16+

Аптыраган бу хатынга: кыз таба да, кыз таба...

Әлки районына кергән Татар Төгәлбае авылында 1936 елларда бик кызык хәл була. Бу вакыйганы әтиләр, бабайлар бер мог­җизага тиңләп, гел искә ала иде.

Аптыраган бу хатынга: кыз таба да, кыз таба...

Әлки районына кергән Татар Төгәлбае авылында 1936 елларда бик кызык хәл була. Бу вакыйганы әтиләр, бабайлар бер мог­җизага тиңләп, гел искә ала иде.

Авылда бер елда 54 бала дөньяга килә: 26 малай һәм 28 кыз. Кешенең тормышы җиңел түгел, авылда фельдшер, акушер да юк. Балаларны әбиләр таптыра. Барысы да исән-сау булып туалар, сәламәт булып үсәләр. Күбесе дәрәҗәле урыннарга эшкә урнаша, кайсысы табиб, кемдер инженер, агроном, укытучы булып хезмәт итә. Хәзер ул балаларның унысы гына исән калды инде. Алар арасында мин дә бар. Яшебез 80нән узды. 

Безнең авылдан сугышта 189 кеше катнашкан. Шуларның 130ы яу кырында ятып калган. Сугыштан егетләр күбесе яраланып, инвалид булып кайтты. Алар авылга кайткач, яңа тормыш башлый, гаилә кора, эшкә урнаша.Озак еллар колхозда бригадир булып эшләгән Газиз абый Вәлиев күршеләрендәге Фәрдя апага өйләнеп, алты кызлары дөньяга килә.

Дустым Мәүлетдин Шиһапов бар иде. Ул җиде классны тәмамлауга, тракторчы һөнәрен үзләштерде. Аннары юллама белән өч ел Казахстанда чирәм җирләрен эшкәртүче булып эшләде. Чит илгә киткәндә, авылда сөйгән кызы – Сөембикәсе калды. Казахстаннан шактый гына акча туплап кайткач, алар өйләнештеләр. Бер-бер артлы биш кызлары туды. Гел кызлардан гына торган бу гаиләләрне яхшы хәтерлиләр авылда. Хәтта алар турында мәзәк сүзләр дә йөри иде халык арасында. Имеш, ирләре хатыннарына багышлап такмак чыгарган булганнар:

Аптыраган бу хатынга,
Кыз таба да, кыз таба.
Инде димен малай хакында
Докторга барып кара...

Бу авылдашларымның күбесе инде мәрхүм.

Сугыш хатирәләрен бүген дә саклаучы бердәнбер исән кеше авылда – Нургазиз абый Хисмәтов. Сөембикә апа исә Питрәчтә кызлары, кияүләре, оныклары тәрбиясендә яши. Аның ире, балалары белән төшкән фотосы яшьлек елларын хәтерләтеп, миндә бүген дә саклана. 

Сөләйман Шакиров,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading