16+

Без – «негрлар»

4 нче трамвайга кергәч, үземне әле дә советлар заманында яшәүче кеше кебек хис итәм. Идәннәре ямалып беткән, ямаулары исә күтәрелеп кабарып чыккан аларның. Абайламыйрак атласаң, аяк киемнәрең шул күтәрелгән-кабарган урыннарга эләгеп, егылып китүең дә ихтимал.

Без – «негрлар»

4 нче трамвайга кергәч, үземне әле дә советлар заманында яшәүче кеше кебек хис итәм. Идәннәре ямалып беткән, ямаулары исә күтәрелеп кабарып чыккан аларның. Абайламыйрак атласаң, аяк киемнәрең шул күтәрелгән-кабарган урыннарга эләгеп, егылып китүең дә ихтимал.

Кондуктордан: «Әле Универсиада үткәргәннән соң да мондый иске трамвайлар кулланышта калдымыни?» - дип сорыйм. «Әйе, шәһәр үзәгендәгеләр бөтенесе дә яңартылды, ә бездә шундыйлары гына», - ди әңгәмәдәшем. Ишекләре ябылса ябылып бетми, егылмыйм дип тотынырга уйласаң, тоткалары какшап беткән, утыргычлары идәнгә янтаеп тәбәнәкләнгән. Тышлыклары исә ертылып, сүтелеп, пычранып беткәннәр. Утыргычларның аркалары артка авышып, артындагы утыргычларга үтәсе араны биләп торалар. Трамвайларда, белгәнебезчә, гадәттә олы яшьтәге кешеләр йөри, шуңа да мондый утыргычларга утыру алар өчен аеруча кыен...
Трамвай һәм автобусларның «Фучик», «8-микрорайон» тукталышларында да Универсиада алдыннан, шәһәрнең башка җирләрендәге кебек, транспорт көтеп торучылар өчен платформалар урнаштырылды. Тик әлеге эшне башкаручылар: «Шәһәр читендәрәк яшәүчеләргә шундыйлары да ярар әле», - дип уйлаганнар бугай, утыргычлары ватылып-сынып, түбәләре тишелеп, таралып беткәннәрен, кайдандыр сүтеп алып, китереп куйганнар. Советлар заманында халык телендә кешеләрне кайда торуларына карап сортларга аеру, кимсетүләргә карата: «Без бит негрлар», - дигән әйтем йөри иде. Инде ул заманнар да үтте, аң дәрәҗәсе күтәрелгән халыкның, башка милләт кешеләрен кимсетеп, андый түбәнлеккә дә һич төшәсе килми. Тик шулай да, тукталышка чыгып басу белән, шушы әйтем искә төшә.
Билгеле инде, шәһәр хезмәт күрсәтү оешмаларының хисапларында әлеге «гамәлләр» яңа платформалар кую булып саналадыр, тик аннан халыкка ни файда?! Әле шушы «күз буяу»ның кемнәргәдер файдасы да тими калмагандыр. Шәһәребезнең башка җирләрендә торган һәм ара-тирә генә бу якка килеп чыккан кайбер кешеләр күңелендә әлеге платформаларны монда торучылар вата икән дигән фикер туарга да мөмкин бит әле!
Ә менә «Идел буе базары» тукталышында, иске котсыз трамвайларны көтеп озаграк торсаң да, күңел төшәрлек түгел. Өр-яңа утыргычларда тәнең дә, җаның да ял итеп ала. Кызганыч, мондый матур күренеш шушы тукталыштан узмый: аннан китеп, бер генә тукталыш арасын үтүгә, «Фучик» тукталышындагы утыргычларның кысалары гына калганлыгын күрәсең. Кешеләрнең гел шуннан йөргәннәре үзләре белән фанера кисәкләре тотып киләләр, ул - асларына салып утырырга иң яхшы җайланма! Анысы да, билгеле инде, утыргычның кырыена гына утырырга ярый, югыйсә гәүдә авырлыгыннан фанера сынып китәргә дә мөмкин.
Безнең хөкүмәт шулкадәр дә ярлымы икәнни соң? Барлык шәһәр халкын да бертигез шатландырып, бөтен иске трамвайларны да яңаларга алмаштырсалар, бөтен тукталышларны да төзекләндерсәләр ни була инде? Универсиада үткәрү шәһәребезнең барлык кешеләре өчен дә бертигез күңелле гамәл итеп кабул ителсен өчен генә булса да шуны эшләргә кирәк иде югыйсә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading