16+

«Үз өемдә кемнеңдер хуҗа булып йөрүен теләмим»

15 ел уртак тормыш алып барганнан соң, иремнең туганнары белән проблемалар барлыкка килде.

«Үз өемдә кемнеңдер хуҗа булып йөрүен теләмим»

15 ел уртак тормыш алып барганнан соң, иремнең туганнары белән проблемалар барлыкка килде.

Эш шунда ки, былтыр авылдан шәһәргә килеп урнашкан абыйсының улы, минем ризалыгымнан башка, бездә яши башлады. Ел ярым түздем. Ләкин шул вакыт эчендә без ирем белән еш кына сүзгә килә идек, чөнки аның туганнарына ярап булмады.

Аның әнисе еш кына безгә килеп, берничә көн тора башлады, ул киткәч, ызгыш башлана иде. Каенана гына түгел, өлкән килен (мин уртанчысы) һәм башка туганнар да безнең арага керделәр. Мондый хәл минем өчен түзеп булмаслык иде.

Иремнең энесенә башка торак табуын сорадым. Шул ук көнне тормыш иптәшемнең кече сеңлесе безнең өйдә җәнҗал куптарды, ирем белән ачуланыштырды. Моны хәтта искә төшерү куркыныч. Әлеге вакыйгалардан соң, бер ел диярлек иремнең туганнары белән күрешмәдем. Ә тормыш иптәшем әнисе һәм башка туганнары белән күрешкәннән соң өйгә ачулы кайта һәм хәтта миңа кул күтәрә башлады.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән иремне башка шәһәргә эшкә күчерделәр. Әлеге коточкыч хәлдән ял итәргә мөмкинлек туды. Яңа ел алдыннан ул отпуск алды һәм тагын шул хәлләр кабатланды. Әнисе янына берүзе кайтып килде. Тагын шул ук әрләшүләр, сүзләр... Аңлашыла ки, минем турыда төрле әшәкелекләр сөйләгәннәр инде. Соңрак мин балаларны алдым да, үзем дә боларга барып кайтырга булдым.

Өйдәге мохит киеренке иде, каенана безне төксе генә каршы алды. Минем белән дә, ирем белән дә сөйләшмәде диярлек, хәтта балаларны да иркәләмәде, гәрчә кечесенә 2,5 яшь булса да. Китәр алдыннан бөтен гаилә алдында миңа бик күп ямьсез сүзләр әйтеп бетерде, янәсе мин рәхмәт әйтә белмим, үземне дорфа, тәкәббер тотам, ягьни аның алдында тәлинкә тота белмим. Чынлыкта, каенанам залим кеше, балалары белән идарә итәргә, барысын да үзенә буйсындырырга күнеккән. Аның контроле астыннан чыгуым барыннан да бигрәк аның ачуын китерә, ул башка туганнарны миңа каршы котырта. Ә ирем аның алдында үзен гаепле итеп тота. Балачактан ук билгеле бер комплекслары бар аның, әнисенең күзенә карап, аңа каршы күтәрелеп карарга оялып үскән кеше.

Нишләргә дә белмим, арыдым инде. Ирем киткәч, миңа шундый рәхәт булып китә. Берничә тапкыр аерылышуга кадәр барып җиттек. Әни дә тынычланырга җыенмый, күрәсең. Аерылышырга микән? Ләкин бит без моңа чаклы шундый бәхетле яшәдек.

Ирем хәрби, күп тапкырлар күченеп йөрдек, мохтаҗлык һәм кыенлыкларга түздек, өч улыбызны үстерәбез. Ә хәзер барысы да җайга салынгач, шундый коточкыч проблема килеп уды. Нишләргә дә белмим, ләкин каенанама да буйсынасым килми. Аллаһтан ярдәм сорыйм. Бәлки миндә горурлык бардыр. Ләкин үз өемдә кемнеңдер хуҗа булып йөрүен һәм өстәвенә гаиләгә тыкшынуларын теләмим. Нишләргә?

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек сезгэ жайлы шулай яшэгез, бер Аллахтан гына куркыгыз, ирегез белэн аерылмагыз ул баребер анлар берэр улыгыз ойлэнгэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәрби кеше әнисенең күзенә дә карарга курыккач, нинди ир соң инде???Ир кеше әнисен хөрмәт итсен, әмма ир булып, сүзен дә әйтә алсын.. Сез үзегез дә олыны олы итәргә өйрәнегез!!! Кайнанага ягымлырак булып, күчтәнәчләр алып, күңелен күрегез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сабыр бул. Аерылма. Аллаhы Тэгалэ ярдэмен бирэ ул. Сора. Ышан. Барысыда яхшы булыр Ин ша Аллах.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Анлыйм сезне, бик властный кайнана белэн миндэ бервз яшэдем. Инде 50 яшьне узган хатын мин. Ирегездэн аерылмагыз. Нигэ эле сез ботен авырлыкны уз остегезгэ алырга тиешсез. Хитрыерак булырга ойрэнегез. Гаеп эзлэгэн кеше тавыш чыгарыга барыбер сэбэбен табачак.балалар коч бирэ ул яшэргэ. Эт орэ тора, буре йори тора. Кочле булыгыз

          Мөһим

          loading