16+

Эш алыштыру

Казанга төн уртасында килеп төштем. Автовокзалдан караңгы урамга чыгуым булды, каршыма бер милиционерның килеп басуы булды. Алай гына да түгел, кочаклап та алды. Курыксам да өрекмәдем. Ни дисәң дә, милицияләр бандит-каракларга караганда адәм балаларын сирәгрәк талыйлар...

Казанга төн уртасында килеп төштем. Автовокзалдан караңгы урамга чыгуым булды, каршыма бер милиционерның килеп басуы булды. Алай гына да түгел, кочаклап та алды. Курыксам да өрекмәдем. Ни дисәң дә, милицияләр бандит-каракларга караганда адәм балаларын сирәгрәк талыйлар...

Ә, әйе-әйе!.. Кочаклаган хутка аркамнан сөя-сөя гел бер сүзне кабатлый:

- Коткаручым минем, коткаручым!.. Бигрәкләр дә вакытлы очрадың, Әхмәй, маладис! - ди. Карале-кара син аны - минем исемне дә белә түгелме соң бу!? Ун ел буе Казанга аяк басканым юк лабаса!

Ниһаять, үбеп алды да кочагын ачып җибәрде теге. Күзләремне уып карасам, ни күрим, каршымда сабакташым Сөббух басып тора. Сигезенче классны бергә бетергән идек...

- Унике туларга ярты сәгать калып бара, - ди бу бик тә кайгырган сыман, аннары, сүзне озакка сузмыйча, әйтеп куйды. - Давай, киттек!

Ай-һаема колак та салмастан, кабыргасына «Айныткыч» дип язылган машинага тыгып та куйды.

- Менә, малай, ай ахырының соңгы минутлары бара хәзер... Ә минем план үтәлмәгән - айныткычка 100 урынына нибары 99 исерек ташыганмын. Планны үтәсәм, «Милиция отличнигы» дигән значок бирәчәкләр Һәм дә званиемне күтәрәчәкләр икән!.. Әйдә, малай, зинһар, карышма, менә бу шешәдән бер йотым гына кәк тә... айныткычка барабыз. Әле миңа, шул планны үтәсәм, ике мең сум премия дә бирәчәкләр. Анысын урталай бүләрбез... әй, юк-юк, бөтенләй сиңа бирәм, - ди.

Еландай телләре белән ялвара бит инде гөнаҺ шомлыгы! Күзеннән яше дә чыкты бугай, караңгы булганга гына күрмәгәнмендер. Шулай да сорау бирәм:

- Нәрсә, Казанда исерекләр бөтенләй беттеме әллә? - дим. Ә үзем эчтән генә сөенәм: беренчедән, сабакташка файда китерәчәкмен, икенчедән, ул вәгъдә иткән акчаны колхозчының төшендә дә күргәне юк. Чөнки персидәтел коттедж сала.

- Сорама, авылдаш, - ди, - Казан кешеләре бик кәнителни алар. Шыр исерек булсалар да, мин - шыр аек, дип шәрран яралар, тарткалашалар. Тим бүле, вакыт сатарга вакыт юк - егерме минуттан бәхет кулдан ычкына!..

Аракысын йотуым булды, машинасыннан йолкып төшерде дә, канаудагы пычракка кепкамны манып, башыма чәпәде, аннары, кулларымны артка каерып, бер ишеккә этеп кертте. Керер алдыннан колагыма пышылдады:

- Рәнҗемә, түз! Бәйрәме иртәгә булыр!

Айныткыч хуҗасы, мине Сөббухтан кабул итеп алгач, ниндидер кәгазьгә кул куйдырды да, камерага тыгып та куйды. Керсә-ә-м!.. Бәрәкәт!.. Ыспай гына биш-алты бәндә, такта сәкеләргә утырышып, гәп куерталар.

- Сөббухны күтәрми булмый, - ди берәүсе, чал мыегын сыпыра-сыпыра. - Үземнең кияү бит... Үссен, кеше булсын...

- Анысы - ясно! - дип җөпли чыркылдык тавышлы икенчесе. - Бакчама урланган кирпеч төшергәндә кабинага утырып барды. Гаишниклар да, башка милицияләр дә честь биреп кенә калалар үзенә! Тентү дә юк, тикшерү дә юк... Бөтен милиция дә аның кебек чистнай булса, күптән инде коммунизм төзегән булыр идек.

- Да-а-а! - дип сузды өченчесе, нәтиҗә ясарга ниятләгәндәй. Былтыр минем малай берәүне кыйнаган иде бит. Гарип калган теге җебегән мәмкә... Аңына килгәч, жалу белән йөри башлаган. Малаемны Сөббух саклап, коткарып калмаган булса, өтермәннән башы чыкмас иде.

Аңлашылды: баксаң, айныткычта утыручыларның барысы да Сөббухның дуслары, кодалары, каенишләре һәм әллә кемнәре икән.

Икенче көнне, яңа званиесен погонына теккәч вә һәм дә значогын түшенә таккач, Сөббух банкет үткәрде. Шулай итеп, камерадагылар да ресторан залына күчте. Хәтта, азга гына булса да, полковнигы да кереп утырды Сөббухның бу тантанасына. Ни өчен бик аз вакытка дисәгез, әйтәм: карак миллиардерларны ачыклау буенча планы үтәлмәгән икән әле - шул ашыктыра икән. Аларны ачыкламый йөрсә, шәхси «Джип»ын «Линкольн»га әйләндерү озакка сузылачак, имеш.

Алай да миңа игътибар итәргә вакыт тапты тәки. Карап-карап торды да:

- Карале, ничек киерелеп тора бу егетнең күкрәге! Нәстәящий милиционер! - диде. Мин, үзем дә сизмәстән, честь бирдем.

Шуннан артыгын сөйләп тормыйм. Дуңгызлар белән саубуллашып, милициягә эшкә күчтем. Ашыгам, егетләр, план үтисем бар. Берәрегезнең айныткычта кунасы килмиме?..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading