16+

Беркайчан да кабатланмасын!

Өлкән яшьтәге кайбер кешеләр Сталин хакимлек иткән чорны сагынып искә ала. Репрессия «тырнагына» эләккән гаилә буларак, без кичергән тормыш авырлыклары аларга тәтемәгән булса кирәк! Үз күзем белән күреп, үз башымнан үткән ул елларны һич кенә дә мактый алмыйм. Әлбәттә, дөнья көтү авыр иде. Ләкин йөрәкне иң телгәләгәне - үзебезнең гаепсез...

Өлкән яшьтәге кайбер кешеләр Сталин хакимлек иткән чорны сагынып искә ала. Репрессия «тырнагына» эләккән гаилә буларак, без кичергән тормыш авырлыклары аларга тәтемәгән булса кирәк! Үз күзем белән күреп, үз башымнан үткән ул елларны һич кенә дә мактый алмыйм. Әлбәттә, дөнья көтү авыр иде. Ләкин йөрәкне иң телгәләгәне - үзебезнең гаепсез икәнлегебезне, нахакка рәнҗетелгәнне тоеп яшәү булды. Әтием гаепсезгә Себергә сөрелүебез турында берничә тапкыр Казанга, Мәскәүгә язып карады, ләкин җавап бирүче булмады. 1953 елда «халыклар атасы» Сталин үлүен ишеткәч, әтиемнең йөзе яктырып китте. «Түзегез, кадерле балаларым, чит җирләрдә интегүебез озакка бармас», - диде.
Алты елга якын Себердә торганнан соң, 1955 елның мартында безгә Татарстанга кайтырга рөхсәт иттеләр. Гаиләбез белән апрель башында Казанга юл алдык. Ә күпме кан кардәшләребез чит-ят туфракта каберен тапты, күпмесе шунда төпләнеп калды бит!..
Әтиебезне нахакка гаепләгән «эш» 40 елдан соң Татарстан прокуратурасы тарафыннан яңадан тикшерелде. Гаделлек җиңде: ул акланды. Әтием, әнием һәм балаларының - сәяси репрессия корбаннарының исемнәре «Хәтер китабы»на кертелде.
Хәзер күңелдә бер генә теләк яши. Ул караңгы еллардагы гаделсезлекләр, вәхшилекләр, күз яшьләре кабатланмасын иде! Беркайчан да!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading