16+

Барысы да «кара» җомгадан башланды

Сизәсезме, һәр елны, декабрь урталары якынлашуга, кешеләр 180 градуска үзгәрә?

Барысы да «кара» җомгадан башланды

Сизәсезме, һәр елны, декабрь урталары якынлашуга, кешеләр 180 градуска үзгәрә?

Бик усаллары да «йомшара» төшә, сараннар юмартлана, ел буе сөйләшми йөргән дошманнар да дуслаша. Урамнарга бәйрәм исе тула, һәр йорт, һәр фатир бәйрәм исеннән аңкый!

Елмайган йөзләр күбәя, ә акча янчыгында акча кими. Ничә ел күзәтеп киләм: акча юк дип зарлансалар да, кешеләр өерләре белән сәүдә үзәкләрен «яулый». Әйтерсең лә елның соңгы ае түгел, ә дөнья бетә. Кирәкме ул әйбер, кирәкмиме - барыбер ала кеше.

Бүләкләр белән дә шулай ук. Бүләк иясенә нәрсә кирәген сорап, белешеп тору юк бездә. Бәйрәм белән котлап, юына торган гель, шампунь, сөлге, сабын... кыс­касы, бер капчык гигиена әйберләре бирү бик популяр. Кайчагында, «мин шул кадәр сасы микәнни?» дип тә уйлап куясың. Хәер, минем инде 2-3 ел тирәсе сабын-гель ише әйберләр сатып алганым юк. Көн дә юынсам да, Яңа ел һәм 8 мартка биргәннәре ел әйләнәсенә җитеп бара.

Болары, ярар, кирәкле әйберләр дә, ә кирәкмәгәннәре күпме? Хәтерлисезме, ике ел элек кибетләрдә бернинди техника калмады. Янәсе, санкцияләр аркасында Россиядә техника кыйммәтләнә. Техника кибетендә эшләгән танышым, декабрьнең бер атнасында еллык планны тутырдым, дип сөйләгән иде. Халык 2-3әр телевизор алды ул елны. Телевизоры ярар, безнең өй янындагы «Лексус» машиналары салонында бер машина басып калды!

...Менә быел да, «кара» җомга дигән булып, кибет хуҗалары сатып алучыларны кибетләргә магнит кебек тартып китерде. Күпләп сату нокталарындагы халыкны күрсәң, һушың китәр! Күпме генә кыбырсыса да үзләре, барысына да товар җитә, берәү дә буш кул белән кайтып китми. Башлануы шулдыр инде. Календарьда декабрь уртасы бит...



Фото: 24rus.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading