16+

Хөрмәткә лаек, дөнья күргән, зирәк – бу сезнең хакта

Республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә. Татарстандагы 1 миллион 101 мең пенсионерның 400 меңе эшләвен дәвам итә.

Хөрмәткә лаек, дөнья күргән, зирәк – бу сезнең хакта

Республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә. Татарстандагы 1 миллион 101 мең пенсионерның 400 меңе эшләвен дәвам итә.

Өлкәннәребез замана белән бергә атлый: компьютерны үзләштерә, интернеттан файдалана, машина йөртә, шул ук вакытта оныкларын тәрбияләргә дә вакыт таба.

Фәридә апа Нигъмәтҗанова да, 92 яшендә булса да, әле кызлар кебек. Күз тимәсен үзенә. Тумышы белән Апас районы Олы Күккүз авылы кызы кечкенәдән тормыш авырлыкларын күреп үскән. Яшьли әтисез калган. Биш бала әниләренең төп ярдәмчеләре булып, сугыш елларын да кичергәннәр, ачлык, ялангачлыкны да җиңеп чыкканнар. Фәридә апа кечкенә чагында ук аларның гаиләсе Казанга күченеп килгән. Мәктәпне тәмамлау белән, кыз Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнашкан, шина ремонтлау заводында да эшләгән. Хисапчы курсларында укыган. Лаеклы ялга чык­канчы, 38 ел буе текстиль фабрикасында хезмәт иткән.

- Тормышта рәхәт күрмәдем инде, 66 яшендә иремне җирләдем. Әле менә шушы көннәрдә генә 18 ел буе тәрбияләгән 100 яшьлек апамны соңгы юлга озаттым. Ике улым гүр иясе булдылар. Абыем сугышта үлде. Энем, сеңлем вафат. Кыскасы, хәзер берьялгызым калдым. Әле ярый бер оныгым, оныкчыкларым бар. Туганым Роза ярдәменнән ташламый. Социаль хезмәткәр Марина да гел килеп йөри. Әле менә зиратка барып апа янында үземә урын алдым, аннан кайтасы да килмәде, - ди Фәридә апа. Өендә тузан бөртеген дә күрмәссең. Көне буе җыештыра, фатирын тәртиптә тота ул. Дини китаплар укый, кинолар карый, соңгы яңалыклар белән танышып бара. Газеталарны өенә яздырып ала. Күзенә өч тапкыр операция ясаткан булса да, күзлек белән яхшы укый.

- Аллага шөкер, барысы да бар хәзер. Хәер, безгә йомшак башмак белән халаттан башка нәрсә кирәк соң? Дөньялар имин, балалар әти-­әниләренә карата мәрхәмәтле булсыннар иде, - дип тели Фәридә апа.

Татарстан ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иш­тирәков:

- Өлкәннәр өчен республикада күп нәрсәләр эшләнә, ветераннарга фатирлар тапшыруда төбәкләр арасында безгә тиңнәр юк. Шулай да авыр хәлдә калган пенсионерлар да җитәрлек. Уртача айлык пенсия бүген 11,6 мең сум саналса да, 128 мең пенсионерның айлык кереме яшәү минимумыннан түбән, - ди.

Бүген республикада ялгыз яшәүче 22 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Өлкән буын кешеләренә һәрчак игътибарлы булсак иде. Әби-бабаларыбыз картлыкның тәмен тоеп яшәсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading