16+

Халидә БИГИЧЕВА: «Без аны туйганчы күрә дә алмадык»

- Бүгенге көннең кадере вакыт үткән саен артачак әле. Бирегә (Хәйдәр Бигичев һәйкәле янына) барлык туганнар белән бергәләп җыелып килдек. Һәйкәл янына яңадан да килеп, бәйрәмнәр үткәрсәк матур булыр иде. Хәзер балаларга әйтәбез инде: "Оныкларны китерергә урын бар",- диеп. Үзем исә Хәйдәр абыемның репертуарындагы җырларны бик яратам. Концертларымда аның җырлары...

Халидә БИГИЧЕВА: «Без аны туйганчы күрә дә алмадык»

- Бүгенге көннең кадере вакыт үткән саен артачак әле. Бирегә (Хәйдәр Бигичев һәйкәле янына) барлык туганнар белән бергәләп җыелып килдек. Һәйкәл янына яңадан да килеп, бәйрәмнәр үткәрсәк матур булыр иде. Хәзер балаларга әйтәбез инде: "Оныкларны китерергә урын бар",- диеп. Үзем исә Хәйдәр абыемның репертуарындагы җырларны бик яратам. Концертларымда аның җырлары...

- Бүгенге көннең кадере вакыт үткән саен артачак әле. Бирегә (Хәйдәр Бигичев һәйкәле янына) барлык туганнар белән бергәләп җыелып килдек. Һәйкәл янына яңадан да килеп, бәйрәмнәр үткәрсәк матур булыр иде. Хәзер балаларга әйтәбез инде: "Оныкларны китерергә урын бар",- диеп. Үзем исә Хәйдәр абыемның репертуарындагы җырларны бик яратам. Концертларымда аның җырлары тулы бер блокны тәшкил итә. Хәзер инде "Калды синең моңнарың" дигән җыр да өстәлде... Элгәре абыебыз гастрольләрдә булганда без бер уй белән яшәдек: килер бер көн, картлыкта иркенләп бергә-бергә җыелышырбыз, утырырбыз, күңелдә җыелганны туйганчы сөйләшербез дип... Безгә бу язмаган булып чыкты. Без аны туйганчы күрә дә алмадык. Андый кешеләр кыска вакытка гына киләдер. Анда да сайрый торган кошкай кирәкткер дибез... Ул минем төшләргә нндидер яңадан-яңа җырлары белән керә. Җырлый. Мин әйтәм: "Хәйдәр абый, ашыкма әле, сеңлеләремә шалтыратыйм, алар да тыңласын димен. Ул әйтә: "Алар бит ышанмас, син тыңлатсаң да",- ди. Ул мин төшәремдә ишеткән җырлар булырмы, туармы икән бу дәньяда? Белмим. Сагынабыз. Әле авылда яңа йорт төзедек. Кичә генә туганнар белән елашып искә алдык. Авылда без хәзер 26 кеше. Барыбыз да җәй айларына дип кайттык. Хәйдәр абыебызның үз өе дип, авылдагы иске йортыбызны саклап калырга тырышабыз.

...Кечкенә чагында өйдәге чаршауларны сәхнә пәрдәсе итеп, кулларыбызга микрофонга ошатып ни дә булса тотып, бер-беребезне: хәзер Татарстанның атканган артисты Хәйдәр, Халидә җырлый дип игълан итә идек. Шунда олылар да җыела иде. Эшләре юкмы соң, безне тыңлыйлар , дип шакката идек. Җырны башлап китү авыррак булса да, Хәйдәр абыем җырлап китсә, аны туктату кыен иде. Әхмәт абыем җыр башлап җибәрергә кыюрак иде. Ул башлый да йөгереп чыгып китә торган иде. Хәйдәр абыемның хәтере бик яхшы иде. Радиодан бер генә ишетеп ала да, артыннан ук җырлый иде. Кайчагында сөйләшкәндә дә моңга салып сөйләшә идек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading