«Син укып кара да, әйбәт булса, безгә дә әйтерсең», - диде авылыбыз китапханәчесе Зөһрә ханым, мин биредән Камил Кәримовның «Карурманда кара песи» исемле китабын алганда. Китапханәче дә монда әле генә эшли башлады, бер елдан артык элек басылып чыгуына карамастан, бу китапны да шушы арада гына алганнар, шулай булгач, китапханәче белән...
- Моның шәплеген укыганчы ук белеп торам, чөнки Камил Кәримовның беркайчан начар әйбер язганы юк һәм, шәт, иншалла, булмас та инде, - дидем мин. - Аның белән ул студентлыгын тәмамлап килгән елдан бирле таныш мин, кулыма эләккән һәр әсәрен укып барам, монысы бушрак килеп чыккан икән дип, тәмамламыйча читкә куя торган берниен очратканым юк.
Китапны укып чыктым да, әлеге сөйләшүне искә төшереп, уйга калдым әле менә. Шушы көннәрдә генә ТНВ телеканалында филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән әңгәмә булды. Профессор әфәнде, бүгенге татар прозасының күренекле вәкилләрен санап үткәндә, Камил Кәримовны телгә алмады. Димәк, мин, белемем, компетентлыгым җитмәү аркасында микән, әллә субъектив карашым өстенлек иткәнгәме, Камил дусның иҗатын тиешеннән югарырак бәялим булып чыга. Ни әйтсәң дә, әдәби тормышның эчендә кайнаган галим бездән күпкә мәгълүматлырак бит инде. Шулай да бер нәрсә сагайта әле: Фоат әфәнде уңай бәяләгән прозаиклар, бер-икесеннән башкалары - рәсми яктан да танылган, республиканың югары әдәби һәм дәүләт бүләкләрен алган шәхесләр иде. Алар инде күпләрнең күз алдында, исемнәре байтакларның тел очында диярлек. Сорауга мөмкин кадәр тизрәк җавап бирергә кирәк булганда, шул «билгелеләр»не телгә алмыйча, кемне телгә алсын инде ул. Хәзерге татар прозасын төпкә җигелеп тартып баручылар турында алдан әзерләнеп, иркенләбрәк сөйләргә туры килсә, Язучылар берлегенә үзе җитәкчелек иткән чорда Фатих Хөсни исемендәге премия белән бүләкләнгән (тиеннәр генә диярлек инде, ләкин эш андамыни) Камил Кәримовны, мөгаен, читтә калдырмас иде хөрмәтле профессор. Камилнең бер генә хикәясен, әйтик, шушы китаптагы «Кышкы мәтрүшкәләр»ен генә укыган кеше дә, әгәр чак кына әдәби зәвыгы булса, язучының шундый матур сүз байлыгына, укучының күңелен нурландырырлык итеп яза белүенә сокланмый калмас иде. Соң, язучының төп вазифасы да кеше күңелләренә яктылык өстәүдер ләбаса. Чырайларыбыз караңгылана барган, тормышыбызны телеэкран, интернет «албастылары» басып килгән, мәхәббәт дигән серле төшенчәне тулаем диярлек бүтән сүз алмаштырган бу заманда, укучыны азга гына булса да кеше затының һәм кешелекнең садә чакларына кайтарырлык әдәби әсәрләр язылу бигрәк тә мөһимдер. Шуны тирән аңлаганга күрә, әнә зур талант иясе Фәүзия ханым Бәйрәмова халкыбызның фаҗигале язмышы турындагы «Караболак» романын күзләр яшьләнерлек якты ноталарда тәмамлады.
Камил Кәримов китабының өч битен дә тутырмаган «Кышкы мәтрүшкәләр»не укып чыккач та, талантлы каләм белән барлыкка китерелгән сурәт күз алдыннан югалмый. Хикәядә «мин» дип аталган үсмер малай салкын тидереп авырып ята. Аның хәлен белешергә керүчеләрнең берсе - Тәнзилә. «Батыр икән - яныма килеп, күзләрен миңа төбәде... Авырып яту оят иде бу минутта, маңгаемнан кулын алганын гына көттем дә юрган белән йөземне капладым.» Боларны укыганда, кайсы гына «малайның» шулай авырып ятасы һәм маңгаенда ниндидер бер «Тәнзилә»нең фәрештә канатыдай кулларын тоясы килми икән?! Шуннан соң йөзеңне юрган белән каплап бер еласаң да үкенеч түгел. Яшьләрең бит - җанны сафландыра торган сөенеч яшьләре.
«Карурманда кара песи» язучының ике повестен һәм унҗиде хикәясен эченә алган. Песи эче түгел, шундый исемдәге китап эче турында сүз бара, әлбәттә. Песи дә реаль герой, аның турындагы хикәя исеме китап исеме белән бер. Бу әсәрнең авторында без үсмер малай яисә кызның иң тәүге садә мәхәббәтен тургай сайравына, чишмә челтерәвенә, җәйге яңгыр исенә кушып, һәммәсен бергә кабатланмас матур җыр итеп җырлаучы Камилдән бигрәк, юмор-сатира остасы Камилне таныйбыз. Сәләтең булып укый белсәң, хикәяне тот та сүзен-сүзгә сәхнәдән укы. Петросяннарның «Смехопанорама»ларындагылар бер читтә торсын. Хикәядәге адәмзат исемнәре генә дә әллә нинди тел көрмәкләндергечләрне үз итә торган сәер гадәтле барлык татарга шелтә булып яңгырый: Энгель, Ирис, Октябрина, Мирумир, Алекс, Луара, Фердинанд, Регина, Ганс, Эльза... Исемнәренә карасаң, гап-гади татар авылы кешеләре түгел, бөтен Европа халкы тупланган диярсең. Үзебезгә калса, европалашырга көчәнүебездер инде бу. Әнә зур бер төркем җырчыларыбыз да, үзгәреп, европалашабыз дип, ничек көчәнеп җырлый башладылар, җырлары төгәлләнгәнче бер-бер хәл булмаса ярар иде, дип хәвефләнәсе инде безгә. Бер сәерлек яңаларын тудыра: хикәя каһарманы - сигезенче класска күчкән Ирис, Регина әбинең йомырка урлый торган «сальмонелла кыргыры» кара песиен карурманда адаштырып калдырырга барган җиреннән үзе адашып, шул «кара-чутыр аппагым» аркасында гына авылына исән-имин кайта.
Йә, хуш, китапның, нәкъ үзем алда уйлаганча, искиткеч шәплегенә ышандым хәзер, тик бу хакта кешеләргә ничек сөйләргә менә? «Иң гүзәл җир» хикәясендә укытучы Сабира апа ни ди әнә: «Матурлыкны әйтеп буламыни, аны күрергә кирәк».
Биредәге хикәяләрне искиткеч матур да, тәэсирле дә, җылы да итүче тәгъбирләр, сурәтләүләр, язучы Камил һәм аның геройлары гына белгән әйтемнәр шулкадәр күп, аларны сөйләп чыгу һич мөмкин түгел. «Сәфәр йөргән кеше авылына кайтып кергәч, олылайганлыгын бик тиз сизә», «Иң авыр тынлык, мөгаен, укытучы белән укучы арасындагы тынлыктыр», «Җир маен «май» диләр дә, ипигә ягып ашаган кеше юк әле», «Морҗаларыннан чыккан төтенгә карарга да оялам», «Мәликә апай, чыпчыклар көтүе очып киткән тавыш чыгарып, пырхылдап куйды», «Химия заводы поселокка таба йөгерә-йөгерә дигәндәй килә», «Аның күз карашыннан беренче класста алган «икеле»ләрең өчен дә оялырсың». Мондый матурлыклар теге «танылганнар» әсәрләрендә дә күп түгел. Ә аларсыз гына язылган хикәя - гап-гади мәкалә инде ул.
Каһарманнарыннан садәлек тә, яктылык та бөркелеп торган мондый әсәрләрне без Камил Кәримовның «Ундүрт яшьтә» исемле беренче китабыннан да кинәнеп укыган идек. Ул үзенең яңа китабында кабат ундүрт яшенә кайткан кебек. Әмма бу хәлне әдипнең йомык түгәрәккә әйләнеп кайтуы дип кабул итәргә кирәкмәс. «Ундүрт яшьтә»дәге әсәрләре аңа каралыклары да җитәрлек булган катлаулы, каршылыклы тормышны зур романнарда реаль сурәтләү алдыннан көч җыю, күңеленә яктылык туплау өчен кирәк булгандыр. Әлеге китабында садә үсмер чагы белән кабат очрашып та, бераз талган-талчыккан җанын ял иттерергә, күңеленә пакьлек өстәргә, зуррак, катлаулырак яңа әсәрләр язу өчен көч җыярга ниятләведер аның. Шулай булачагына бик ышанам мин.
Комментарийлар