16+

Атнабайлар мәктәбе

Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге Күрдем урта мәктәбе - Башкортстанда иң билгеле татар мәктәпләреннән. Күрдем авылы - мәгърифәтле, шигъриятле төбәк.

Тәтешле районының Әнгам Атнабаев исемендәге Күрдем урта мәктәбе - Башкортстанда иң билгеле татар мәктәпләреннән. Күрдем авылы - мәгърифәтле, шигъриятле төбәк.

Данлы Гали Чокрыйның улы, үзе дә шагыйрь Гарифулла Киеков бу авылда озак еллар мөгаллимлек иткән. Үзе хөрмәтенә халык «Хәзрәт чишмәсе» дип йөрткән җиде күзле чишмә янында ямьле җәй көннәрендә вәгазь сөйли торган булган. Күрдемдә 1928 елның 23 февралендә туган Әнгам абый: «Авылыбыз халкы аңына шигъриятне беренче башлап Гарифулла хәзрәт керткәндер, шуның бер очкыны миңа да тигәндер», - дип әйткән.
Бүгенге көндә Күрдем урта мәктәбендә 258 укучы белем ала. Мәктәптә 35 педагог бар, шуларның 29ы - югары, 8е - махсус урта белемле.
«Тәҗрибәле, үз эшен яраткан укытучыларбыз күп. Математик Зөһрә Галиәскар кызы Нурмөхәмәтова РФ Президенты В.В. Путин премиясенә лаек булды. Мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Л.Ф. Гатауллина «Ел укытучысы» исемен алуга иреште. Укытучыларыбызның белем һәм талант дәрәҗәсенең югары булуын районда үткәрелгән төрле олимпиадалар, конкурслар нәтиҗәләре ачык күрсәтә», - ди мәктәп директоры Рудил Ринат улы Исламов.
2001 елда мәктәптә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев һәм сеңлесе Зинира Атнабаева музейлары ачылды, ә 2003 елны Әнгам Атнабаев бюсты урнаштырылды.
Мәктәптә кичәләр,Әнгам Атнабаевны искә алу атналыгы, «Ягез әле, кызлар», «Ягез әле, егетләр» конкурслары, «Күрдем энҗеләре» фестивале оештырыла. Әнгам Атнабаев мәктәбе сәнгать, спорт, мәгариф өлкәсендә зур уңышларга иреште. Атнабайлар тарихы Күрдем мәктәбенең зур горурлыгы булып тора. Һәр укучы аларның тормыш һәм иҗат юлын яратып өйрәнә. Хәзерге укучылар арасында да киләчәк каләм ияләре,сәләтле артистлар шактый күп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading