16+

Безне һаман алдыйлар

Барлык бакчачылар зарыгып көткән җәйгә дә ерак калмады. Алар аңа кыштан ук хәзерлек күрә башлый инде: яшелчә орлыклары алалар, үсентеләр утырталар.

Безне һаман алдыйлар

Барлык бакчачылар зарыгып көткән җәйгә дә ерак калмады. Алар аңа кыштан ук хәзерлек күрә башлый инде: яшелчә орлыклары алалар, үсентеләр утырталар.

Минем дә 31 ел элек алган 3 сутыйлы бакчам бар. Җәен күп вакытым шунда үтә. Тырышып хезмәт куйсаң, уңышы да сизелерлек була инде. Орлыкларның хәзер төрлесе бар. Аны сату урыннары да күп. Зур супер, гипермаркетларда да, базарларда, махсус киоскларда да саталар. Бәяләре төрлечә була. Алар бар да хәзер пакет эчендә. Элек алар ачык була иде, үлчәп, грамм белән саттылар. Хәзер исә ул пакет эчендә нәрсә икәнен дә белмисең. Анда алар данәләп кенә салына. Кыяр, томат орлыгы 10-15 данә була. Чыгышы 90 процент диелгән. Әмма аның барысы да тишелеп чыкмый шул. Шуңа күрә, аны күбрәк запас белән алырга туры килә. Мин үзем күп вакыт махсуслашкан кибеттән алам. Аннан алсаң да, кай чакта көтелмәгән хәлләр килеп чыккалый. Үткән ел шуннан ташкабак орлыгы алган идем (12 данә), утырттым, үсә һәм янәшә булган суган, кишер түтәленә үрмәләп керә башладылар. Бу исә ташкабак түгел, 5-6 метрга кадәр үрмәләүче кабак булып чыкты. Шуннан мин аларны йолкып ташларга мәҗбүр булдым. Югыйсә, суган, кишерне үстермичә басып китә бит ул. Кишер, дип чәчеп, алабута үстерүчеләр дә булгалады. Чөнки аларның орлыгы бертөсле. Ә пакетка кишер дип язылган. Бу турыда матбугатта һәм телевизорда да сөйләгәннәр иде. Быел шуңа охшаш хәлгә үзем дә юлыктым әле. Кибеткә кергәч, «Лук душистый. Китайский чеснок» дигән пакетка күзем төште, рәсеме дә бар, бер чүлмәктә куе гына булып үсеп утыра. Өйдә дә, бакчада да үстерергә була икән, витаминга да бай, диелгән. Мин дә шулай эшләдем. Ике атнадан тишелеп чыгып үсә башладылар, тик кыяклары күренми, яфраклы булып үсәләр. Яфрагын чәйнәп карыйм, суган, сарымсак тәме дә, исе дә сизелми. Төче бер тәм килә. Бакчаларда шуңа охшаш бер үлән үсә, бик әрсез, су да кирәкми, йолкып ташлап өлгереп булмый. Менә шулай: безне кем, кайда ничек булдыра - шулай алдарга тырыша. «Аю белән бабай» әкиятендә гел аю алдана бит, безнең тормышта да гел сатып алучы алдана. Ходайдан да, законнан да курыкмыйлар, алдауларын беләләр. Монда кем гаепле, сатучымы, орлык әзерләүчеләрме - белгән кеше юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading