16+

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт алдым

Быел җәйне күргән күк тә булмадык, Универсиада белән мәш килеп үтте дә китте. Тәмле нәрсә тиз беткән кебек, рәхәт тә бик тиз уза бит ул. Шуңа, җәйне озынайтырга теләп, көз җиткәндә җылы якка - Абхазиягә китеп бардык. Кара диңгезнең иң чиста, җылы, тыныч урыны булган Пицундада ял иттек. Гагра һәм...

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт алдым

Быел җәйне күргән күк тә булмадык, Универсиада белән мәш килеп үтте дә китте. Тәмле нәрсә тиз беткән кебек, рәхәт тә бик тиз уза бит ул. Шуңа, җәйне озынайтырга теләп, көз җиткәндә җылы якка - Абхазиягә китеп бардык. Кара диңгезнең иң чиста, җылы, тыныч урыны булган Пицундада ял иттек. Гагра һәм...

Кара диңгез буенда халыкның күплеге - аяк басар урын юк. Беркемдә дә бәрәңге казу кайгысы да юк, басуда җыелмый яткан ашлык, чөгендер, кукурузда да эше юк. Шуларны күргәч, укыганда да, укытучы булып эшләгәндә дә 50 ел дәвамында сентябрь-октябрь айларын карлы-яңгырлар астында бәрәңге басуында үткәргән чакларымны күз алдыма китердем. Ул вакытта да бу пляжлар тулы халык кызынып яткандыр бит, дип, елыйсыларым килде.
Әмма бер рәхәтнең бер михнәте булган кебек, анда да тормыш бик җиңел генә бармый. 5 ел элек Грузия белән булган сугышның эзләре -җимереклекләр әле дә бик күп. Хуҗалары ташлап киткән тәрәзәсез-ишексез йортлар шәһәрдә дә, авылларда да бихисап әле. Стенадагы пуля эзләрен күргәч тә куркып куясың, пулялар сызгырып узган тавышлар ишетелгәндәй була. Ә сугыш вакытында күргән газапларын абхазлылар бик тә ачынып сөйлиләр. Пицундада гына сугыш булмаган, башка шәһәр-авыллардан грузиннарны һәм башка милләттәгеләрне куганнар.
Россия белән мөнәсәбәтләр яхшыргач, руслар кире кайтканнар. Абхазия хөкүмәте 500 сум пенсия түли, ә Россия 3 мең сум бирә, дип, Россиягә рәхмәтле булуларын әйтәләр пенсионерлар. Төп керемнәре ял итәргә килүчеләргә хезмәт итүдән икән. Чит илгә ял итәргә яисә гыйбрәт алырга гына барырга язсын. Сугыш эзләрен күргәннән соң, үзебезнең Татарстаныбыздагы милләтләр, диннәр арасындагы татулыкка-дуслыкка куанып кайттык. Бу тынычлыкны булдыручы-саклаучыларга мең рәхмәт укыдык. Сугыш - наданлык билгесе, татулыкка ни җитә. Бөтен мәсьәләләрне дә тыныч юл белән дә хәл итәргә мөмкин бит. Татарстаннан үрнәк алып, бар халыклар да тыныч-тату яшәсеннәр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading