16+

Без үзебез гаепле!

Бүген татар телен укытуга төрле караш һәм фикер яши. Кем сөйләсә – шул хаклы, диләр безнең халыкта. Менә хәзер үз башымнан үткәч, нәрсәнең нәрсә икәнен бераз төшендем кебек.

Без үзебез гаепле!

Бүген татар телен укытуга төрле караш һәм фикер яши. Кем сөйләсә – шул хаклы, диләр безнең халыкта. Менә хәзер үз башымнан үткәч, нәрсәнең нәрсә икәнен бераз төшендем кебек.

Татар теле һәм әдәбияты белгечлегем булса да, соңгы елларда дипломымдагы икенче фән юнәлеше буен­ча эшләргә туры килде. Язмыш мине рус телле мәктәптә эшләргә илтте. Татар теле укытучысы курсларга киткәч, миңа аның дәресләрен алып барырга куштылар. Бераз дулкынлану белән, укучылар каршына кердем. Укучы – бала ул. Һәрбер яңалыкны тотып калыр­га омтыла.Уңаен да, тискәресен дә. Укучылар арасында татар теленә карата кызыксыну бар. Бары тик укытучыга шул кызыксынуны көчәйтергә генә кирәк. Ә менә ата-­аналар арасында телебезгә карата тискәре караш яшәвен дәвам итә. Без укытучылар һәм мәктәп җитәкчелегеннән бу карашны үзгәртү өстендә эш алып бару сорала. Бу очракта күбебездә ниндидер бер битарафлык чагыла.

Дәрес тәмам. Укучылар үзара сөйләшәләр.Тагын татар теле дәресе кайчан үткәрелү белән кызыксыналар. Укучыларның үзара әңгәмәсеннән дәреснең уңай узуына төшендем, бераз шатланып та куйдым.
Заман таләбе буенча, дәрескә аудио- һәм видео әсбап­лар җитешмәвенә дә төшендем кебек. Шул ук вакытта дәреслекләрнең методик төзелешен кабат карап чыкмаска микән дигән уй да туды миндә.

Татар теле дәресләренең абруе төшүендә аңардан мәҗбүри имтихан тапшыру сәбәп булды, аны бары сайлап алу фәне итү кирәк булгандыр. Кайбер ата-аналар татар теле дәрәҗәсен төшерүдә моңардан оста файдаланды. Чөнки 9нчы сыйныф баласы болай да дүрт мәҗбүри имтихан тапшыра. Аңа әзерлекне ата-ана булган кеше үзе генә аңлыйдыр, берәүнең дә, тугыз ел укып, мәктәптән аттестатсыз чыгасы килми.

Хәзер безгә, җиң сызганып, татар теле укытудагы кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк, чөнки бу очракта татар теленең дәрәҗәсе төшүдә гаеплене эзләргә кирәк түгел, без үзебез гаепле.

Фәнис Шәфыйков, югары категорияле укытучы, Чирмешән.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X