Авыру баланы карауның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Үз башымнан кичкән. Әти-әнисез калган, тумыштан беренче группа инвалид Илдус энекәшемне биш ел тәрбиялим.
Абыем арабыздан китеп баргач, опека органнарыннан килделәр. Ул чакта Илдуска 38 яшь иде. «Хастаханәгә, махсус үзәккә тапшырмыйсызмы?» - диделәр. Юк, берәүгә дә бирмәдем. Күңелем кушмады. Хастаханәдә үлсә, үземне кичерә алмам, дидем. Хәзер ул миңа үз балам кебек. Мин аны кашыктан ашатам, асларын алыштырам, юындырам. Үзем дә пенсиядә. Кайчакларда 45 яшьлек ир-атны каравы бер дә җиңел түгел. Зарланып әйтүем түгел, шулай да үземә катлаулы операция кичерергә туры килгәч, чарасыз хәлдә калдым. Энемне карарга җаем булмады, үз хәлем хәл иде. Шул чакта Илдусны вакытлыча хастаханәгә урнаштырып тордык. Безгә ярдәм кулы сузган Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсендә психоневрология бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Өлкән табиб Маргарита Васина, психиатр Кәүсәрия Гобәйдуллинага иң изге теләкләремне җиткерәм. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, барлык медицина хезмәткәрләренә, армый-талмый авыр эш башкаручы шәфкать туташларына уңышлар, күңел тынычлыгы, имин тормыш телим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар