16+

Исемдә калганнар

Университет тәмамлап, республика матбугатында 45 ел журналист булып эшләү дәверендә бик күп вакыйгаларның, кызыклы һәм гыйбрәтле очрашуларның, илдәге, республикадагы үзгәрешләрнең җанлы шаһиты булдым. Ниләр генә күрмәгән, кемнәр белән генә эшләмәгән дә, нинди генә хәлләргә тарымаган.

Исемдә калганнар

Университет тәмамлап, республика матбугатында 45 ел журналист булып эшләү дәверендә бик күп вакыйгаларның, кызыклы һәм гыйбрәтле очрашуларның, илдәге, республикадагы үзгәрешләрнең җанлы шаһиты булдым. Ниләр генә күрмәгән, кемнәр белән генә эшләмәгән дә, нинди генә хәлләргә тарымаган.

Шәп килеп чыккан бу!
Берзаман миңа Саба райкомының мәгариф җитәкчелеге турында партия комитетының идеология мәсьәләләре буенча секретаренең мәкаләсен оештырырга кушылды. Алдан хәбәр итеп, Сабага киттем.
Райком секретаре Зөфәр Шәйхетдинов белән сөйләшеп, килүемнең максатын әйттем. Ул, өстәл тартмасыннан бер папка чыгарды да:
- Монда, ни кирәк, барысы да бар. Шуларны файдаланып, үзең язарсың, аннан бергә укып чыгарбыз, - диде дә хуҗалыкларга китеп барды.
Мин, папканы алып, кунакханәгә киттем. Иртәгесен район газетасы редакциясенә кереп, язганымны машинкада бастырып алдым. Кичен райкомга барып, язманы Зөфәр Шәй­хетдиновның өстәленә куйдым. Ул укып чыкты да:
- Мөнир дус, бик шәп булган бит бу, инде шушында язылганча эш­ләргә язсын, - дип, кулымны кысты.

Тәнкыйть - кәнфит түгел
Элек көне буена колхоз, совхозларда йөреп, район үзәгендәге кунакханәгә кайтып яки авылда куна кала идек. Минем белән бер бүлектә авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләгән Степан Дементьев Ютазы районына командировкага китте. Ул бу районнан газетада тәнкыйть мәкаләсе язып чыгарды. Күп тә узмады, хәбәрченең үткен каләменә эләккән колхозның бухгалтериясеннән редакциягә квитанция килеп төште. Күрәсең, тәнкыйть - кәнфит түгел, хуҗалык җитәкчеләренә ошамаган бу. Квитанциядә Степан колхоз фатирында ничә көн кунган, нәрсә ашаган, шуның өчен күпме түләргә тиеш булган - барысы да язылган. Дементьев шул квитанция белән янәдән Ютазыга юл тотты. Колхозда булып, җитәкчеләр белән сөйләшеп-аңлашып, кайбер кешеләрнең исем-фамилия­ләрен әйтеп, тагын бер мәкалә язып чыкты.

Йөз процент
Республикада Лев Шә­рифуллинны белмәгән ке­ше сирәктер. Ул оста оештыручы, булдыклы, шаян сүзле, кодрәтле җитәкче буларак абруй казанды. Лев Равилович, фәнни эшкә киткәнче, Әлки райо­нында райкомның беренче секретаре булып эшләде. Ул заманда район җитәкчеләренең эшенә, нигездә, сөт җитештерүгә карап бәя бирделәр. «Сөт - хуҗалык барометры» дигән гыйбарә телдә еш кулланылды. Статистика идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, район сөт әзерләүнең еллык планын үтәгән.
Райондагы уңай үзгә­реш­ләр турында язарга дип Базарлы Матакка киттем. Районга килү белән, Шәрифуллин янына кердем. Сөйләшеп киттек. Өстәлендәге сводкага күзем төште.
- Лев Равилевич, - дим, - сезне сөт әзерләү планын үтәгәнсез, диделәр, ә сводкада 97 процент кына күренә.
- Казанга телеграмма барып җитеп, нәчәлникләр кулына килеп кергәнче, йөз була ул, - диде.

Мәхмүт абыебыз исән!
Миргали Харисов шактый вакыт әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләде, аннары баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарды. Көннәрдән бер көнне аңа шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең вафат булуы турында хәбәр итәләр. Ул редактор янына кереп, аның белән сөйләшеп, шигырьләрен һәм некролог әзерләп куя. Озак та үтми, Мәхмүт Хөсәен түгел, Мәхмүт Хәсәнов үлгәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Миргалим некрологны ертып ташлый. «Ярый, әле гәҗиттә чыгып өлгермәде, адәм мәсхәрәсенә кала идек», - дип куйды.
Берничә көннән Миргалим янына Хөсәен килеп керә. Керә-керешкә: «Ишеттем, ишеттем, бир әле шул язганыңны, истәлек итеп саклармын. Ә үземнең моңа бер дә исем китмәде. Озак яшәрмен!» - ди Мәхмүт агай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading