльмира Камалиева, - Илдар белән без, гадәттә, урамда күрешә идек, әллә каян күреп исәнләшеп китә, йөзендә һәрчак елмаю булды. Лифтка бергә туры килгәндә яисә ишектән кергәндә, бала коляскаларын кертергә булыша, хәл-әхвәлләрне сораша иде. Альбинага күркәм сабырлыклар насыйп итсен.  

Кыска ялганыш сәбәпле чыккан
Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 8.52 сәгатьтә керә. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгынны сүндергәндә өйдә дүрт мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла. Йорт дача рәвешендә кулланылган була. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан, ә ир-атлар һәм балалар ис газы белән агуланып үлгән, дип фаразлана.
«Әлеге казадан соң җинаять эше кузгатылды»,- диде безгә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Алар әлеге йортка салкында каткан батареяларны җылытырга дип килгән. Моның өчен электр һәм газ җылыткычын кулланганнар. Йорттан төтен чыгуын күргәч, күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан, ә ир-атлар һәм балалар ис газы белән агуланып үлгән дип фаразлана, -  диде Руслан Галиев.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

фотолар Альбина Камалованың шәхси аккаунтыннан алынды

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Альбинага ходай сабырлык бирсен, бик авыр югалту, узе генэ белэ, эх бу язмыш, шундый матур гаилэгэ куз тигэндер инде, бик кызганыч

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллах сабырлык бирсен узенэ! Бик кызганыч.

      Мөһим

      loading
      2
      X