16+

Агу, авыру, магнит...

Беләм, дустым, беләм, синең дә төн йокыларын йокламыйча «В контакте»да утырганыңны. Әбиең дә, яныңа килеп: «Йокла, балам, күзләреңне бетереп утырма!» - дип әйтеп карый, тик, «ятып калганчы, атып кал!» дигән девизыңны истә тотып, син һаман шунда утырасың, йокларга төнге өчтә генә ятасың. Әнә, хәзер дә чит авыздан «контакт» сүзен ишеткәч,...

Агу, авыру, магнит...

Беләм, дустым, беләм, синең дә төн йокыларын йокламыйча «В контакте»да утырганыңны. Әбиең дә, яныңа килеп: «Йокла, балам, күзләреңне бетереп утырма!» - дип әйтеп карый, тик, «ятып калганчы, атып кал!» дигән девизыңны истә тотып, син һаман шунда утырасың, йокларга төнге өчтә генә ятасың. Әнә, хәзер дә чит авыздан «контакт» сүзен ишеткәч,...

Әлбәттә, боларны һавадан алып язмадым. Үзем дә бик каты «җенләнәм» ул социаль челтәр белән. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә» дигән сүзләр нәкъ бу очракка туры килеп тора!
Каникул җиткәч тә, мин үземне сынап карарга булдым. Үз битемне юкка чыгардым (моны сайтта эшләү бик җиңел икән!). Ике атна (көн саен әллә ничә мәртәбә кергән кеше өчен бу бик зур вакыт!) кермичә торырга булдым. Янәсе, булдыра аламмы?! Ике атна вакытны «5»ле билгесенә тәмамлагач, кабат кайттым теге сафларга.
Ә яшьтәшләребез «В контакте»га карата нинди хисләр кичерә икән?
Раилә (23 яшь): «В контакте»га карашым уңай. Дуслар белән аралашу, электрон каталогларны күзәтү бер сулышта башкарыла бит! Тәэсире начар: бик күп вакытны ала, эштән соң ял итәсе урынга, магнит кебек тартып, компьютер каршына утырта. Үзенә бәйли торган көчкә ия. Авыру ул. Димәк, мин авырыйм».
Алмаз (21 яшь): «Яшьләр өчен менә дигән ялкаулык капкыны ул! Кирәкме-кирәкмиме - анда гел керәм. Дуслар белән аралашам, җыр тыңлыйм, кино карыйм. Тик утырмыйм инде!»
Энҗе (19 яшь): «В контакте» - агу. Аз-азлап куллансаң, чыныктыра, хәтта акыллыларга файда да китерә, чөнки бик әйбәт бушлай реклама, пиар чыганагы. Күпкә китсә, үтерергә дә сәләтле».
Линар (20 яшь): «В контакте» әйбәт сайт ул. Ләкин чамасын белергә кирәк. Кемдер анда тәүлек буе утыра, ә кемдер 2-3 сәгатькә генә керә. Миңа, мәсәлән, ул эш өчен кирәк. Кайвакыт, телефоннан сөйләшәсе урынга, язышу кулайрак. Кайбер кешеләр «челтәр»дә үзләрен иркенрәк тота, телефоннан әйтә алмаган әйберне кыенсынмыйча яза. «В контакте» 1000 юл чатына тиң».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading