16+

Алсу бәби тапканнан соң, яшь әниләр бала табарга курка?!

Соңгы вакытта интернетны җырчы Алсуның Изральнең Тель-Авив клиникасында өченче баласын - Рафаэльне табуы турындагы хәбәр «шартлатты». Өченче бала әллә ни гаҗәп хәл түгел инде анысы, тик менә малай шактый кыйммәткә - 12 мең долларга төшкән, диләр. Күршебездә әни булырга җыенган яшь килен дә ишеткән бу хакта. Менә берничә көн инде:...

Алсу бәби тапканнан соң, яшь әниләр бала табарга курка?!

Соңгы вакытта интернетны җырчы Алсуның Изральнең Тель-Авив клиникасында өченче баласын - Рафаэльне табуы турындагы хәбәр «шартлатты». Өченче бала әллә ни гаҗәп хәл түгел инде анысы, тик менә малай шактый кыйммәткә - 12 мең долларга төшкән, диләр. Күршебездә әни булырга җыенган яшь килен дә ишеткән бу хакта. Менә берничә көн инде:...

Соңгы вакытта интернетны җырчы Алсуның Изральнең Тель-Авив клиникасында өченче баласын - Рафаэльне табуы турындагы хәбәр «шартлатты». Өченче бала әллә ни гаҗәп хәл түгел инде анысы, тик менә малай шактый кыйммәткә - 12 мең долларга төшкән, диләр.
Күршебездә әни булырга җыенган яшь килен дә ишеткән бу хакта. Менә берничә көн инде: «Минем чит илгә барырга акчам юк, исән-сау калырбызмы икән инде?» - дип, үзе өчен генә түгел, туасы баласы өчен дә борчылып йөри. Бу хакта белгәч, мин дә дүрт балага гомер биргән ана буларак: «Нәрсә бу, безнең медицинага ышанмаумы, әллә инде, чынлап та, хәзер бездә бала табу бик куркынычка әйләнгәнме?» - дип уйлап йөрдем. Сорауларыма «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе җавап бирде. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча баш белгече Илвира Галимова катнашты.

Республикабыз балалар туу буенча Идел буе төбәгендә - беренче, Россиядә 16нчы урында тора. 2015 елда дөньяга килүен белдереп, якыннарын сөендереп, 56899 сабый аваз салган. Бу узган елга караганда, 209 нарасыйга күбрәк. Быелның җиде аенда гына да республикабыз халкы 32351 бәбигә арткан. Балалар үлеме саны аз булу белән дә мактана алабыз икән. Бәхеткә, бу аянычлы сан елдан-ел кими бара. Узган ел ул 1000 балага алты булса, быел 1000 балага 5,5 кенә. Бу уңышларга авырлы ханымнарны кечкенә срокларда исәпкә куеп, даими тикшереп тору белән ирешелә. Республикабызда соңгы елларда аналар үлеме дә ике тапкырга кимегән. Бу саннар бик кечкенә булса да, алар артында яралы язмышлар, ятим калган балалар, тол ирләр...

Дөньяга яңа кеше китерергә җыенган әниләргә тагын да зуррак төрле ярдәм күрсәтер өчен, Казаныбызда Республика клиник хастаханәсе базасында 2014 елда 100 урынга исәпләнгән перенаталь үзәкнең яңа бинасы төзелә башлады. Аны төзү өчен Россия Федерациясе дә, Татарстан Республикасы да шактый зур суммалар тота. Министрның әйтүенә караганда, быелның сентябрь аенда ул үзәктә сабыйларның тәүге авазы ишетелергә тиеш. Бала табу заллары гына да унау булачак һәм аларда бала туганда әнигә ярдәм итәргә әтиләр яки башка туганнар да катнаша алачак.

Казаннан ерак яшәүче йөкле ханымнар да һәрдаим күзәтү астында тора. Нинди дә булса җитди проблемалар килеп чыкса, онлайн аша аларга Казан табиблары киңәш бирә. Бу үзәктә киләчәк кешесенең яралгы чагында ук сәламәтлеге тикшерелә һәм дәвалана да. Ныклап тикшергәннән соң, сирәк булса да, йөклелекне өзәргә дә тәкъдим итәләр.

- Кызганыч, ана булырга җыенган ханымнарның бик азы гына тулысынча сәламәт, - диде бу проблеманы яхшы белгән Илмира ханым. - Бу яшьләрнең тормышка җитди карамаулары, партнерларны еш алмаштырулары, дөрес яшәмәүләре белән аңлатыла. Болай эш­ләргә ярамаганны аңлаганда, бик соң була инде.

Соңгы елларда балалар дөньяга табигый юл белән түгел, ә операция аша килә башладылар. Бу бөтен дөнья буенча шулай. Хәтта Кытай, Бразилия кебек илләрдә һәр баланың икенчесе шушы юл белән туа. Бездә дә бу сан арта бара. Ләкин табигый юл белән, вакыты җитеп туган баланың физик һәм психологик сәламәтлеге ныграк була. Булачак әниләр моны белсеннәр иде.

Туган һәр нарасыйның гомерен саклап калу өчен дә табиблар барысын да эшлиләр. Алар җитлекми туган 600 граммлы сабыйларга да ювелир операцияләр ясап, икенче гомер бүләк итәләр.
Адәм баласы дөньяга килгәндә дә, киткәндә дә ак халатлы фәрештәләр ярдәменә мохтаҗ. Дөньяга килүчегә бу ярдәм аеруча мөһим. Чөнки аның киләчәк язмышы, исәнлеге шушы мизгелгә бик нык бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading