16+

Дүрт бәрәңге – кеше гомере

…Шундый көзге көнне, инде бәрәңгеләр алып бетерелгән, бакчада алынмаганнан мал чөгендере генә калган чорны хәтерлим. Карт әби, кулга китмән тоттырып, мине буразналап бакча буйлап йөртә. Яратмый ул җирдә ризык калганын.

Дүрт бәрәңге – кеше гомере

…Шундый көзге көнне, инде бәрәңгеләр алып бетерелгән, бакчада алынмаганнан мал чөгендере генә калган чорны хәтерлим. Карт әби, кулга китмән тоттырып, мине буразналап бакча буйлап йөртә. Яратмый ул җирдә ризык калганын.

К азылган җир булса да, ара-тирә берәм-берәм түм-түгәрәк бәрәңгеләр дә килеп чыккалый. Аларын әби аерым чиләккә тутырттыра. Бераз киселгән-кителгәннәрен исә аерым чиләккә салдыра. Ике чиләк тә тулмыйча урамга уйнарга чыгып чабу юк, әбинең хөкеме шунда: ук бакча читендә үскән талчыбык...

Инде бит баз тулы бәрәңге, аны кыш буе үзебез ашап бетерер дә, малларга турап бетерерлек тә түгел үзе. Тик әби барыбер берәм-сәрәм калган бәрәңгене җыйдыра. Ул елларны бәрәңгене бездә көрәк белән казу иде, шуңа вакыт-вакыт казылмый калган бәрәңге төбе эләксә, шатлык. Чиләк тиз тула бит. Уйнарга вакыт күп кала.
Берсендә чиләкне тутыр­гач түзмәдем, әбидән ниш­ләп баз тулы бәрәңге булса да, безнең болай берәмтекләп бәрәңге чүпләвебез сәбәбен сораштым. Кулындагы чыбыгы белән җирдә казына-казына, әби сөйләп китте:

- Егерме беренче елгы ачлык үткән иде инде, тик әле тук ел түгел. Яз көне бу. Абыең (монысы әбинең бертуган энесе була инде) авырды. Авырды дип - ач инде. Күрше Куак авылы булнисенә илттек. Кичкә брач хәбәр җибәргән: бүген туйганчы ашаса, исән кала, юк икән - юк. Базда алты ыштук бәрәңге бар. Шуның дүртесен инәй (бездә әнине инәй дип сөйләшәләр) тозлы суда пешереп, абыйга илттерде. Өйдә биш кеше калдык, барыбызга шул ике бәрәңге. Башка ашар нәрсә юк. Ярый, кычыткан чыгып килә иде бугай, балтырган. Аннан су буйлап черек бәрәңге җыярга чыгабыз. Шулар белән ничектер исән калдык инде, балам...

...Мин чүпләп тутырган чиләктә бәрәңге күп. Дүрт кенә түгел. Вакытында булса, күпме кешене исән калдырырлык ризык икән бит ул. Икенче юлы бәрәңге чүпләгәндә туфрак арасында качып калмасын дип, учлап чүплим. Чөнки һәр бәрәңге кеше тормышыдай тоела.
Чындырмы-юктырмы, әби безне шулай сакчыллыкка өйрәткәндерме, мәңгелеккә истә калган бу тарих. Әле бүген дә, бәрәңгенең кадере тәмам беткән бер заманда да, бакчада тәгәрәп калган берәр бәрәңге күзгә чалынса, шундый дүрт кенә бәрәңгенең кемнеңдер тормышын сак­лап калырга мөмкин икәнлеге искә төшә дә әллә ниш­ләп китәм...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading