Узган гасырның алтмышынчы еллары иде. Бу хәл булган елда 1 апрель якшәмбегә туры килде. Кара көнгә дип җыйган шактый акчабыз бар иде. Шул акчаларны алдым да үземә - сапожки, хатынга бүрек юнәтергә дип, Казанның Сорочи базарына киттем.
Барып җиттем - базар гөж килә. Берничә рәтне әйләнеп чыккач, ниһаять, эзләгәнемне таптым. Нәкъ мин хыялымда йөрткән затлы итек! «Ал мине!» дигән кебек, «елмаеп-көлеп» ята. Сатучысы да ягымлы, мөлаем ханым үтереп мактый тауарын: «Бәхетегез бар икән, соңгы пар калган иде, алыгыз, ал, үкенмәссез», - ди. Бәясе дә шалкан бәясе генә икән. Ярар, күндерде бу мине, алырга булдым. Ләкин киеп карарга да кирәк бит әле. Ничек итеп? Ике кулымда - ике сумка.
Сатучы җиргә куеп торырга кушты. Берсен куйдым. Икенчесен бит ярамый - анысын сатучы ханымга бирдем. Сумкамны кулына тоттырганда, колагына пышылдадым: «Зинһар, кысыбрак тотыгыз. Монысының эчендә б-ә-ә-әк күп акча ята.» Сумканы ышанычлы кулларга тапшыргач, бераз читкәрәк киттем дә киеп карадым. Искитмәле, нәкъ минем аякка үлчәп тегелгән кебек! Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, сатучы торган якка карасам - аннан җилләр искән. Аның белән бергә сумкадан да! Аның эчендәге акчалардан да! Ах, мәйтәм, ачыгавыз, малыңны үз кулларың белән каракка тоттыргансың бит. Ә теге битенә ыштыркпалаган хатын сызган! Күпме генә эзләсәм дә, аның үзен түгел, эзен дә таба алмадым.
Моңаеп, хәсрәтләнеп, кара кайгыга батып, өйгә кайттым. Бу хәлне хатынга ничек аңлатырга? Ишектән кердем.
- Ничек, алдыңмы? - дип сорады хатын.
- Алдым, - дидем.
- Кызык, кайсы җүләре сиңа бушка сапожки бирде икән? Кәшилүгеңне өстәл өстендә онытып калдыргансың бит!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар