16+

Әйе, ялгыштым, ә кем ялгышмый?

Җанымны кая куярга белмәгәнгә сезгә язып карарга булдым. Беркемгә дә минем хәлдә калырга язмасын... Миңа – 26 яшь, ирем бар һәм без тиздән әти-әни булачакбыз, Аллаһы боерса.

Әйе, ялгыштым, ә кем ялгышмый?

Җанымны кая куярга белмәгәнгә сезгә язып карарга булдым. Беркемгә дә минем хәлдә калырга язмасын... Миңа – 26 яшь, ирем бар һәм без тиздән әти-әни булачакбыз, Аллаһы боерса.

Ирем бик җаваплы эштә эшли, өйдә сирәк була. Аның каравы, тормышыбыз матур, нәрсә кирәк – барысы да бар. Тик менә иремнең игътибары гына җитми иде. Җитмәгән игътибарны мин эштә таптым. Өйләнмәгән, яшь егет шундук үзенә каратты. Аның белән башымны югалттым.

Бераздан безнең компания ябылды һәм ул башка шәһәргә китте. Тормыш кире үз хәленә кайтты, күп тә үтмәде, мин балага уздым. Ә беркөнне теге егет миңа смс язды. Янәсе, күрешергә тели, бик сагынган. Мин аңа бала табачагымны, арабызда дуслык кына булырга мөмкин булуын яздым. Ирем шушы смсларны күрде. Балага зыян килмәсен өчен тавышланмады, бала тугач, аерылабыз диде. 

Шул көннән бирле үземә урын таба алмыйм. Әйе, мин ялгыштым. Ә кем бу тормышта ялгышмый? Үзем өчен дә, бала өчен дә бик куркам. Алга таба ни булыр?

Алинә, 
Казан.

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чын ир кеше шулай эшлэргэ тиеш, нэрсэ житмэде сина, азгынлык, зина кылу, дорес эшли ирен, телэ нишлэп йоргэн хатын белэн нигэ гомерне эрэмгэ уздырсын, оят кирэк бар рсэ житеш булып, сояркэ белэн йореп яшэмэкче иденме, эй балакай уз бэхетеннэ узен аяк чалучы син.

    • аватар Без имени

      1

      1

      Бала тугач аерылышмый ул

      • аватар Без имени

        1

        0

        Молодец булдыргансын,смс ларны нормальный кеше удалять итэ

        • аватар Без имени

          1

          0

          Шул кирэк сига тэртипсез азгын хатын дорес Эшли Ирен эле бала тапкынчы Тота икэн молодец мужик башта УК кутегэ тибеп чыгармича узен эзлэп алган язмышын рэхэтенэ чыдый алмагач михенэтенэ чыда инде кэбэхэт

          • аватар Без имени

            4

            0

            Барысы да хәерле булыр ! Ялгышны таный белү мөһим, аллаh сезнең белән .

            Мөһим

            loading