16+

Бүләкнең дә була төрлесе

Нинди генә бәйрәм җитмәсен, алдыбызга «Нәрсә бүләк итәргә?» дигән стандарт сорау килеп баса. 14 февраль дә бу сорауны читләп үтми, хәтта мәсьәләгә четереклерәк тә карарга мәҗбүр итәдер әле. Чөнки бу көнне син бүләк кенә биреп калмыйсың, ә сөйгән ярыңа хисләреңне аңлатасың, йөрәгеңне ачасың. Һәркемнең тормышының бу җаваплы мизгелен матур һәм...

Бүләкнең дә була төрлесе

Нинди генә бәйрәм җитмәсен, алдыбызга «Нәрсә бүләк итәргә?» дигән стандарт сорау килеп баса. 14 февраль дә бу сорауны читләп үтми, хәтта мәсьәләгә четереклерәк тә карарга мәҗбүр итәдер әле. Чөнки бу көнне син бүләк кенә биреп калмыйсың, ә сөйгән ярыңа хисләреңне аңлатасың, йөрәгеңне ачасың. Һәркемнең тормышының бу җаваплы мизгелен матур һәм...

Кызлар
Күп кенә кызлар романтика ярата. Чәчәк бәйләмен, шоколад-конфетлар һәм уенчык аюларны берсе дә игътибарсыз калдырмаячак. Бүләгенә караганда, оригиналь, матур итеп бүләк бирү процессын күбрәк ярата кызлар. Барлык фантазияңне җигеп, гомергә истә калырлык «сюрприз» яса. Тәрәз төбенә кардан яки шәмнәр белән «Мин сине яратам!» дип яз, серенада җырла... Кызлар үзләре өчен утка да, суга да керергә әзер булган егетләрне ошата бит. Димәк, бу көнне син аның йөрәген яулап алырлык әкияти принцка әйләнергә тиешсең.
Сөйгәнеңә чәчәк бәйләме генә бирү синең өчен гади бүләк булса, конфетлардан ясалган букет бүләк ит. Хәзер күп кенә кибетләрдә чәчәк таҗы эченә конфетлар яшереп букетлар ясыйлар. Мондый бүләк икеләтә отышлы, үзе матур, үзе туклыклы.
Якты хатирәләрне фотоаппаратның бер төймәсенә басып күп елларга истәлеккә калдырырга була. Ә нигә сезнең мәхәббәт кыйссасын да тарихка беркетмәскә?! Билгеле, хәзер күп кешенең кулында фотоаппарат бар, ләкин ул профессиональ фотосессияне алыштыра алмый шул.
Әгәр дә инде сезнең бергә төшкән фотосурәтләрегез өй тулы икән, аларны матур кысага куярга була. Ләкин ул гади булмаска тиеш. Кыса яки фото эченә матур сурәтләр яса, бары тик үзегезгә генә хас сүзләр, теләкләр яз.
Егетләр
14, 23 февраль җиттеме, кибет киштәләрендә дезодорант, одеколон ише әйберләр кими башлый. Әллә кызлар сөйгән ярларын белеп бетерми, әллә башкага оригинальлекләре җитми, кем белгән?! Ләкин егетләр арасында бу ике бәйрәмне - «дезодорант көне» дип йөртү берәүгә дә сер түгел.
Ни кызык, егетләр сатып алганына караганда үз кулларың белән эшләгән, аңа йөрәк җылыңны, тырышлыгыңны биргән әйберләрне күбрәк ярата икән. Бу искелек калдыгы түгел. Шуңа күрә, тизрәк кулыңа инә белән җеп алып, кулъяулык чигә башла. Үз кулың белән ясалган «валентинкалар» да яхшы бүләк булачак.
Кызлар кечкенәдән курчак белән уйнаса, егетләр машина дип җенләнә. Үсә төшкәч тә бу уенчык үзгәрми, бары зурлыгы гына арта. Сөйгәнегезне сабыйларча сөендерәсең килсә, машина белән бәйле бүләк ал. Матур брелок, машинаны бизи торган уенчыклар, әгәр дә бөтенләй оригиналь булырга теләсәң, машина эченә мәхәббәтеңне аңлатучы сүзләр язылган стикерлар ябыштырып чык. (Артык мавыкма, соңыннан ул кәгазьләрне сиңа җыеп алырга туры киләчәк бит!)
Егетләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша икәнен онытмагансыңдыр?! Романтик кичке аш, йөрәк формасындагы торт, бер ике матур сүз һәм... егет сезнеке!

Ә сезнең өчен мәхәббәт төшенчәсе нидән гыйбарәт? Әйдәгез, бу хиснең барлыгын танучылар фикеренә күз салыйк.
Лилия Галимова, 19 яшь:
- Изге Вәли көнендә туган кеше буларак, син мәхәббәтнең серен белергә тиеш, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Инглиз һәм алманнарның борынгы бабаларының телендә «мәхәббәт» сүзенең тамыры «ирек» булган. Минем өчен дә мәхәббәт ул - үз-үзеңнән ирекле булу. Яратканда дөнья үзгәрә: гашыйк булганчыга кадәрге тормыш яңа төсмерләр белән алмашына. Бу исә синең тормышыңда яшәү мәгънәсе барлыкка килү белән аңлатыла: кемнедер кайгыртып, хәвеф-хәтәрләрдән, борчулардан саклап яшисе килә башлый.
Алмаз Зарипов, 18 яшь:
- Минемчә, мәхәббәт дөньядагы иң изге, иң сихри хисләрнең берсе. Гашыйк булу һәркемне бизи. Ул кешене яхшырак, ихласрак, эчкерсезрәк булырга өйрәтә. Яраткан кешең белән һәрчак бергә буласың килә башлый, аерылышулар кыенлаша. Сөйгәнеңнең кимчелекләре дә үзенә тарта кебек. Ләкин вакыт үтү белән мәхәббәт бетә, ул башка - дуслык, ихтирам кебек хисләр белән алышына.
Гөлшат Шәрәфетдинова, 26 яшь:
- Мәхәббәт, әлбәттә, бар, аны һәркем үзенчә аңлый. Авыр чаклар да була. Яраткан кешеңә үпкә саклап, төннәр буе йокламыйча, йөрәк әрнеп чыккан вакытларны да кичерәсең. Ләкин барыбер мәхәббәт ул - яшәргә көч бирүче, матурлыкны күрә белергә өйрәтүче хис. Сөйгәнеңне хөрмәт итеп, авыр сүзләр әйтмичә, бер-береңә ихтирамлы булганда гына бу чын мәхәббәт.
Раил Садретдинов, 18 яшь:
- Мәхәббәткә төгәл генә төшенчә биреп булмый. Минем өчен ул - саф хисләр, балаларча самими ярату. Мәхәббәт ул - кайгы да, шатлык та. Кайбер кеше аны авыруга тиңли, монысы да дөрестер. Мәхәббәт, әлбәттә, бар! Ул булмаса, пар канатлар булып иңне-иңгә куеп яшәүче, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүчеләр каян килер иде икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading