16+

Ир вазифасы

Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар - алар бит барысы да диярлек кичәге эшчеләр, колхозчылар, укытучылар... Иген иккән куллар винтовка тотарга өйрәнмәгән булса да, илне сакларга кирәккәч, анысына да өйрәнгәннәр. Менә шундыйларның берсе турында искә алып китик әле. Гайнетдинов Габделбәр Гайнетдин улы 1911 елда хәзерге Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туып-...

Ир вазифасы

Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар - алар бит барысы да диярлек кичәге эшчеләр, колхозчылар, укытучылар... Иген иккән куллар винтовка тотарга өйрәнмәгән булса да, илне сакларга кирәккәч, анысына да өйрәнгәннәр. Менә шундыйларның берсе турында искә алып китик әле. Гайнетдинов Габделбәр Гайнетдин улы 1911 елда хәзерге Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туып-...

Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар - алар бит барысы да диярлек кичәге эшчеләр, колхозчылар, укытучылар... Иген иккән куллар винтовка тотарга өйрәнмәгән булса да, илне сакларга кирәккәч, анысына да өйрәнгәннәр. Менә шундыйларның берсе турында искә алып китик әле.

Гайнетдинов Габделбәр Гайнетдин улы 1911 елда хәзерге Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туып- үскән гап-гади татар кешесе. Гади гаиләдән. Колхозлашу башлангач, алар гаиләсе беренчеләрдән булып диярлек колхозга керә, тора-бара Габделбәрнең оештыру сәләте җитәкчеләргә дә күренә һәм аны колхозның дүртенче бригадасы бригадиры итеп куялар. Ул чор авыл, колхоз тормышын күз алдыгызга китерегез... Тыныч тормыш, авыл кешесенең төп уе - игеннәр уңсын да терлекләр исән-сау булсын, гаиләләр имин яшәсен. Күңел ачу - сирәк мәҗлесләрдә, яшьләр өчен - кичке уеннарда... Матур, сабыр тормыш. Һәм көтмәгәндә - авылларда Сабантуйлар гөрләгәндә - сугыш! Бу афәтнең ни икәнен әле тулысы белән аңлап бетермәгән авыл кешесе өчен ул әле ниндидер кыска вакытлы бер борчу булып кына тоела. «Без фашистны тиз генә җиңеп кайтабыз аны», - дип, авыл ирләре сугышка китә. Китә... Тик күбесе кайтмый... Әле бит яу кырына барып җиткәнче дә күпме афәт күрергә туры килә аларга.

Габделбәр агай үзе сөйләп калдырган истәлекләргә караганда, аларны Арчадан Ульяновск ягына, Чардаклыга озаталар, аннан шундагы ук Ишеевка бистәсенә. Иделдән бүрәнә чыгару, бүрәнәләрне составларга төяп оборона өчен фронт линиясенә таба озату, юл салу - ачлы-туклы килеш болары да җиңел булмагандыр, әлбәттә. Җитмәсә 1941 елның зәһәр кышы җитә. Күпме кыен ашаганнарын Габделбәр ага үзе һәм иптәшләре генә белгәндер, билгеле.



1942 елның язында аларны эшелоннарга төяп, Дон елгасы буена фронт линиясенә таба озаталар. Кичәге игенче Габделбәр Гайнетдинов миномет отделениесенә наводчик булып билгеләнә. Аларны Харьков линиясендә хәрәкәт итүче фашист гас­кәрләренә каршы куялар.
Мәтәскә кырларын, авы­лын, туганнарын, якыннарын сагына Габделбәр. Типсә тимер өзәрлек гайрәтле ирнең дә тыныч тормышта яшисе, эшлисе, балаларын тәрбиялисе килгәндер дә бит, ил өстенә афәт килгәндә ир кеше өйдә ята алмый шул. Сугышчан вазифаларын да авылдагыча җиренә җиткереп, төпле итеп башкара ир. Хәер, сабыр, ашыкмыйча, уйлап эш итүче Арча ягы кешесе ич ул.

Шул ук 1942 елны Дон буенда каты сугышлар башлана. Беренче тапкыр Габделбәр Гайнетдинов шунда авыр яралана. Госпитальдә ятып чыккач, тагын үз час­тена кайтарыла. Донецк елгасын кичкәндә тагын мина шартлап, контузия ала. Бераз дәваланганнан соң тагын хәрәкәттәге гас­кәрдә. Өченче тапкыр яралангач, Калач шәһәре янындагы госпитальдә дәвалыйлар. Өч ай ята ул анда. Аннан тагын фронт.

1943 елның көзендә Габделбәргә тагын снаряд кыйпылчыгы тия. Башта кыр госпиталендә ята, аннан Тбилиси шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Яралар җиңелдән булмый. 1944 елның февралендә ул, хәрби комиссия тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, туган якларына озатыла.
Сугышта күрсәткән ба­тыр­лыклары өчен Габделбәр Гайнетдинов солдат даны булган «За отвагу», «За боевые заслуги», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнә.

Түбән Мәтәскәгә кайтып төшкән фронтовик тик ята аламыни инде. Авылда эш тә эш. Илгә икмәк кирәк, ризык кирәк. Җиң сызганып үз эшенә керешә Габделбәр агай. Авылда бригадир, ферма мөдире була, башка эшләрдә катнаша. Оештыра белүе, сабырлыгы, авылдашлары алдындагы авторитеты озак еллар аны авылның дәрәҗәле кешесе итеп тота. Инде күптән лаеклы ялда булган олы яшьтәге Габделбәр агай соңгы елларында да авылда оештыру, әйтик, шул ук көтү чиратын җайга салу, печән бүлү кебек эшләрне алып бара. Авылдашлары бүген дә аны җылы, шаян кеше итеп искә алалар. Балалары урнашкан, бар да үз тормышы белән яши.

Бер карасаң, меңнәрнеке кебек гади генә тормыш. Туган, үскән, гаилә корган, сугышта катнашкан, балалар үстергән, ахыргача үз авылы өчен эшләгән. Гади кебек. Ләкин ир-атның төп вазифасы менә шулай гади итеп яшәп, үзеңнән соң тормышны әйдәп барырлык балалар үстерүдә, кирәк булганда авырлыкларда сынмыйча, үз илеңне саклауда, үзеңнән соң гади һәм якты истәлекләр калдыруда түгелме икән соң ул?! Үзең эшләгән эшләрне җиренә җиткереп башкаруда түгелме?!


Фото: miridei.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading