Авылга әнигә шалтыраттым. Көненә ким дигәндә ике тапкыр шалтыратам мин аңа - ялгызы, яше дә бар, гел кайтып булмагач, сагындыра да. Шалтыраткан саен, вакытка карап, тәмләп сөйләшәбез. Авыл хәлләрен ул сөйли, Казан, республика тирәсендәгесен - мин.
Беркөн сөйләшкәндә әни әйткән бер нәрсә мине нык тетрәтте. Ул үзенә генә хас йомшак тавыш белән миннән доллар курсының күпме булуын сорады.
- Ышту-то телевизордан әйтми башладылар, интернеттан карап ал әле, улым, - ди. - Һаман ниндидер кризис та кризис диләр, һич аңламыйм шуны. Бөтен җирдә, авыл читләрендә чабылмаган печән кибеп ята, кыр тулы икмәк, бакчада бәрәңге дә, кишер дә, суган да, чөгендер дә ишелеп уңа. Күпме җиләк, чия булды, алма күп - нинди кризис соң ул?! Берәрсе ачка интегәме соң?!
Тиле әйтмешли, бишенче айфон белән алтынчы айфон арасындагы аерманы аңлый алмаган әнидән доллар курсы белән башын катырмавын сорап, сүзне икенчегә бордым. Ләкин аның кыр тулы чабылмый калган печән белән бакча тулы нигъмәт һәм берәүнең дә ачка интекмәве турындагы сүзләре хәтергә уелып калды. Чыннан да, заманында кырдан рөхсәтсез бер сәлге печән чабарга да ярамаган чорларда малга «курмы» әзерләү азапларын әле мин дә хәтерлим бит. Яшәүнең бөтен өмете дә колхоз биргән такы-токырак хезмәт хакы һәм бакчадагы бәрәңге белән абзардагы мал-туар булган чорны. Шуңа да сугыш еллары ачлыгын күреп, «татып» үскән әни өчен бүгенге бакчадагы яшелчә-җимеш тә, кырдагы печәннең дә чыннан да нигъмәт икәнен бик яхшы аңлыйм. Ләкин шулай да ачлык булмаган, бөтенебез диярлек затлы машиналарда чапкан, гел дә яңадан-яңа кием кигән бу заманда нинди кризис соң ул?!
Икенче көнне бугай, Татарстанның бөтенләй икенче ягыннан булган бер танышым каенанасын Киров өлкәсенә совет чорында бишәр генә сутый итеп бүленгән бакчаларга алып барулары турында сөйләде.
- Баруын яхшы гына барды әни, - диде ул. - Тик барып ботаклары чия, алма, сливадан сыгылып торган җимеш агачларын күргәч, әллә нишләде. «Карагыз күпме нигъмәт бит», - дип, муенына буяудан бушаган егерме литрлы чиләкне асып, җимеш җыя башлады. Ашыгып. Җитмәсә безне дә ашыктыра. «Җыегыз, фәләннәргә дә бирербез, тегеләргә дә кирәк», - дия-дия, ашыга-ашыга җыя да җыя. Көн кызу. Әни урманга барам дип калынрак киенгән. Аның ашкынуына бирелеп, без дә комсызланып җимеш җыя торгач, әнинең хәлсезләнеп җиргә утырганын чамаламый да калганбыз бит. Тиз генә машинаны кабызып юлга кузгалдык. Юлда даруханәгә туктап, әнине салкын су белән юындырып, көч-хәл белән рәткә керттек. Менә сиңа нигъмәт!
Танышымның каенанасы минем әни белән бер елгы. Сугыш алды балалары алар. Шуңа ике көн рәттән без уйлап та бирмәгән нәрсәләргә карата нигъмәт сүзе куллануын ишетү гаҗәбрәк булса да, артык аптыратмады. Чын нигъмәтнең нәрсә икәнен аңлар өчен алар үткән юлны үтәргә, алар күргәнне күрергә, алар кичергән ачлыкларны кичерергә кирәктер, күрәсең. Аллам сакласын, әлбәттә... Ләкин нигъмәтне «Бәхетле» кибетендәге ризык белән «Макдоналдс» ресторанындагы бутерброд арасында дип уйлаган безнең буын һәм безнең балалар буынына ничек аңлатырга соң дигән сорау туа. Чын муллыкның, чын рәхәт тормышның, чын кризисның да ни икәнен аңлый башлар идек... Шуларны уйларга мәҗбүр иткән сүзләре өчен мин әнигә дә, танышымның каенанасына да олы рәхмәтле. Матур һәм тук яшибез бит бүген...
Фото:business-online.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар