16+

Их, егетләр, яки эчке кием сату ирләр эшеме?

Хатын-кыз киеме сата торган бүлекләрдә егетләр эшләве гадәти хәлгә кереп бара. Берәр чит илдән кергән тәҗрибәдер инде.

Их, егетләр, яки эчке кием сату ирләр эшеме?

Хатын-кыз киеме сата торган бүлекләрдә егетләр эшләве гадәти хәлгә кереп бара. Берәр чит илдән кергән тәҗрибәдер инде.

Яшь кызлар өчен бу хәл бәлки күңелледер, картаяммы - миңа бу бер дә ошамый. Җитмәсә, эчке кием сата торган кибетләрдә дә шул ук егетләр. Беркөнне башымны читкә борып кына: «И Аллам, сиңа башка эш беткәнмени?» - дип чыгып бара идем: «Апа, аласызмы?» - дип, саф татарча, үзебезчә, авылча итеп эндәшмәсенме егетем! Авылдан килгән татар егете икәнлеген белгәч, бигрәкләр дә күңелсез булып китте.

Эшкә барам. Редакциядән ерак түгел бер урамга матди хәле начар булучыларга ашарга китерәләр. Кем кәстрүл, кем майонездан бушаган савыт-саба күтәреп чыга да аларга аш һәм берәр телем ипи биреп җибәрәләр. Машинасын да, чират торучыларын да берничә тапкыр күргәләгән булды. Ризык эзләп килгән әби-бабайларны жәлләп китә торган идем. Бу юлы карыйм, чиратта ник бер олы кеше булсын. Су буе чират, барысы да кичәге махмырдан айнып җитмәгән урта яшьтәге ирләр. Әле ярый боларны ашарга җибәрүче машина хуҗасы күрми. Күңеле төшеп, изге гамәлен туктатыр. Юк, юк дигәндә дә, мескен әбиләр дә туклана бит монда.
Их, егетләр, диген...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading