16+

Чыпчык хәтле генә бер фәлсәфә

Бүген Тимерхан ничектер керми калды әле. Мөгаен, үзләренә фатирга төшкән эшчеләр өлеш чыгаргандыр. Өлеш дигәнем баш төзәтерлек йөз грамм инде. Югыйсә, акча сорап керми калган көне сирәк була. Ачуым тәмам төкәнеп (әҗәткә сорый диярсең, әйтерсең лә кайчан да булса кайтарып бирәчәк!), әрләп чыгарсам гына берничә көн капканы әйләнеп уза. Кибет...

Чыпчык хәтле генә бер фәлсәфә

Бүген Тимерхан ничектер керми калды әле. Мөгаен, үзләренә фатирга төшкән эшчеләр өлеш чыгаргандыр. Өлеш дигәнем баш төзәтерлек йөз грамм инде. Югыйсә, акча сорап керми калган көне сирәк була. Ачуым тәмам төкәнеп (әҗәткә сорый диярсең, әйтерсең лә кайчан да булса кайтарып бирәчәк!), әрләп чыгарсам гына берничә көн капканы әйләнеп уза. Кибет...

Бүген Тимерхан ничектер керми калды әле. Мөгаен, үзләренә фатирга төшкән эшчеләр өлеш чыгаргандыр. Өлеш дигәнем баш төзәтерлек йөз грамм инде. Югыйсә, акча сорап керми калган көне сирәк була. Ачуым тәмам төкәнеп (әҗәткә сорый диярсең, әйтерсең лә кайчан да булса кайтарып бирәчәк!), әрләп чыгарсам гына берничә көн капканы әйләнеп уза. Кибет төбендә, кергән-чыккан кешеләрдән биш сум, ун сум теләнеп тора башлады хәтта. Әгәр калада яшәсә, Тимерханыбыз күптән бомж хөкемендә йөрисе адәм инде, исемен дә онытырлар, Тимуш дип, кушаматы белән генә дәшәрләр иде. Ярый әле энесе Руслан белән икесенә ата-аналарыннан калган йортлары бар. Икесе дә ялгызлар: бусы моннан егерме еллар элек үк хатыныннан аерылып (әлеге дә баягы эчү аркасында), авылга кайтып егылды, ә энесенең хатыны үлде дә никтер, бүтән өйләнеп тормады. Анысы эчми, ничек тә дөньясын алып барырга тырыша. Фермада эшли, үз исеменә яздыртып, Тимерне дә төнге каравылга эшкә йөртә. Ләкин абыйсын эшкә барырга күндерер өчен көн дә ким дигәндә бер чүлли һәм бер кап тәмәке кирәк, шунсыз кузгалдым юк! Анысына да түзәр иде, тик менә акча яклары бик такыр. Кичәге колхозның бүгенге ЧЖОсы айлыкны түгел, еллыгын да юньләп түли алмый - көзге чорда чүпле ашлык, кышын‑язын яңа туган чирләшкә бозау биреп, ел буена эшләгән хезмәт хакларын каплый да куя. Ә Тимернең ведомостьта исеме дә юк, чөнки ул гомумән дә исәптәге кеше түгел - паспортсыз. Хатыны белән аерылышканда ук югалткан да, районга барып, паспортка гариза язарга хәле җитми - айнык көне юк. Соңгы араларда Тимерхан чын аракыны яки сыйфатлы көмешкәне кешегә берәр эш эшләп сыйланганда гына күрә, ә кибеттән, 25 сумны җыя алса, тройной одеколон алып эчә. Ул тройной дигәнен кибетчеләр, билгеле инде, хушбуй итеп сибенер өчен түгел, ә нәкъ менә шундый Тимуш кебекләргә сатар өчен кайтаралар булыр...

Күршелекнең кыен ягы шул бер Тимерханга гына килеп терәлсә икән! Әнә урам аша капма‑каршы тагы бер күршем, быел сиксәнен тутырган Гөлниса апа - шул Тимушның сыңары. Әби дияргә тел әйләнми - йөгереп йөри әле. Ким дигәндә соңгы унбиш елын каты эчә бит инде югыйсә. Ходай саулыгын биргәч ни! Аны колхоз чорларының удар хезмәт корбаны дияргә була. Пенсиягә чыкканчы, әле фермада йөзәрләгән баш савым сыерлары мөгрәп торган вакытларда, утызар сыерны кул белән сауган хатын ул. Әнә шул авыр эштән бераз бушаныр өчендер инде, савымчылар эштән соңмы, әллә хезмәт процессында укмы, өйдән алып килгән көмешкәне уртларга күнегеп киткәннәр. Ә көмешкәне бездә кем иренми, шул куа иде. Ул мәсьәләдә иренергә бер дә ярамый, барлык авыр эшне шул көмешкә эшләтә иде бит авылда. Хәзер дә шулай дип беләм. Тик менә совет заманында моның остасына әверелгәннәре бүген йә инде исән түгел, йә булмаса куу хәленә килеп җиткәнче - апарасын ук чөмереп бетерәләр. Һәрхәлдә, Гөлниса апаның бу процессны мантыйкый ноктасын җиткерергә көченнән килми. Сиксәне тулгач, пенсиясе дә арткан, билгеле, тик менә пенсия акчасының чыраен да күргәне юк: шундук эчеп югалтып бетерәсен белгәнгә күрә, зур кызы акчаны үзе ала, әнисенә бүлеп‑бүлеп азык-төлекләтә кайтарып тора. Күз‑колак булмасаң, өйдәге ризыкны эчкегә алыштырырга да күп сорап тормый апабыз. Дүрт баласының барысы да менә дигән итеп дөнья көтәләр, берсе дә эчми дә, тартмый да. Эчүе ешайса, Гөлниса апаның йортына зур йозак эләләр дә, әле берсенә, әле икенчесенә, көчләп дигәндәй, яшәргә алып китәләр. Ике‑өч атналап «коры закон» режимында яшәп, тәмам сусап-сулыгып, күршекәй яңадан үз өенә кайтып керә. Берничә көн тәүфыйклы гына йөреп тора да, йә берәрсенә йон эрләп сатып, йә әҗәткә кереп, тагы иске гадәтенә тотына.

Авылыбызда эчкечеләр күбрәкме икән, әллә эчмәүчеләрме? Урамда болганып йөргән яшен дә, картын да еш очратканга күрә, бөтен авылы белән эчәләр кебек тоелып китә кайчакларда. Туктале, дөньяда статистика дигән фән бар ич, санап багыйм дип, күңелдән «урам әйләнеп» йөри башладым. Эчә торганнарны бер баганага, эчмәүчеләрне, һич югында сирәк кенә эчкәли торганнарны (ә бөтенләй дә капмаучылар бездә дүрт‑биш кенә кеше) икенче баганага тезеп, санап киттем. Урамның бер очыннан икенчесенә барып чыкканчы 56 йортта 128 кеше яшәве, шуларның кырыгы пенсиядә икәне, ун-уникесенең авылда йорт сатып алып, авыл белән шәһәр арасында йөргәләп торучылар булуы ачыкланды. Ә эчү-эчмәүгә килгәндә, саннар якынча мондыйрак: 56 йортның 20сендә эчәләр. Дөньяда бер нәрсәнең дә абсолют булмавын күздә тотсак, калган 36 йортта да бөтенләй капмыйлар түгелен чамаларбыз. Эчмәүчеләр исәбенә кергән минем чирле энекәш тә, алдына китереп куйсаң, бер‑ике чәркәдән баш тартмый. Теге 20 йортны процентларга күчерсәк, урамыбыздагы өйләрнең якынча 36 процентында нык эчәләр булып чыга. Ә өлешләүне кеше санынча исәпләсәк, урам халкының якынча 16 проценты исерекләр килеп чыга. Әле мин аръякка чыкмадым, андагы озын ике урамны әйләнмәдем. Кәртинкәне бөтенләй үк бозмас өчен, шуны да әйтергә кирәктер: элегрәк эчкәләп йөреп, бүген «ташлаганнар» да бар арада, алары бая әйткән дүрт‑биш кеше исемлегендә. Кайберәүләре исә яшьтән үк исерткеч белән дуслашмаган. Әнә утызы да тулмаган Азамат белән аның яшьтәш күршесе Радик тырышып дөнья көтеп яталар, өр‑яңа өй бетереп киләләр. Радикның апасы белән җизнәсе дә, шәп бура күтәреп, әле генә матур итеп профнастилдан түбәсен яптылар, киләсе җәйгә яңа өйгә күчәрләр, алла боерса. Укытучы Салават, пай җирендә җәй буена сөреп‑чәчеп үлән үстерә, халыкка төрелгән печән сата. Хатыны белән берничә баш сыер терлеге асрыйлар, сөт, йомырка саталар. Эчмиләр чөнки. Ләкин бер мичкә балны бер тамчы дегет тә бозганны, 16 тамчысы, ягъни теге процентлар боза да боза инде. Ә ул 16 процент эчендә картаеп баручы буын кешеләре генә түгел, яшьләр дә җитәрлек.

Радиодан тыңлап торам: Башкортстанның берничә авылы халкы үзләрен Аек авыл дип игълан иткәннәр. Бу Уралда, башкорт якларында. Безнең тирә‑юньдә тоташ татарлар яши. Ә эчүгә килгәндә, берсе дә кимен куймый. (Кайсы милләтнең эчкегә ныграк бирелгәнен чамалап кына әйтсәк, ялгышырбыз, шуңа күрә гөнаһысына кермим.) Аек авыл дигәнне болайрак аңлаталар: авыл кибетләрендә аракы сату тыелган. Ләкин без бит беләбез - ул затсыз нәрсә белән дөнья тулган, бу авылда булмаса, икенчесенә барып алырга була. Шулай да, үзеңне аек дип атагансың икән, урыслар әйтмешли, назвался груздем - полезай в кузов. Һич югы кешегә күрсәтеп эчмә, өеңдә генә, тәрәзә пәрдәләреңне корып куеп кына эч! Андый гына икейөзлелеккә күнеккән халык ич инде без, коммунистлар заманында бер нәрсә сөйләп, шуның нәкъ киресен эшләргә өйрәнеп беткәнбез. Система шулай өйрәтте - бер сүзебез эшкә, бүтәне рәешкә дигәндәй. Әмма да ләкин җыен җыеп, матур ниятле җәмәгать хәдимнәренең сүзен екмыйча, аек авыл булырга дип кул күтәрү бер хәл, ә кибетчеләрнең кулларыннан күз алдында шуып чыгып барган керемен нишләтәсең? Алар бу эшкә ничек риза була алалар икән? Хәер, халык соравы буенча булгач ни эшләмәссең. Әнә, без аек авыл түгел түгелен, әмма, кибетләр мәктәпкә терәлеп тора дип, тәмәке сату тыелган. Тыелса ни, кирәк булганда, үз кешеләребезгә сатыла ул. Ә аракы сату тыелмый, - сәер мантыйк инде, бер уйласаң. Янәсе, мәктәп баласы аракы сорамас, ә тәмәкегә үрелүе безгә яңалык түгел, димәк, шунысыннан куркыйк кебек килеп чыга! Ярый, бусы инде яхшы ниятләрнең тормыш чынбарлыгы белән ниндирәк шартларда очрашуы хакында минем чыпчык хәтле фәлсәфәм генә. Ничек кенә булмасын, республика парламенты, халык белән бер булып, Аек авыл проектына кушылды: Аек авыл булып яшәргә карар кылган авылларда аракы сатуны тыюны канун көченә кертте. Безнең авыл кушыла алыр идеме икән шушы башлангычка? Ничектер, күз алдына китерүе кыенрак әлегә. Ә бик тә китерәсе килә. Бу аерым алган дәүләттә коммунизм төзү хыялы сымак, бик ерак хыял булса да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading