16+

«2012 елдан бирле, яңа йортларга күчәсез, дип вәгъдә итәләр – тик бернинди үзгәреш күренми»

Редакциягә Казанның Полевая урамы, 36нчы йортта яшәүчеләр борчылып шалтыратты. «Йортыбызга - 58 ел. Яшәр өчен шартлар тудырылмаган. Капиталь ремонт та ясамыйлар, безне башка торакка да күчермиләр. Әле менә канализация торбалары шартлап, йортыбызны су басты, ишегалдында йөрерлек түгел. Ярдәм итегез», - диде укучыбыз, җан авазы белән.

«2012 елдан бирле, яңа йортларга күчәсез, дип вәгъдә итәләр – тик бернинди үзгәреш күренми»

Редакциягә Казанның Полевая урамы, 36нчы йортта яшәүчеләр борчылып шалтыратты. «Йортыбызга - 58 ел. Яшәр өчен шартлар тудырылмаган. Капиталь ремонт та ясамыйлар, безне башка торакка да күчермиләр. Әле менә канализация торбалары шартлап, йортыбызны су басты, ишегалдында йөрерлек түгел. Ярдәм итегез», - диде укучыбыз, җан авазы белән.


Ике катлы таш йорт 1959 елда салынган. Канализация торбалары тыгылганга, подъезд алларын пычрак су баскан, өстәвенә яман ис килә. Барлык шакшы калдыкларның шулай җир өстендә йөзеп йөрүен күргәч, күңелсез булып китә. Биредә яшәүчеләр моңа ияләнгән бугай.



- Беренче генә тапкыр түгел инде мондый хәл. Мин монда бишенче ел яшим, «аксакал»лар, торбалар гел тыгыла, дип зарлана. Су агып китсен өчен, канализация люкларын азрак ачып куярга туры килде. Әмма су белән бергә бу чокырларга туфрак та кушылып ага. Нәтиҗәдә, люклар тыгылып, канализация суы урамга бәреп чыкты. Хәзер бәдрәфләрдән шакшы турыдан-туры урамга ага, - дип борчыла дүртенче фатирда яшәүче Рәшидә Ганиева.

Дөрес, «ШК» журналистлары килеп киткәннән соң, икенче көнне үк йорт алдындагы суны суыртканнар, эшчеләр канализация торбаларын рәтләгәннәр иде. Әмма су бетсә дә, яшәүчеләрнең проблемалары калган.

- Безгә 2012 елдан бирле, яңа йортларга күчәсез, дип вәгъ­дә итәләр. Документлар да җыйдыр­дылар. Тик бернинди үзгәреш күренми, - ди яшәүчеләр.
Рәшидә апа әйтүенчә, йортка капиталь ремонт ясамыйлар. Түбәгә 1959 елдан бирле кеше кулы тигәне юк. Подъезд алларында юллар начар, гел су басып торганга, сазлык хасил була, пычрак. Кайвакыт ул су подъезд эченә, хәтта беренче катта яшәүчеләрнең фатирларына кадәр керә. Балаларга да ишегалдында уйнарга шартлар тудырылмаган.



- Күршебездә салынган йорт каршында заманча уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Безнең балалар кызыгып шунда барганнар иде - куып җибәргәннәр. Янәсе, үзегезнең ишегалдында уйнагыз. Безнең балалар башкалардан кимме? Безне кайчан да булса яңа торакларга күчерерләрме икән? - ди әңгәмәдәшебез.

Йортта - 16 фатир. Аларга чынлап та берничә мәртәбә барлык документларны җыеп, идарәче компаниягә тапшырырга кушканнар. Тик әллә оешып бетә алмыйлар, әллә кайберәүләр бу мәсьәләгә битараф, һаман тиешле кәгазьләр тупланып бетмәгән.

Йортка хезмәт күрсәтә торган «Заречье» идарәче компаниясендә баш инженер Петр Мартынов аңлатуынча, Полевая урамындагы 36нчы йорт авария хәлендә дип табылмаган. Ул тузган торак дип санала.



- Кызганыч, «Тузган торак» дәүләт программасы инде төгәлләнгән. (2014 елдан «Авария хәлендәге тораклардан күчерү» программасы гамәлдә. - Авт.) 36нчы йорт янында урнашкан шундый ук 30нчы йортта яшәүчеләр 2014 елда документлар туплап, торакларын авария хәлендә дип танытуга ирештеләр. Аларны икенче елга яңа торакларга күчерү ниятләнелә. Дөрес, 36нчы йорттагыларга да соң түгел әле. Моның өчен идарәче компаниягә килеп, консультация алырга була.

Документларны туплап, район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барысы да яшәүчеләрнең бердәмлегеннән тора. Бер генә кеше булса да йорттан күченергә теләмәсә, эшне дәвам итеп булмый, - диде Петр Мартынов. - Капиталь ремонтка килгәндә, бүген, иртәгә авария хәлендә дип танылырга торган йортка ремонт ясаудан мәгънә юк. Шуңа да төзекләндерү эшләренә тотынмыйбыз. Йортта берәр кимчелек булса, мөмкин булганча, ярдәм итәргә тырышабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading