16+

Фонтаннарга да, карбызларга да тимәделәр

Әгәр 2 августта фонтаннарда исерек десантчылар коена икән, ни өчен 12 апрельдә фонтаннарда исерек космонавтларны бер дә күргән юк?

Әгәр 2 августта фонтаннарда исерек десантчылар коена икән, ни өчен 12 апрельдә фонтаннарда исерек космонавтларны бер дә күргән юк?

Һава десантчыларының фонтанда коенып, базар халкыннан карбыз талап ашау традициясен әллә нинди күркәм сәбәпләр белән аңлаталар. Имеш, «кайнар нокта»ларда хезмәт иткәннән соң, сусызлыктан интеккән десантчылар сулык күрүгә шунда сикерә торган булганнар, ди... Имеш, десантчылар суда һаваның чагылышын күреп, «үзе хезмәт иткән урынга» омтыла, ди...
Без төрле мифлар белән тәрбияләнеп беткән халык. Күп сыра эчүдән корсаклары бүлтәеп чыккан агайларның фонтанга сикерүен дә, мае кайнаудан чыдаша алмаган яшел беретлы малайларның базар сатучыларыннан карбыз талап алуын да батырлык итеп кабул итәбез.
Кызык өчен сорап карагыз: хәрби һава десантының гаскәр төре буларак нинди сугышларда катнашканнары бар? Ул сугышларның кайсылары чынлап та дошманны җиңү белән тәмамланган, хәрби һава десантына дан һәм шөһрәт алып килгән?
Десантчыларның каһарманлыгына тап төшерү теләге түгел, коры фактлар гына. Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби һава десанты ике тапкыр - Вязьма һәм Днепр хәрби операцияләрендә кулланыла, ике очрак та көтелгән нәтиҗәне бирми. 1946 елдан соң бу төр гаскәрләрнең чын сугыш шартларында десант буларак кулланылган очраклары юк. ВДВ Әфганда да, Чечняда да җиңел пехота буларак кына катнаша. Бу безнең ил һава десантын гаепләп әйтү түгел, башка илләрдәге һава десантчыларының да ниндидер данлы көрәш тарихлары юк. Кешелек тарихында десантчылар китергән бер генә зур җиңү очрагы бар - 1941 елда Германия десантчыларының Крит утравында үзләреннән күбрәк булган инглиз гаскәрләрен тар‑мар итүе. Әмма бу җиңү зур югалтулар нәтиҗәсендә бирелә, шушы сугыштан соң Германия һава десанты гаскәрләрен башка кулланмый. Һава десантын әзерләү кыйбат, һава флотына каршы эффектлы саклану чаралары пәйда булганнан бирле, десантның югалтулары бик зур.
Мәсәлән, ВДВдан аермалы буларак, диңгез пехотасының Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы тарихлары бар. Ә ВДВныкы - юк. Шулай да, 2 августта һава десанты бөтен илне аягүрә бастырып бәйрәм итә, ә диңгез десантчылары 27 ноябрьне тыйнак кына уздырып җибәрә. Сәбәп 27 ноябрьдә фонтанга сикерү мөмкин булмаганнан гына түгел, ә десантчылар көненең бик нык рекламаланган да булуында, ахры.
Моның шулай икәнен ВДВ командующие Владимир Шаманов үзе дә таный. Десантчыларның фонтанда коенуына телевидение гаепле, ди генерал. Журналистларның тыныч кына утырган десантчыларны видеога төшерәселәре килми, алар десантчылардан баскан урында геройлык күрсәтүне сорый, тегеләре фонтанга кереп булса да, үзләрен күрсәтә.
Хәер, бу язылган сүзләр быел Казан урамнарына ВДВ көнен бәйрәм итәргә чыккан десантчыларга һәм бер көн хәрби хезмәттә булмаса да, үзен ВДВчы дип санап йөргән татар эстрадасы йолдызларына кагылмый. Башка елларда алар бездә дә фонтаннарда коенып, колхоз базарындагы әзәрбайҗаннарның карбызларын талый иде. Быел югалтулар зур түгел - Казанда полиция нибары ике генә исерек десантчыны тоткарлаган. Афәрин Казан десантчыларына һәм аларның котырышуларына ирек бирмичә урамнарны каравыллаган мең ярым полиция хезмәткәрләренә.
Сүз уңаеннан, тагын бәйрәмнәр турында. «Ирләр көне, чирләр көне, хатыннар-карчыклар көне» дигәндәй, бу атнада ике бәйрәм көтелә. Физкультурниклар һәм төзүчеләр көне. Болар фонтанга кереп бәйрәм итә торганнардан түгел инде. Болары булганны ишүчеләр түгел, булмаганны булдыручылар. Яшәсен төзүчеләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading