16+

Ихтыяр көче

Китап укырга яратам, дип бер язган идем бугай инде. Әдәби әсәрдән соң фәнни китап укырга тырышам. Бер-бер артлы, алмаш-тилмәш... Грибоедовның «Горе от ума» сын тиз генә укып чыктым да, күңелемә якын булган фәнни китап эзли башладым. Өйдә, ярый әле, китаплар күп, фатир хуҗасының китапханәсе кызыклы, шуңа күрә, озак эзләргә туры...

Ихтыяр көче

Китап укырга яратам, дип бер язган идем бугай инде. Әдәби әсәрдән соң фәнни китап укырга тырышам. Бер-бер артлы, алмаш-тилмәш... Грибоедовның «Горе от ума» сын тиз генә укып чыктым да, күңелемә якын булган фәнни китап эзли башладым. Өйдә, ярый әле, китаплар күп, фатир хуҗасының китапханәсе кызыклы, шуңа күрә, озак эзләргә туры...

Китап укырга яратам, дип бер язган идем бугай инде. Әдәби әсәрдән соң фәнни китап укырга тырышам. Бер-бер артлы, алмаш-тилмәш...
Грибоедовның «Горе от ума» сын тиз генә укып чыктым да, күңелемә якын булган фәнни китап эзли башладым. Өйдә, ярый әле, китаплар күп, фатир хуҗасының китапханәсе кызыклы, шуңа күрә, озак эзләргә туры килмәде. Келли Макгоникалның «Ихтыяр көче» («Сила воли») дигән китабын сайлап алдым. Һәм ялгышмаганмын икән. Китап, чыннан да, мавыктыргыч.
Һәр кеше үзендә ихтыяр көче җитмәвен сизгәлидер. Йә биргән сүзеңдә тора алмыйсың, йә, эчәргә ярамаса да, барыбер шәраб эчәсең яисә диабетка якынлашып баруыңны белә торып, тагын бер кисәк тортны сыптырып ташлыйсың. Бу ихтыяр көченең зәгыйфь булуын аңлата, әлбәттә.
Әлеге китабында автор бу хәлдән чыгу юлын күрсәтә. Мең рәхмәт, Келли!
Беренчедән, ихтыяр көчен көн дә тәрбияләргә кирәк икән. Бик үк әһәмиятле булмаган нәрсәләрдән дә башларга була. Бары тик үзеңне «читтән» күзәтеп кенә яшә. Кайвакытта кулың кәнфит алыр өчен сузыла, кайчагында, бүген эшләнергә тиеш эшләреңне ташлап, телевизор карарга утырасың. Бер игътибар итә башласаң, ялгышларыңны күрү әллә ни авыр түгел.
Икенчедән, үз-үзеңә дөрес максатлар куярга кирәк икән. Һәр максат өч этаптан тора. Мәсәлән, син ябыгырга телисең ди:
1. Мин спортзалга йөри башлыйм.
2. Мин, кичке алтыдан соң, майлы ризыклар ашамыйм.
3. Минем сәламәт буласым килә.
Теләгең бик көчле булырга тиеш. Ул, якты йолдыз булып, күңелеңне җилкендереп торсын. Югыйсә, торт, кәнфит, өчпочмаклар тирә-яктан сиңа һәрвакыт «сәламнәр җибәрәчәк»... Мизгеллек ләззәткә алданмас, шулай ук үз сәламәтлегеңне онытмас өчен, өченче максат аеруча мөһим булырга тиеш. Ә менә начар гадәтләрең күп булса, алар белән бер-бер артлы көрәшергә кирәк, чөнки ихтыяр көче, мускул кебек, арырга мөмкин. Бәлки шуңа күрә дә күп кеше, диета тотудан туеп, яңадан ашый башлыйдыр, ди автор...
...Элек Рабит Батулла телевизордан ниндидер тапшыру алып бара иде. Мин ул чакта кечкенә, бөтенесен дә аңлап бетермим, шулай да аның акыллы сүзләр сөйләвен чамалый идем. Тапшыру дигәннән... Ирина Хакамада лекцияләрен, Олег Торсунов семинарларын кешеләр интернеттан табып карый, тик болар бит барысы да русча... Татар телендә шундыйрак тапшырулар оештырып булмыймы икәнни?! Авыр минутларда, тормышың дөрес юлдан китмәвен сизгәндә, акыллы кешенең киңәшен ишетү үзе бер бәхет бит. Китапмы ул, телевизион тапшырумы - барыбер. Нәтиҗәсе генә булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading