16+

Авылыбыз белән Корбан бәйрәмен уздырырга җыенабыз

Безнең мәчет тирә-якта иң матурыдыр. Авылыбыз белән Корбан бәйрәмен уздырырга җыенабыз.

Авылыбыз белән Корбан бәйрәмен уздырырга җыенабыз

Безнең мәчет тирә-якта иң матурыдыр. Авылыбыз белән Корбан бәйрәмен уздырырга җыенабыз.

Бәйрәмгә мәчетне тулысынча яңарттык. Пластик тәрәзәләр куйдырдык, эчке диварларын матур итеп бизәкләп буядык. Идәнгә яңа паласлар алып җәйдек. Бу эштә халыкның бердәм булып ярдәм итүе сөендерә. Мәчет эчендәге төзекләндерү эшләрендә авылга кайтып йөрүче Николай Гурьянов та булышты. Рус милләтеннән булса да, Алла бер, изге йортлар өчен яхшылык эшләргә кирәк, дип саный ул. Айрат Зәйнуллин белән алар барлык сантехниканы алыштырдылар. Диварларны, тәрәзә яңакларын авылдашыбыз Рәшидә Гурьянова буяды. Аңа трафаретларны Тәнзилә Вәлиуллина чистартып биреп торды. Күрше Норлат авылының юл хезмәте мәчет тирәсендәге үләнне чаптырды, юл тирәләрен чистартты. 

Авылыбызга кайберәүләр җәйге ялга гына кайтып йөри, бакчачылар күп. Аларның бу эштә башлап йөрүләре мактауга лаек.Мәчеттә имам Рәхимулла хәзрәт Гайнуллин исә бу изге эштә ярдәм күрсәткән барлык авылдашларыбызга рәхмәтен җиткерде. Бергә булганда, без көчле, күп нәрсәләрне эшли алабыз икән. 

Яшел Үзән районы, Татар Наратлысы авылы халкы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X