Баулы шәһәрендәге «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән кешеләр дәвалана. Үземә дә анда булырга туры килде.
Безнең тәннәрне генә түгел, күңелебезне дә дәваладылар монда. Төрле шәһәрләрдән килгән үзешчән коллективлар чыгыш ясады. Баулы шәһәренең 7нче урта мәктәбе укучылары, Актүбә шәһәреннән килгән физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, Бөгелмә шәһәреннән үзешчән коллективлар дисеңме... Лениногорскидан килгән музыка коллективы чыгышы аеруча истә калды. Ансамбль җитәкчесе Равил Гыйматдинов баянда, гармунда уйнап биетте, җырлатты. Фәния Латыйпова үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Валентина Модина рус, чуваш җырларын да башкарды. Нәфис сүз остасы Гәүһәр Гыйльфанова концертны кызыклы вакыйгалар сөйләп җанландырды.
«Березка» үзәгендә шундый җылы мохит булдыруда беренче чиратта директор Ландыш Гарифуллинаның өлеше зур. Ул үзе дә тернәкләнүчеләргә ягымлы мөнәсәбәттә, үз бүлмәсенә кергәнче, башта барысы белән елмаеп исәнләшә. Мәдәни чаралар оештыручы Владимир Альметин иртә белән үк көн дәвамында нәрсә буласы белән таныштыра, кичке ялны оештыра.
Шунысы борчый: «Березка» тернәкләндерү үзәге 1970 елларда төзелгән. Биредә инвалидлар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган анысы. Пандуслар, стенада инвалидлар өчен махсус тоткычлар да бар. Кичен ял итүчеләр җыела торган бүлмә бик кечкенә. Концертлар узганда, һәр кешегә дә урын җитми, халык күплектән тын алу авырлаша, йөрәк авырулы кешеләр чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Шушы турыда директорга да әйтеп карадым, тик финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле, бу хакта хыяллана да алмыйбыз, дип җавап бирде. Ял итү бүлмәсеннән тыш, тернәкләнүчеләр яшәгән кабинетларны ремонтлыйсы бар. Бу хакта иганәчеләр кайгыртса, яхшы булыр иде. Тернәкләнүчеләр арасында сугыш ветераннары, эш урынында сәламәтлегенә зыян килгәннәр дә бар. Әлеге кешеләргә ярдәм итү зур савап булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар