16+

Элек печән җыйганда күләме мөһим булса, хәзер сыйфатына, туклык­лылыгына, файдалы матдәләргә бай булуына игътибар итәләр

Җиңел машина багажнигында, ат арбасында, ­КамАЗларда... Кая карама, печән ташыйлар. Ә кич җитеп, кояш баюга, авылга печән исе тарала, әйтерсең лә авыл - зур бер печәнлек.

Элек печән җыйганда күләме мөһим булса, хәзер сыйфатына, туклык­лылыгына, файдалы матдәләргә бай булуына игътибар итәләр

Җиңел машина багажнигында, ат арбасында, ­КамАЗларда... Кая карама, печән ташыйлар. Ә кич җитеп, кояш баюга, авылга печән исе тарала, әйтерсең лә авыл - зур бер печәнлек.

Исен иснәп йөрергә була ул, дияргә ашыкмагыз. Печән чапкан да, «уфалла» арбасы тарткан да бар анысы. Әнинең, печән алып кайткач, «учыңда тотып торырлык, бөтнек кебек» дип мактаганнары да истә. Ничек элек болын-кырларда шулай печән булмаган да, хәзер кая карама каерып чабарлык печән үсә икән ул?! Аллага шөкер, бүген печән әзерләү күпкә җиңеләйде.

Көне матур гына торса, хезмәтеннән курыкмый анысы авыл халкы. Әзрәк кенә яңгыр яуса да, әйтер сүзләре бар: «Яңгыр тигән печән туклыклы була», - диләр өлкәннәр. Бүгенгә республика районнары күмәк хуҗалыклар өчен печән әзерләп бетерде диярлек. Күпьеллык печән басуларыннан беренче каты җыелып бетеп килә. Бөртеклеләрнең уңышын җыйган кебек монда да көнен дә, вакытын да уздырмау кирәк.

Хәмит Баязитов, Балтач районы, Арбор хуҗалыгы җитәкчесе:
- Табигать шартларын әлегә начар дип әйтеп булмый. Яңгырлар да явып тора, җылысы да бар. Сүз дә юк, бөртеклеләр өчен яңгыр кирәк әле. Печәннәрнең беренче катын инде җыеп бетердек. Башка еллар белән чагыштырганда, бераз юкарак булды. Элек печән җыйганда төп максат итеп аның күләмен куйган булсак, хәзер сыйфатына, туклык­лылыгына, файдалы матдәләргә бай булуына игътибар итәбез. Шуңа күрә, чәчәк атканчы, картайганчы дип, быел печәнгә иртәрәк төштек. Шәхси хуҗалыкларга да меңнән артык рулон печән тараттык. Безнең Арбор авылында халык терлекне күп асрый, өч‑дүрт сыер тотучылар да шактый. Без моңа шат кына. Шәхси хуҗалык­лардан җыйган сөтне дәүләткә күмәк хуҗалык аша тапшырабыз. Юл буйларындагы зур булмаган печәнлекләрне дә шәхси хуҗалыкларга бирдек. Халык бездә тырыш, елга‑урман буйларыннан печән чабучылар бар. Гадәти чалгы күтәреп, чалгы янап печән чабучылар юк диярлек инде ул хәзер. Шәхси хуҗалыкларда да тракторга көйләнгән чапкычлар да бар, күпләр моточалгылар да кулланалар.

Фаил Вилданов, гаилә фермеры, Апас районы:
- Яз җиткәч тә, чалгыны карап куям, күңелгә шулай рәхәт. Яшел үлән аяк астына рәт‑рәт егылып бара... Аңлатып булмый, ниндидер башка халәт ул. Әлбәттә, гел кул чалгысы белән генә чапсаң, кызыгы бетеп китәр. Терлек күп безнең, шуңа күрә болыннарны комбайн белән дә чабабыз. Безнең ел да чаба торган урыннан күрше авылдан олы яшьтәге бер абзый кереп кул белән чаба башлаган. Ул тирәгә комбайн белән кермәдек, күңеле булганчы чапсын дип калдырып киттек, мин аны аңлыйм, җаны шулай кушканга чаба ул. Хәзер моточалгылар да бар, мин аны яртмыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading