16+

Каеннарны саклап калыйк!

Каеннарны саклап калыйк!

Без Казанның Академик Глушко урамында яшибез. Ишегалдыбыз каен урманына барып тоташа. Бик матур урын, җәен кошлар сайрый, кышларын чана-чаңгы шуучылар күп була.

Моннан җиде ел элек бирегә күчеп килгәч, төз каеннар шаулап үскән шул урманны күреп бик шатланган идек. Әле урамнардагы агачлар кечкенә, бу агачлыкны тора-бара шәһәр паркы итәрләр дип уйладык. Урман Нокса елгасының аргы ягында урнашкан шәхси йортларны да шәһәр шау-шуыннан саклап тора, әмма каенлыкның киләчәге бер дә матур булырга охшамаган.

Иң элек, урман аланына кертеп, Зәкиев урамына бер йорт салып куйдылар. Хәзер инде янәшәсендә икенче йорт төзелеп бетеп килә. Урман таушалганнан-таушала бара: агачларны сындыралар, чүпләрен шунда түгәләр, учак ягып шашлык пешереп, күңел ачалар да үз артларынннан җыештырмыйча да китеп баралар. Тәртип булыр иде, бу урманның хуҗасы юк. Бездән башка ул берәүгә дә кирәкми. Өлкәннәрнең үз фикере, шәһәр хакимияте бу урманны юкка чыгару ягында, соңыннан җирләрен сатачаклар дип сөйлиләр.

Мин шәһәр башлыгы булсам, бу урманны зур паркка әйләндерер идем. Чүп-чарлардан арындырып, асфальттан сукмаклар салсаң, фонарьлар куйсаң да җитә бит инде. Балаларга уйнарга да куркыныч булмас, әбиләр дә, рәхәтләнеп, шунда саф һава сулап йөрерләр иде. Парк булгач, монда учак ягып шашлык пешерүчеләр дә күренмәс иде. Хәзер исә ял көннәре җитүгә, агач төбе саен учак ягалар. Шашлык төтене якындагы йортларга кадәр килә.

Азино микрорайонында парклар юк. Кайчандыр кемнәрдер утырткан бу урманны саклап калып булыр бәлки! Җитмәсә, безнең якларда чүп яндыра торган завод төзиләр, дигән сүзләр дә йөри. Бер көнне сыйныфташлар белән урманга чыккан идек, шаккатып кайттык: танк үткәнмени - агачларны сындырганнар.

Шуңа күрә, хөрмәтле шәһәр башлыгы, хөрмәтле экологлар, безгә бу урманны саклап калырга булышсагыз иде, дип мөрәҗәгать итәм. Саклап калыйк сылу каеннарны! Алар безгә бик кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading