16+

Хәлең ничек, зоопарк?

Казанның кечкенәдән күңелемә кереп, уелып калган урыннарын аеруча яратам. Анда баргач, балачагым минем белән янәшә атлап китә сыман. Күңелгә дә җиңел. Тик бу урыннарның күбесе инде танымаслык булып үзгәргән йә булмаса бөтенләй дә юкка чыккан.

Казанның кечкенәдән күңелемә кереп, уелып калган урыннарын аеруча яратам. Анда баргач, балачагым минем белән янәшә атлап китә сыман. Күңелгә дә җиңел. Тик бу урыннарның күбесе инде танымаслык булып үзгәргән йә булмаса бөтенләй дә юкка чыккан.

Шундыйлар рәтендә - Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы. Шулай ук Казанның үзәгендә үк урнашкан Балалар дөньясы кибете. Беренчесе урынында ыжгырып машиналар йөрсә (хәзер анда өстәмә юллар салып, яңа киселеш ясадылар), икенчесе гади кешеләр керә алмаслык бик кыйммәтле кибеткә әйләнде. Горький паркындагы балалар атракционын бетерәләр дигәч тә, анда барып саубуллашып кайткан идем, ә Балалар дөньясы кибетен ябып куйгач, читтән генә карап моңсуланып куйдым. Кыскасы, җәй башлануга күңелемне алгысытып торган урыннардан хәзергә зоопарк кына исән‑сау килеш тора. Быел без дә җыенып зоопаркка барып кайтырга булдык.

Киемеңә карап каршы алалар...
Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар дигән татар халык мәкале күбебезгә таныш. Әмма 1806 елда беренче тапкыр үз капкаларын ачкан Казан зоопаркы нишләптер бу хакта белми бугай. Аның инде күптән үз төсен җуйган кыйшаебрак торган коймалары балаларны гына түгел, олыларны да куркытырлык. Ә капка, касса тирәләре. Әзрәк төс кертеп, рәтләп җибәрсәләр комачау итмәс иде. Ярар, эчкә үтик, бәлки, анда хәлләр башкачарактыр, дип уйладым. Тик монда кергәч тә әллә ни сөендермәделәр. Ике йөз сумга алынган билетымны учымда йомарлап, ачылган манзарага хәйран калдым. Асфальттан түшәлгән сукмаклар янында чәчәкләр, тик аларның кайберләрен бил тиңентен алабуталар уздырган. Агачлар да каралмаган шикелле, махсус куелган фил статуясы да күптән инде үз төсен җуйган. Алгарак киттек, монда кошлар. Алар бик күңелсез күренәләр. Иректә булмаганга шулай дияргә ашыкмагыз. Авылдагы тавыклар да иректә түгел, әмма күңелсезләнгәннәрен күргәнем юк. Димәк, сәбәп башкада. Алларына ашарга да куелган. Мөгаен, аларга төссез, күгәрә башлаган бик тыгыз урнаштырылган читлекләр ошамыйдыр. Юкса ул читлекләрне кешечәрәк ясарга да булыр иде. Матур төсләргә буяп, биегрәк һәм киңрәк итеп тотканда, кунакка килгән кешеләргә дә, читлектә яшәүче кош-корт, җәнлекләргә дә күпкә тынычрак булачак. Ә монда читлекләрнең кыя­фәтсезлеген, шыксызлыгын күреп күңел әллә ниш­ләп китә.

Маймыллар маймыллана
Бүре, куяннарны үтеп, төлкене ни өчендер күрми калдым, аюлар янына да килеп җиткәнбез. Тик рәттән торган өч аю читлеге янында көтеп торсак та, аюны күреп булмады. Ул эчкә, күләгәгә качкан иде, ахрысы. Аның ямьсез читлеген күреп, тагын да аптырадым. Ул ямьсез соры стеналар, уртадагы болганчык су тулган уем, аюга тырнакларын язар өчен куелган машина көпчәкләреннән калган иске покрышкалар... Кыс­касы, янда торган кечкенә бала да: «Әйдә киттек моннан, тизрәк», - диде. Аннан соңгысы ак аю читлеге икән. Аның үзен күрдек, безнең як җанвары булмаса да, шактый көр күренә үзе. Суын да күптән түгел алыштырганнар. Алдында бик мулдан ашарга да салынган. Әмма читлеге әлеге дә баягы төссезлеге белән шаккатыра.

Менә маймыллар да күзгә чалынды. Маймыл ул Африкада да, Татарстанда да маймыл инде. Рәхәтләнеп маймыллана. Моны күреп кешеләр дә шырык‑шырык көләләр. Күңелләр күтәрелә, йөзләр ачыла. Балаларның да маймыллар яныннан китәсе килми. Әмма борынны ярып кергән үзенчәлекле ис күзләрне яшьләндергәч, барыбер артык озак басып торып булмый.

Аннары соң без тагын зур бегемотны да, зебра, дөя һәм хәтта мәһабәт боланны да күрдек. Ә зоопарк уртасында торган ак барслар читлеге матурлап ясалган, чистартылган иде. Аларның читлекләрен дә читлек дип атап булмый, күбрәк өйгә охшаган. Менә бит, теләсәләр, булдыралар! Нишләп бу барсларга шундый хөрмәт дип аптыраган идем. Моның сәбәбе читлек читенә беркетелгән элмә тактага язылган булып чыкты. Бу барслар «Ак барс - Созидание» иганәчеләренең карамагында икән. Зенит банкы Ромашка исемле тигрга булыша. Кайбер эшмәкәрләр дә зоопаркка ярдәм итәргә алынганнар. Кызганыч, барлык хайваннарның да мондый спонсорлары юк шул. Ә ак барсларның үзләрен күреп булмады. Иң өстәге куышта койрык очларын гына күрсәтеп эреләнеп яталар.

Матур булсын, ямьле булсын!
Зоопаркның территориясендәге аерым зур гына бина эчендә урнашкан үсемлекләр оранжереясе бар. Монда кергәч, үсемлекләрнең күплегенә һәм төрлелегенә хәйран каласың. Бик биек пальмалар чәчәктә утыра, әллә нинди лианалар мәзәк итеп чорналып үскән, тагын бик күп мог­җизалы үсемлекләр күзне иркәли. Тик мондагы стеналарның шыксызлыгы, бинаның эчке ягын буеннан-буена ураткан күгәргән торбалар, хәтта кояш нурларын да үткәрмәүче пыяла түшәм... язам
дисәң, сүзләр җитмәс. Аннан урамга чыккач, ашыйсы килә башлаганыбызны тойдык. Әмма зоопаркны башыннан ахырына кадәр тагын бер кат урап чыксак та кафе, буфет кебек урыннар таба алмадык. Бегемот яныннан бераз киткәч такталардан ясалган алачык янындагы «Узбекский плов» дигән язуны күреп тукталган идек, бер хатын безгә: «Алар көндезге икеләрдән соң гына эшли башлый», - дип аңлатты. Кызык икән, дип чыгу ягына борылган гына идек, безне аяктан ега язып, квадрацикл узып китте. Бала-чагалар монда машиналарга йөрергә ярыймыни, дип шаккатса, олылар куркып калды. Ник дигәндә, квадрациклга утырган кыз да, аның алдында баручы кечкенә бала да башларына хәтта каска да кимәгән иде. Бу аттракционның түләүле икәне аңлашыла. Тик нишләп аны уздырганда бернинди дә куркынычсызлык чаралары күрелмәгән соң? Борылыштан ыжгырып килеп чыккан бу квадрацикл моны һич тә көтмәгән кешеләрнең берәрсен аяктан екса? Алла сакласын! Балалар өчен аеруча куркыныч, алар бит аны‑моны уйламый, рәхәтләнеп сикереп-чабып йөриләр. Ә баласын шушы биек квадрациклдагы таныш түгел хатын алдында утыр­тып зур тизлек белән җилләндереп килергә риза булган ата-аналар да нәрсә уйлый икән? Һич югы бу аттракцион өчен аерым юл бүлеп бирелергә һәм анда җәяүлеләр йөрмәскә тиештер бит. Зоопарк­ның төп кунаклары нәни балалар икәнлеген онытырга ярамый. Мондагы куркынычсызлык кагыйдәләре аеруча игътибар белән үтәлсен иде. Ата-аналар кайсы борылыштан ниндирәк квадрацикл очып чыгар икән дип ут йотып йөрер­гә тиеш түгел бит инде. Сукмакларда аркылы торкылы сузылып яткан электр кабельләре дә аптыратып бетерде, тик монысын ук яза башласам, бөтенләй тирәнгә кереп китәргә туры киләчәк.

Һаман җитешсезлекләрне генә санап утырасым килми. Бер сүз белән әйткәндә, зоопаркның хәле аяныч. Казанның үзәгендә урнашкан, көн саен күпләгән кешене каршы алган бу оешма үз хәле турында чаң сугарга тиеш. Матур, ямьле булса, ул үзенә тагын да күбрәк кешене тартып китерер һәм табышы да бермә‑бер артыр иде. Шуннан соң аның хәле җиңеләер иде. Зоопарктан чыгу юлында шул турыда уйладым. Аның күлендә йөзеп йөргән аккошлар да минем белән килешеп баш какты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading