16+

Эшмәкәр булуның нәрсәсе бар...

Әгәр, мәсәлән, биш еллар элек: «Фәлән кеше үз эшен ачкан икән», - дисәләр, «Афәрин, булдырган! Табышы булмаса, алынмас иде», - дияр идем.

Эшмәкәр булуның нәрсәсе бар...

Әгәр, мәсәлән, биш еллар элек: «Фәлән кеше үз эшен ачкан икән», - дисәләр, «Афәрин, булдырган! Табышы булмаса, алынмас иде», - дияр идем.

Тик хәзер кече бизнеска карашым тамырдан үзгәрде. Кем әйтмешли, баштан кичкән нәрсә бу безнең. Өч ел элек ирем дә ачкан иде ул кафены. Суши-бар, пицца пешереп тәкъдим итә торган кафе турында күптән хыяллана иде. Шуның өчен суши-маркет челтәрендә эшләп тәҗрибә дә туплады. Дөресен әйткәндә, башта аның бу идеясен бөтенләй хупламадым. Алай гына да түгел, теш-тырнагым белән каршы идем. Әмма бер ел буе үгетләве үз эшен эшләде - ачып карасын, хыялын тормышка ашырырга аяк чалмыйм, килеп чыкмаса да, үзенең тәҗрибәсе була бит, дип килештем. Эшләп карады - күңеле булды... һәм вакытында саубуллашты. Нишләтәсең, дүрт аяклы ат та абына. Ә абынырлык киртәләр җитәрлек. Беренчедән, аренда бәясе бик кыйммәт. Безнеке аена 60 мең сум иде. Моңа тагын ут, су өчен түләүләр өстәлә. Керем бармы-юкмы, ризык юнәтергә акчаң җитәме - бина хуҗасының анда эше юк. Бер ай үттеме, рәхим ит - акчаңны түлә. Кухнядагы пешекчегә, официантка, администраторга, идән юучыга хезмәт хакын түләргә, менюны рәткә китерергә, күпләп сатып алу оешмалары белән килешүләр төзергә, реклама буенча эшләргә, брошюралар бастырырга - барысы да өстәмә акча таләп итә. Әле ярый ирем бөтен килешүләрне алып бару белән бергә суши, ролл ясау, камыр басу, пицца пешерү кебек төп эшләрне үзе башкара иде, кухняда ярдәмче генә кирәк булды. Икенчедән, кафе кеше күп йөри торган җирдәме, якын-тирәдә көндәшлек зурмы - боларга да игътибар итәргә кирәк. Өченчедән, документлар мәсьәләсе. Кафега яңа исем бирәсең, бинаның планын үзгәртәсең (мәсәлән, ашау-эчү өчен каралган бинада сату-алу эшләрен алып барып булмый бит) икән, барысы артыннан да үзең йөреп, юристлар белән эшләргә, шәһәр администрациясеннән рөхсәт алырга кирәк. Әгәр инде барысын да ничек бар, шулай калдырырга теләсәң, документлар пакетын бинаны сиңа кадәр арендалаучыдан күпмедер суммага сатып алырга туры киләчәк. Аннан соң тагын бер мәсьәлә - планнарың барып чыкмады, эшеңне сатарга булдың, ди. Теләдем дә саттым түгел икән әле ул. Бу яктан безнең бәхет булды анысы. Ә танышларыбыз арасында ярты еллап сата алмаучылар да бар. Ни өчен шулай? Чөнки күп очракта бәя турында ике кеше белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Сатып алырга килгән кеше кафены сатарга куйган бәя белән килешә, тик менә аренда бәясен кыйммәтсенә. Бина хуҗасы да комсыз - үз сүзен бирми. Чөнки ул бит берни дә югалтмый. Керем бөтенләй булмаган очракта да ул аренда өчен килешенгән акчаны кесәсенә тыныч күңел белән салып куя. Кафены сатучы чыгып та китә алмый, җиһазларны кая куясың, аннан соң алардан башка кафены сату бөтенләй авырлаша. Ишеккә йозак элеп китсәң дә, барыбер шул 60 меңеңне түләргә кирәк.

Кыш көне чаңгы шуу базасында Алинә исемле туташ белән таныштык. Сөйләшә-аралаша торгач, аның да шәхси чәчтарашханәсе - матурлык салоны барлыгы беленде. «Шәһәр үзәгендә мондый «нокта» тоту авырга туры киләдер», - дигәч, «Авырлыгы да, рәхәтлеге дә бергә. Аренда бәясе генә кыйммәт - 80 мең сум. Минем өчен бу эш - үземне табу, сынау, һөнәри яктан үсү. Мәскәүдә чәчтараш, косметолог һөнәрләрен үзләштердем, бизнес серләренә төшендем. Менә бер ел элек Казанга кайтып, үз эшемне ачып җибәрдем», - дип, әллә ни сер бирмәгән иде ул чагында Алинә. Әмма бүген аның да хәле җиңелләрдән түгел. Танышларына, берничә банкка бурычлары җыелган. Эшен бик сатар иде - сатып алучысы юк. Икътисадтагы тотрыксызлык вакытында мондый эшкә алыныр өчен ике башлы булырга кирәктер шул.


Килешәм, үз эшләрен булдырып, уңышлы эшләп китүчеләр дә бардыр. Әмма аралашкан, шушы өлкәдә үзләрен сынап караган яшьләрнең күбесенең күңеле кайта. Озак вакыт «минус»ка китеп эшләүнең нәтиҗәсе бер: артта - тормышка ашмаган хыял-өметләр, алда - бурычлар, кредитлар, банклар һәм коллекторлар...

Эшсез һәм акчасыз

Әлеге дә баягы шушы бизнес-кафе аркасында якын дус­тым Лилиянең гаиләсе матди яктан бик кыен хәлгә калды. Эш башлар өчен «Ренессанс Кредит» банкыннан шактый күләмдә акча алган, әмма кафе табыш китермәгәч, айлык түләүне дә вакытында кайтарып бирә алмаган. Бина хуҗасына да аренда бәясен ай саен түләп барырга кирәк. Яңадан икенче банктан тагын кредит алган. Ә тегеләргә инде процентлар, пенилар өстәлгән, кабат бурычы җыелган. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, танышыбызның кафесы да тиз генә сатылмады, озак вакыт «минус»ка китеп эшләде. Көннәрдән бер көнне ире, көч-хәл белән, арзан гына бәягә кафесын сатып җибәрде җибәрүен, әмма бу гына җыелган бурычларны каплый алмый иде әле. Төшенкелеккә бирелә башлаган дусларыбызга ничек тә ярдәм кулы сузарга тырыштык. Бер танышларыбыз Лилиянең иренә тиз арада эшкә урнашырга ярдәм итте. Ләкин аның барлык хезмәт хакы бурыч каплауга китеп бара, әле җитми дә кала. Ә Лилия белән без чыгу юлларын башка яктан эзләп карарга булдык. Балалары кечкенә булгач, аның белән бөтен җиргә үземә йөрергә туры килде.

«Бер сез генә түгел!»

Урамдагы баганаларда, реклама такталарында, транспортта «Банкларда бурычларыгыз җыелдымы? Коллекторлар яныймы? Без бу проблемаларны законлы юл белән чишәргә булышабыз. Бушлай!» - дигән игъланнарга игътибар иткәнегез бардыр. Без дә шуларның берсенә мөрәҗәгать иттек. «Эскалат» дип аталган әлеге оешмада безне каршы алган егет: «Клиент белән алдан ук килешү төзибез. Түләү дә ай саен кертелеп барылырга тиеш. Аның бәясе банкларга ничә сум бурычыгыз булуга карап билгеләнә. Безнең белән килешү төзегән айдан башлап бер генә банкка да акча түләми торачаксыз, аңа карап штрафлар да өстәлми. Без исә сезгә алар законсыз рәвештә исәпләгән процентларны кире кайтарып бирәчәкбез. Бу эшләрне башкарып чыгар өчен безгә өч айдан алып сигез айга кадәр вакыт кирәк булачак», - дип аңлатты. Әмма бу сүзләр бездә ышаныч уятмады. Процентлар артмый, юристлар бөтен проблемаларны хәл итә дип тыныч күңел белән ай саен акча түләп ятарсың да, сигез айдан соң кәкре каенга терәтеп калдырырлар, дип, болар белән килешү төземәскә булдык. Һәм, соңыннан ачыкланганча, бик дөрес эшләгәнбез. Чөнки алардан соң без Лилия белән биш юрист янына бардык. Һәм аларның өчесенә әлеге оешмадан зыян күргән, алданган кешеләр мөрәҗәгать итүен белдек. Юристларның барысы да «бушлай консультация бирәбез» дисәләр дә, Лилия очрагындагы төгәл сорауларга төгәл җавап ишетмәдек диярлек. Закон белгечләре гомуми сүзләр, гомуми мисаллар белән генә чикләнделәр.

Банклар белән дустымның ире арасында төзелгән килешүләрне күтәреп, ике ай йөрдек әле без. Консультация биргән бер адвокатыбыз банкларны үзебезгә судка бирергә киңәш итте. «Мин сезгә хезмәт күрсәтә алам, әмма бер суд утырышы 30-35 меңнән дә ким түгел. Әгәр көчегез җитсә, үзегез йөреп карагыз, отып чыгарга мөмкинлекләрегез бар», - диде. Без инде, канатланып (Ә башка чара юк. Бу вакытта инде кечкенә генә салам кисәгенә дә тотынырга әзер идек. - Авт.), исклар да яздык, интернетта утырып шундый хәлдә калган кешеләрнең суд утырышларын отулары турындагы материалларны да тупладык. Менә алар булдырган бит, без дә башкарып чыгабыз, янәсе. Әзерләгән документларыбызны тәҗрибәле юристтан укытып карарга дип, Айнур исемле егет янына барган идек. Ул исә сүзебезне тыңлап, материалларыбызны карап чыкты да: «Кызлар, ачуланмагыз да, гаҗәпләнмәгез дә, мондый бик авыр хәлдә калучылар бер сез генә түгел. Халыкның хәле 2014 ел ахырында аеруча катлауланды. Менә күрәсезме (әңгәмәдәшебез папка белән тулы шкафына ишарәләп. - Авт.), миңа никадәр кеше мөрәҗәгать итә. Булыша алганнарына булышам, әмма сезне өметләндермим дә: бер генә судны да отмаячаксыз. Сезне анда таракан кебек изәчәкләр. Чөнки яңа законнар чыгып тора һәм аларның берсе дә кредит алучы мәнфәгатен кайгыртмый. Әгәр 1-1,5 ел элек килсәгез, күпмедер суммадагы акчагызны кире кайтарып, процентларын киметеп булыр иде, әмма хәзер банклар килешүләрне бик оста төзи. Бернигә бәйләнеп булмый. Ә судьяның сүзе бер: килешү төзедеңме, имзаңны куйдыңмы, рәхим ит, бурычыңны түлә. Мине дә аңлагыз: үземә файда булмаячагын ачыктан-ачык белә торып эшегезгә алынмыйм», - дип, өметне кисте.

«Шушы кадәр бурыч белән ничек алга таба яшәргә? Балаларны ашатырга-эчертергә, киендерергә, аякка бастырырга кирәк. Барыбер бер чыгу юлы табылырга тиеш бит инде», - дип тотынган Лилия дә акрынлап сүрелде, күңеле кайтты, кредитлар өеме белән япа-ялгызлары калганлыгын аңлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading