Ел дәвамында «Инде» берничә мәртәбә гаугалы дискуссияләр үзәгендә дә булып өлгерде. Мисал өчен, куптән түгел «Инде» битләрендә Казан дизайнераның кышкы сезон өчен тегелгән киемнәре турында мәкалә чыкты. Бер карасаң, бер кызыклы материал, ләкин модельләр арасына «Сухая река» дип аталган бренд астында тегелгән «свитшотлар» (кызык, бу сүзне татар теленә ничек тәрҗемә итеп була икән?) да кергән. Бу бренд оештырылган җинаятьчел оешмалар символикасы төшерелгән кием-салым тегү белән шөгылләнә. Әйтергә кирәк, мондый свитшотлар киеп йөрү идеясы барлык укучылар да яклап чыкмады. Ни дисәң дә, 90-нчы еллардагы канлы «разборкалар» әле күпләрнең хәтерендә сакланган.
Кием-салым темасына килгәндә, 2016 елда популярлашкан тагын бер бренд «Абау» дип атала. Ул «Күбәләк», «Бабай», «Өчпочмак» һәм башка киң таралган, башка милләт кешеләренә дә аңлаешлы татар сүзләре язылган свитшотлар сату белән шөгылләнә. Шунсы кызык, соңгы вакытта яңа проектларга кисәкчә яки ымлык исемен бирү нигәдер модага кереп китте. Бер караганда, бәлки бу яхшы күренештер - ничек кенә булмасын, шул рәвешле татар тематикасы да актуалләшә. Ләкин аерым алганда кисәкчә яисә ымлык тулы мәгънәгә ия була алмый.
Тергезергә кирәкме?
Үтеп баручы елның тагын бер шау-шулы вакыйгасы Казан мэриясенең «Тергезү» истәлек билгесен куярга ниятләве белән бәйле булды. Бу билге рус императоры Екатерина II нең 1767 елда Казанга килүен тарихта калдырырга тиеш иде. Идеяны алга сөрүчеләрнең төп аргументы "әби патшаның" татарларга мәчетләр төзергә рөхсәт итүе булды. Май аенда Казан башкарма комитеты бу һәйкәлнең проектын ясау буенча конкурс та оештырды. Тарих билгесе Иске Татар бистәсеннән ерак түгел, Кабан күле буенда урнашырга тиеш иде.
Ләкин киң җәмәгатьчелек бу ниятне хупламады. Беренчеләрдән булып инициативага Бөтендөнья татар форумы каршы чыкты. Оешма Екатеринага һәйкәл куюның урынсыз икәнлеген исбатлап ачык хат язды. Тарихчылар арасында да бердәмлек юк иде. Ә инде гади казанлыларга килгәндә, алар арасында чын бәхәс купты: кемдер «әби патша» һәйкәленә катгый рәвештә каршы чыкты, башкалар рус императоры татарларга яхшы мөнәсәбәттә булган дип кабатлады. Ничек кенә булмасын, ахырда Казан башкарма комитетына тарихи билгене Кабан күле буена куюдан вакытлыча булса да баш тартырга туры килде. Шулай да конкурсның нәтиҗәләрен билгеләделәр, җиңүче дип татар муллаларының «әби патша» каршында баш июен сурәтләүче проект табылды.
Һәйкәл куелырга тиешле урында хәзер төзекләндерү эшләре алып барыла, анда казанлылар өчен ял итү урыны барлыкка килергә тиеш. «Тергезү» истәлек билгесенә килгәндә, аның өчен урын әле сайланмаган - Кабан куле буендагы урыннан кала, Петербург урамы яки Адмирал бистәсе куз алдында тотыла.
«Алтын» кызлар алабута утый
«Мин алтын, мин алтын, мин алтын матур чәчәк», - бу юллар берничә көн эчендә хитка әйләнде, ә инде блогер Ирина Смелаяның «Мин алтын» җырына төшерелгән клибына килсәк, аны беречне көнне үк ярты миллион кеше караган. Тумышы блән Ирина Смелая Яр Чаллыдан, хәзерге вакытта ул Санкт-Петербургта яши. Үзенең композициясендә ул хайп, вайб һәм миллион лайк теләве турында җырлый. Бу текстны язучы автор - Yummy Music лейблы директоры Ильяс Гафаров.
Хәзерге көнгә клипны инде якынча 8,4 млн тапкыр караганнар. Клипның рус субтиртлары белән чыккан вариантлары да бар. Әгәр дә Җир шарында 7 миллионга якын татар кешесе яши дип алсак, клипны караучылар саны татарлар саныннан да күпкә арткан булып чыга.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасын катгый рәвештә тәнкыйтләгәннән соң тиз арада «Үзгәреш җиле» фестивале әзерләнә башлады. Проектны тормышка ашыру өчен 70 млн сумга якын акча тотылды. Барлыгы проектта 24 яшь җырчы катнашты - алар татар халык җырларын яңа аранңировкада башкардылар.
Бер төркем белгечләр «Үзгәреш җиле»ен бик югары бәяләде, чыннан да татар эстрадасы алга атлады дип белдерде. Ләкин аксакаллар арасында башка төрле фикер дә барлыкка килде.
Комментарийлар